Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Кешелекле дә, кечелекле дә!

Кешелекле дә,  кечелекле дә! Республика басмаларының баш мөхәррирләре Марсель Котлыгалләмов (“Известия Башкортостана”), Владислав Устинков (“Советская Башкирия”), Тәлгать Сәгыйтов (“Башкортостан”), Расих Ханнанов (“Кызыл таң”) һәм Марсель Сәлимов (“Һәнәк”). Төгәл чирек гасыр элек төшерелгән фото.Тәлгать Сәгыйтовны мин 1975 елдан бирле беләм (Уфага шул елда килгән идем). 1977 елда Рәми Гариповны соңгы юлга озатуыбыз хәтердә. Мәһабәт буй-сынлы, чибәр, мөлаем йөзле, күпереп торган чем-кара чәчле 35 яшьлек бу ир узаманы, ул чакта КПСС Өлкә комитеты инструкторы, чиновниклар арасында игътибарны үзенә иң нык җәлеп итүче иде. Күп еллардан соң матбугатта язуларынча, байтак еллар иҗатына киртә­ләр куелып, еллар эзәрлеклән­гәннән соң 45 яшендә кинәт кенә вафат бул­ган мәшһүр шагыйрьне җирләгән вакытта халык арасында ыгы-зыгы, шау-шуны булдырмый калу өчен республика җитәкчелеге Сәгыйтовны һәм тагын берничә егетне махсус җибәргән икән.
29.07.2017 (№ 87 (25091)): Шәхес

Атадан күргән — ук юнган

Атадан күргән — ук юнган Булат Вәлитов җәмәгате Зөлхидә һәм оныклары Алмаз, Морат һәм Алсу белән.Ямьле җәйдә республикада “Шәҗәрә бәйрәме”, “Авыл көннәре”, “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмнәрен үткәрү традициягә әверелеп китте. Мондый чараларга дус-туганнар җыела, яшь буын ераклардан кайткан кардәшләр белән таныша. Чара, чыннан да, зур, күркәм бер гаилә бәйрәмен хәтерләтә. Федоровка районының Юрматы авылына да июльнең тәүге көнендә авылдашлар, биредә туып-үсеп, чит якларга таралганнар авылның 200 еллыгын билгеләргә җыелды.

Тарихи тамырларны, авылга нигез салучыларны барлаганда биредә Колышевлар, Табаевлар, Вәлитовлар һәм башка гаиләләрне телгә алырга мөмкин. Вәлитовлар нәселе районга, республикага, илгә, туган ягы өчен төрле тармакларда фидакарь хезмәт салучы бихисап хөрмәтле кешеләр биргән. Моның асылы шушы гаилә кыйммәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшыру, күчәкилүчәнлек, гаилә тәрбиясенә кайтып кала.

29.07.2017 (№ 87 (25091)): Тәрбия









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»