Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

“Бер тәрәзә”дән йөзләр җавап көтә

“Бер тәрәзә”дән йөзләр җавап көтә Әмма аларның кайберләрендә чират ике сәгатькә сузыла.

2011 елның маенда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Башкортстанда административ реформаны тормышка ашыру кысаларында, халыкка дәүләт ярдәме күрсәтүне электрон төргә күчерү бурычын куйган иде. Шул ук елда Хөкүмәт боерыгы белән “Күпфункцияле үзәк” дәүләт автономияле учреждениесе оештырылды. Аның максаты — Башкортстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне үзәкләштерелгән “Бер тәрәзә” принцибы буенча оештыруны тәэмин итү. Учреждение Икътисади үсеш министрлыгы буйсынуына беркетелә. Арытаба мондый үзәкләрне тоташ республикада булдыру максатында оештыру чараларын максатлы программага кертәләр. Аны тормышка ашыру өчен төрле бюджет чыганакларыннан 2,1 миллиард сум бүлү карала. Чынлыкта, 2012-14 елларда программаны гамәлгә кертү өчен республика казнасыннан планлаштырылган 795 миллион сум урынына 1,5 миллиард сум, ягъни гамәлдә каралганнан 2 тапкыр күбрәк акча бүленә. Бу республикада 1,6 миллион кешене хезмәтләндерә алачак 25

01.04.2015 (№ 64 (24668)): Көнүзәк

Чү, Әминә, елама...

Чү, Әминә, елама... Олы йөрәкле ханым үзен калдырып киткән әнисен кичерергә дә, тормыш зилзиләләрен җиңәргә дә рухи көч таба.

Кайчан хасыйл булдың әле син аның тормыш күгендә, и, хәсрәтле болыт кисәге?! Чуак иде бит әле көннәр, ерак иде офыклар...
Әминә әти-әнисенең иң беренче, татлы сөю җимеше булып дөньяга килде. Аны башкала янындагы Черниковский шәһәрендә урнашкан эшчеләр барагына алып кайттылар. Бәби күрергә дип ярты шәһәр җыелгандыр — барысы да аның әти-әнисе кебек эшчеләр —яшьләр, җор сүзле, ачык күңеллеләр. Авылдан картәтәй белән картинәй дә килде, аларның да алты баласына икенче онык иде Әминә, шуңа да сөенечнең иге-чиге булмады. И яраттылар да инде үзен! “Курчагым!” дип әтисе кулыннан да төшерми, әнисе сөеп туймый! Үсә төшкәч аның янына энекәш алып кайттылар, аңа Марат дип исем куштылар. Шундый күңелле мәшәкатьләр белән аралашкан, узган гасыр урталарындагы ярлы булса да, мәгънәле тормыш.

01.04.2015 (№ 64 (24668)): Дөнья бу...

Апрель. Ел фасылы

Апрель. Ел фасылы Борынгы римлылар үзләренең календарендагы икенче айны латинча “аперире” (ачылу) сүзеннән алып “априлис” дип атаганнар. Чынлап та, бу айда бөреләр ачыла.
Борынгы Русьта, Болгариядә һәм Сербиядә аны бик матур исем белән “цветень” дип йөрткәннәр. Чөнки апрельдә беренче яшеллек үсеп чыга, кайбер агачлар чәчәк ата. Урыс халкында бу исемне “преть”, ягъни яну, кызу, парлану, пешү, эсселәнү, тирләү кебек сүз белән дә бәйлиләр. Апрель аенда җирнең йомшарып җылына башлавын күздә тотсак, бу юрауның да дөреслектән ерак түгел икәнен күрәбез. Украина һәм Польшада шуңа охшаш “квитень” дигән атама әлегә кадәр сакланган. Бу беренче яшеллек аен Белоруссиядә — “красавик”, Хорватиядә — “травань”, ә Чехиядә “дубен” дип атыйлар.
Борынгы бабаларыбыз календаре буенча елның беренче ае — “нәүруз” 21 апрельгә кадәр дәвам итә. 22 апрельдән сабан ае башлана.

01.04.2015 (№ 64 (24668)): Төрлесеннән

Мәшгульлекме? Керемме?

Мәшгульлекме? Керемме? Башкортстан җитәкчелеге, һәрвакыттагыча, халык ихтыяҗын алгы планга куя.

Тернәкләнеп кенә килүче, базарда үз урынын яулап өлгермәгән предприятиеләргә бизнес “акулалары” белән көндәшлек итү болай да җиңел түгел. Өстәвенә, кризис. Кризис банкларда процент ставкаларының артуы белән генә чикләнми. Хаклар югарыга үрмәли. Нәтиҗәдә, халыкның сатып алу мөмкинлеге кими. Керем кими, бурычлар арта. Ә кредитны, эш хакын вакытында түләп бару мөһим. Санап үтелгәннәр — киртәләрнең берникадәре генә. Күзгә күренмәгән су асты “ташлары”, “айсберглары” да җитәрлек. Иң мөһим — шушындый катлаулы чорда Башкортстан эшкуарлары ялгыз түгел. Аларны власть ишетә, тыңлый һәм кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Күптән түгел Хөкүмәт йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәкнең кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән очрашты. Анда бизнесменнарны борчыган мөһим мәсьәләләр каралды.

01.04.2015 (№ 64 (24668)): Икътисад

Уңга карасаң да – шул, сулга карасаң да...

Уңга карасаң да – шул, сулга карасаң да... Ә мин соңгы вакытта гел аска гына карап йөри башладым әле. Нигә, дисезме? Миңнебикә әбиегез дучар итте. Ничек, дисез бит инде, сөйләргә мәҗбүр итәсез. Ярар, сөйлим инде. Әбиегез барыбер “Кызыл таң”ны үзе укый алмый, миннән укыта. Катарактадан интегә соңгы елларда. Әтнәке, мин сезгә әйтим, күзләре күрмәсә дә, күңеле сүрелмәгән әле аның. Күңел күзе күп күрә, диләрме әле? Вәт, шул инде. Минем карчыкныкы хәтта күбрәк тә күрә, күрмәстәен дә. Теле дә тик тормый: күрә бара — тозлап-борычлап әйтә бара. Күзең шартлап чыкмыймы анда! Уфага-фәлән барырга туры килсә, мин аны култыклап кына йөртәм. юк, культурный булганга түгел, әбиегезнең шул аяк астылык та күзе күрмәгәнгә. Ә минеке күрә, шөкер! Берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе купшы шәһәр хатыннарын ничек күрмисең инде!
01.04.2015 (№ 64 (24668)): Төрлесеннән









Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»