Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Балалар хәвефсезлеге кем кулында?

Балалар хәвефсезлеге кем кулында? Карелиядәге фаҗигагә бәйле республикадагы барлык ял лагерьлары тикшерү үтә.

Балалар өчен ял итү сезоны ачылу, тынгысыз тормыш эчендә кайнаган әти-әниләргә дә берничә атна булса да тыныч күңел белән яшәргә мөмкинлек бирергә тиеш кебек тә соң. Тик, кызганычка каршы, төрле төбәкләрдән ишетелеп торган хәвефле хәбәрләр бүген баласы ялга киткән ата-ананы борчуга гына сала. Узган ел Мәскәү янындагы туристик лагерьда газ баллоны шартлау аркасында анда ял итүче 12-17 яшьлек сигез үсмер төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алганнан соң, Русия Президенты каршындагы Бала хокукларын яклау буенча вәкил Павел Астахов стационарларда гына түгел, палаткалы лагерьларда да балаларның хәвефсезлегенә карата җаваплылыкны көчәйтергә чакырган иде. Тик таләпләрнең тиешенчә үтәлмәве быел җәй башлану белән үк ачыкланды. Былтыр Мәскәү балалары өйләренә исән кайтып җитсә, быел Карелиядә булган фаҗигадән соң, илебез башкаласына 14 баланың үле гәүдәсе генә кайтарылды.

25.06.2016 (№ 73 (24927)): Җәмгыять

Бергәләп тергезик!

Бергәләп тергезик! Тәтешле районының Кальтәү авылындагы буа ярдәм көтә.

Авылдан чыгып киткәнгә дә байтак вакыт үткән. Еллар узган саен, хозур табигатьле Тәтешле районының Кальтәү авылындагы балачактан уйнап үскән бәбкә үләнле болыннар, кызарып пешкән сусыл каен җиләге тәме, челтерәп аккан чишмәләрнең саф суы тагын да ныграк сагындыра. Без үскәндә ындыр артында буа була торган иде. Яшелчәләргә суны да шуннан сибеп, басмада рәхәтләнеп кер дә чайкап була иде. Безнең очта каз-үрдәкләр дә куанып суда үсте. Язларын хәтта бака тавышлары да йөрәккә май булып ятыр иде. Заманында халык телендә “Тегермән порт” дип йөртелгән урында чыр-чу килеп су коендык, олылар балык тотты. Аның суы да чиста һәм тирән иде. Хәзер бу мизгелләр бер гасыр элек булган кебек тоела. Ә нибары ике дистә ел вакыт үткән. Әмма шушы вакыт эчендә бу матурлык күзгә күренеп юкка чыкты.

25.06.2016 (№ 73 (24927)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»