Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Квалификацияле хезмәт – ...дефицитта

Квалификацияле хезмәт –  ...дефицитта Һөнәри кадрларга кытлык җитештерүдә төп тоткарлык булмасмы?

Владимир Маяковскийның “Кем булырга?” шигырен өлкән һәм урта буын яхшы хәтерләсә, яшьләр бөтенләй белми диярлек. Гомумән, бүген илдә иң дефицит ресурс нефть-газ да, акча да түгел, ә квалификацияле хезмәт. Иң эре предприятиеләрнең дә эшче кадрларга кытлык кичерүе дистә еллар дәвамында үзен сиздерә килә. Бу хәл ничек килеп туды соң? Ни өчен бүген Русиядә эшче һөнәр үзләштерү актуаль?
Югары уку йортлары түләүле укытуга күчкәч, вуз тәмамлаучылар берничә тапкыр артты һәм, нәтиҗә буларак, аларның дипломнарының кыйммәте төште. Бу яшьләрнең уннан бер өлешенең генә белгечлеге буенча эшкә урнаша алуы хәлне тагын да катлауландыра. Ә аларның күбесе эшче һөнәрләр буенча акча эшләргә әзер түгел һәм эшсезләр сафларын тулыландырырга мәҗбүр.

23.06.2016 (№ 72 (24926)): Җәмгыять

Варисларың шундый булсын ул!

Варисларың  шундый булсын ул! Мәгариф ветераны Сөембикә Кудашевага — 95 яшь.

Данлыклы шәхесләрнең баласы яисә туган-тумачасы булу — горурлык кына түгел, үз иңеңдә җаваплылык та тою ул. Ә бит яшерен-батырын түгел, күңеле каткан, ваемсыз-битарафка әйләнгән кешеләр арта барган безнең заманда, безнең җәмгыятьтә бу җәһәттән җаваплылык тойгысы сирәк очрый. Якты дөньядан киткән күренекле затлар турында гәзиткә язарга җыенасың. Сөйләшеп, тулырак мәгълүмат алырга теләп аларның баласына, хатынына яисә иренә мөрәҗәгать итәсең. Ә алар синең үтенечеңә колак та салмый. “Нәрсәгә инде ул? Туган, яшәгән, үлгән — беткән-киткән!” дип тә җибәрәләр. Мәшһүр галим яки әдип гүр иясе булган көнне үк якыннары аның кыйммәте бәяләп бетергесез китапханәсен, архивын чүплеккә чыгарып ташлау фактларын да күреп-ишетеп торабыз.

23.06.2016 (№ 72 (24926)): Календарьда бу көн

Елан да бәйрәм итә

Елан да бәйрәм итә 22 июньдә славян календаре буенча Елан көне үткәрелә. Икенче төрле ул Елан Скиперы бәйрәме дип атала. Халык ышануы буенча, бу көнне елан туйлары башлана, хәшәрәтләр саны ишәя. Урыслар да, татарлар да борын-борыннан еланны иң явыз, җирәнгеч зат дип исәпләгән. Шуңа күрә бу көннән халык бары тик юньсезлек кенә көткән. Мәсәлән, нәкъ шушы вакытта явыз көчләр Руська һөҗүм башлый дип исәпләнгән. Бу көнне басуларны – тычкан, авыллар өстен карга явы басып ала дип саналган. Чирәмгә ятып, колагыңны куеп тыңласаң, Җир-Ананың ыңгырашып елавын ишетергә мөмкин дип ышанылган. Иң аянычы шул: бу ышанулар чынбарлыкка да туры килә. Мәсәлән, фашистлар Германиясе СССРга 1941 елның 22 июнендә бәреп керә, Наполеон җитәкчелегендәге француз гаскәрләре Русия империясенә 1812 елның 19 июнендә һөҗүм итә.
23.06.2016 (№ 72 (24926)): Календарьда бу көн









Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»