Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Фатир хуҗалары сүзенә колак салмыйлар...

Фатир хуҗалары сүзенә  колак салмыйлар... “Уфаны чәчәккә күмделәр, ә без ясаган түтәлләргә вакташ атып киттеләр”, – дип ризасызлык белдерә ДОКта яшәүчеләр.

Редакциягә юлланган мөрәҗәгать буенча Уфаның Черниковка бистәсенә юл тоттык. Моның өчен башкаланы буеннан буена үтәргә кирәк. Көннәр җылытуга шәһәрнең җанлануы сизелә: һәр тарафта эш кайный. Уфада үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитларына аны матурлыйлар: чистарталар, юалар, юлларны төзекләндерәләр... Зур-зур төзелешләр тәмамлану алдында, бер ел эчендә берничә урында үзенчәлекле проектлы яңа кунакханәләр калкып чыккан, көзге-пыяладан балкып утыралар. Без үтеп киткән Сипайлово бистәсе дә чисталыгы, архитектура һәйкәле булырлык яңа биналары белән сокландырды. Георгий Жуковның тугыз катлы йорт биеклегендә төшерелгән рәсеме Җиңү бәйрәме рухын саклый. Бу — маршалның Русиядәге иң зур рәсеме икән. Ватанның лаеклы улына шундый үзенчәлекле һәйкәл.

16.05.2015 (№ 94-95 (24699)): Көнүзәк

Көлдә дә гөл үстерер халкыбыз бар!

Көлдә дә гөл үстерер халкыбыз бар!
Мишкә районы республиканың төньягында, бормаланып аккан Бөре елгасы буенда урнашкан. Еракларга сузылып киткән чыршы-карагай урманнарының капкасы, дисәң дә хата булмас. Элек-электән биредә мари, татар, урыс, башкорт халыклары татулыкта көн күрә – иген игә, мал үрчетә, йортлар сала, нәсел арттыра. Эре җитештерү предприятиеләре булмаганга, тирә-як мохит саф килеш саклана, шуңа биредәге балны Бөрҗән балыннан калышмый диләр. Халык, нигездә, басучылык исәбенә көн күрә. Табигать шартлары бик үк уңай булмаса да, ярыйсы гына уңышлар да бар.
“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проектында Уфа “Нур” татар дәүләт театрында бүген мишкәлеләр чыгыш ясый. Без гәзит укучыны район белән якыннанрак таныштырырга булдык. Моның өчен сүзне күптән түгел хакимият башлыгы итеп тәгаенләнгән Рөстәм МУСИНга бирәбез.

16.05.2015 (№ 94-95 (24699)): Авыл хуҗалыгы

“Туфрагына алтын чәчсәләр дә, җитми икән туган илләргә”

“Туфрагына алтын чәчсәләр дә, җитми икән туган илләргә” Беларусьта гомер кичерүче якташыбыз, татар иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Гөлсинә Аброськина милләт өчен җан атып яши.

Беларусь җирендә төрле юллар белән Идел буеннан һәм Кырымнан килгән татарлар алты гасыр дәвамында яши. Алар монда туган, белоруслар белән беррәттән шушы җирне дошманнардан саклаган. Чыңгызхан һәм Алтын Урда варисларының күпләренең исеме мөселманча, диннәре — Ислам. Беларусь татарларының 22 проценты татар телен туган теле дип саный, 6,1 проценты бу телдә иркен сөйләшә. Бик азлары гына өйләрендә татарча аралаша. Болары — шушы илгә күптән түгел күчеп килгән татарлар. Беларусь Хөкүмәтенең Диннәр һәм милләтләр эшләре буенча комитеты белгечләре билгеләвенчә, илдә 5 татар иҗтимагый оешмасы теркәлгән, аларга дәүләт органнары ярдәм күрсәтә.
Бүген Башкортстан кызы, егерме елдан артык Беларусьта яшәүче Гөлсинә Аброськина (Шәрипова) белән әңгәмә корабыз. Без аның белән былтыр Казанда татар хатын-кызлары форумында таныштык. Ул вакытта бик сөйкемле, мөлаем,

16.05.2015 (№ 94-95 (24699)): Мәдәният һәм сәнгать









Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»