Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Әңгәсәкнең “күзләрен ачкан” җитәкче

Әңгәсәкнең “күзләрен ачкан” җитәкче Районның Агыйдел елгасы аръягында да биләмәләр аз түгел. Әмма биредә җирләрнең нигездә уңдырышсызрак булуы күмәк хуҗалыклар икътисадында да чагылыш тапты. Ә инде авыл хуҗалыгында реформалар башлангач, кайберләре бөтенләй диярлек көрчеккә терәлде. Ашлык җитештерүдә проблемалар артты, терлекчелек тә табышын киметте.

Райондагы иң зур авылларның берсе булган Әңгәсәкне дә тормыш сынаулары урап үтмәде. Хуҗалык соңгы ун-унбиш елда гына юридик исемен берничә тапкыр үзгәртте. Әмма анда яшәүче кешеләрнең генә тормыш хәле үзгәрмәде диярлек. Авыл халкын туплаучы, эшле итүче, тормыш “дилбегәсен” кулга алучы җитәкче кирәк иде.

2006 елда ук оештырылган “3А и Р” шәх­си предприятиесе, авылга яңа сулыш биреп, урындагы халыкта киләчәккә якты өметләр уяткан җитди хуҗалык хәзер “3А и Р Агро” җәмгыятенә әверелгән.

31.05.2018 (№ 62 (25216)): Республика

Максатлары – быел да сынатмаска!

Максатлары –  быел да сынатмаска! Стәрлетамак районында ышанычлы технологияләргә, тәҗрибәле белгечләргә таяналар.

Яшеллекнең — гөрләп яшәргән, агач-куакларның, чәчәкләрнең күкрәп чәчәк аткан чагы. Җылы яңгырлар явып үтә, кояш үзенең нурларын мул өләшә.

Стәрлетамак районында чәчү эшләре төгәлләнгән диярлек. Чәчеләсе культуралардан карабодай гына калып бара. Бу аңлашыла да. Бердән, Стәрлетамак Башкортстанның көньягында урнашкан, икенчедән, биредә авыл хуҗалыгы нык үсешкән, зур тәҗрибә, сыналган технологияләр тупланган, көчле белгечләр эшли. Былтыр республикада бөртеклеләрдән иң күп уңышның нәкъ шушы районда җыеп алынуы — моңа зур дәлил. Эше барның ашы да бар. Бер елда стәрлетамаклылар 7 миллиард сумлык продукция җитештергән. Район эшчәннәре инде 2 июньдә булачак район сабантуена әзерләнә.

31.05.2018 (№ 62 (25216)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»