Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Мәгърур таулар кебек талант

Мәгърур таулар   кебек талант Аның исемен ишеткәч тә Башкорт академия драма театрына утлы өермә кебек атылып килеп кергән, ике дистә елда бу коллектив тарихында якты эз калдырган шәхес күз алдына баса. Республика халкының олысының да, кечесенең дә мәхәббәтен яулаган бу сәнгать остасының талантына Мәскәү, Башкортстаннан читтәге төбәкләр, Казахстан, гарәп илләре тамашачылары да сокланды. Сөйкемле драма һәм кино актеры, маһир режиссер, абруйлы педагог, әдәби әсәрләрне радио һәм телевидение аша армый-талмый пропагандалаучы сүз остасы, ярты гасырдан артык җәмәгать эшләрен өзлексез башкаручы, матбугатта әледән-әле истәлекләре, иҗади портретлары, хикәяләре басылып торган язучы...

РСФСРның атказанган, БАССРның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әхтәм Абушахмановны олуг юбилее алдыннан редакциягә чакырдык.

09.03.2018 (№ 28 (25182)): Шәхес

“Милләт мәнфәгатьләре барысыннан да өстенрәк!”

“Милләт мәнфәгатьләре барысыннан да өстенрәк!” Күренекле җәмәгать эшлеклесе Кәрим ЯУШЕВка – 70 яшь

Кәрим Кәррам улы Яушев 1948 елның 2 мартында Башкортстанның Туймазы районы Тукмак-Каран авылында гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килә. 1966 елда Кандра урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый, аннары Башкортстан дәүләт университетының физика-математика факультетында белем ала. 1971 елда әлеге уку йортын тәмамлагач, СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы физика-математика бүлегендә, соңрак статистика системасының фәнни-тикшеренү институтында эшли. Дистәдән артык фәнни хезмәт авторы.
1988 елдан татар милли хәрәкәтендә. 1992-95 елларда – Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе. Соңыннан, 2003 елга кадәр, “Кызыл таң” гәзитенең дәүләт һәм сәясәт бүлегендә хәбәрче һәм мөдир, халыкара “Азатлык” радиосының Башкортстан буенча үз хәбәрчесе була. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Әле хаклы ялда.

02.03.2018 (№ 25 (25179)): Шәхес

Утларына салып яндырса да, Һич туйдырмый икән бу дөнья!

Утларына салып яндырса да, Һич туйдырмый икән бу дөнья! Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел.

Халкыбыз авыр сугыш елларын үтеп, тыныч тормышка аяк басуыннан, яшәеше көннән-көн яхшыра баруыннан, иртәгәсе көнгә ышанычыннан, һәркайда гаделлек хөкем сөрүеннән кәефе күтәренке, күңеле белән гүзәллеккә омтылган илленче еллар. Әнгам Атнабаев нәкъ шул дәвердә бер төркем талантлы замандашлары, күп очракта хәтта яшьтәшләре (“Без — егерме сигезенчеләр” шигырен искә төшерик) әдәбият мәйданына килеп керә. Һәм шунда 60нчы, 70нче, 80нче, 90нчы елларда да иҗади ялкынын һич сүрелтмичә мәйдан тота. ХХ гасырның төгәл икенче яртысы буена ул шулай дәвам итә. Аның матбугатта, китапларда чыгып барган шигырьләре, аларны халык алдында үзе укуы, хәтта исем-фамилиясенең яңгырашы ук әдәбият сөюче ничәмә буын татар һәм башкорт кешеләренең колагын иркәли. Әнгам Атнабаев исеме әйтерсең лә “шигърият”, “җыр-моң”, “драматургия” төшенчәләренең синонимы булып тора.

22.02.2018 (№ 21 (25175)): Шәхес

Тыйнаклык һәм оялчанлык —аның канында!”

Тыйнаклык һәм оялчанлык —аның канында!” Дөньякүләм танылулы топ-модель Эльвира Хисаеваның нәсел тамырлары Илештән.

Якташым, дөньякүләм танылулы топ-модель, вакытында “Дольче Габбана”, “Кристиан Диор” кебек компанияләрнең “йөзе” булган, Токио, Милан, Нью-Йорк, Париж, Лондон, Барселона, Кипр шәһәрләренең атаклы Мода агентлыклары подиумнарында балкыган Эльвира Хисаева турында язу күптәнге хыялым иде. Ни өчен дигәндә, Эльвираның әнисе Рәзилә Наил кызы безнең күрше авылда — Яңа Аюда туып-үскән, Эльвираның балачагы да күбрәк шушында — Агыйдел буенда узган.

Эльвираның исеме, дөньякүләм мода дөньясында танылулы булса да, хәтта ки кайбер якташлары да аның турында әле бик белеп бетерми. Моңарчы мин үзем дә әнә шул белмәүчеләр исемлегендә идем. Аллаһы Тәгалә “Эльвира турында тулырак белергә вакыты җитте!” диде бугай. Күптән түгел, һич уйламаганда-көтмәгәндә, Эльвираның Мәскәүдә яшәүче әнисе Рәзилә апа “Вконтакте” аша бәйләнешкә чыкты. Экранда “Хисаева” фамилиясе калкып чыгуга иң беренче булып күңелдән “Бу

08.02.2018 (№ 15 (25169)): Шәхес

Югалган шагыйрь

Югалган шагыйрь Шундый олы талант та еллар тузанында күмелеп калсын әле!

Көннәрдән бер көнне “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Фәрит Фаткуллин шалтыратты да: ”Тиздән гәзитебезнең 100 еллыгы. Шул уңайдан редакциядә элек эшләгән язучы-шагыйрьләрне барлап утырдым. Алар 50 кеше икән. Әдәбиятка алты халык язучысын, халык шагыйрен, ике Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатын биргән безнең гәзит. Басмабызның 100 еллыгына шуларның әсәрләрен гәзит укучыларга җиткерәсе иде. Бу яклап син бик өлгер журналист бит, әлеге вазыйфаң да әдипләрнең иҗатын халыкка җиткерүдән гыйбарәт, ярдәм итмәссең микән?” – диде. Мин Фәрит абый белән бер бүлектә дистә еллар эшләгән кеше буларак, аның кешегә эшне сайлап, төптән уйлап куша торган гадәтен беләм. Шуңа күрә каршы килергә җөрьәт итмәдем. Иң беренче халык шагыйрьләре әсәрләрен тупладым: М. Гафури, С. Кудаш, С. Поварисов, Ә. Атнабаев, Н. Асанбаев, А. Игебаев. Аннары яшьләре буенча, гәзиттә эшләгән еллары буенча Г. Рамазанов, Я.

21.12.2017 (№ 147 (25151)): Шәхес

Шигырьләрем минем үзем кебек...

Шигырьләрем  минем үзем кебек... Күренекле шагыйрә, дәүләт эшлеклесе Йомабикә Ильясовага — 60 яшь.

Шигърияттә, гомумән, һәр шәхеснең үсеш юлында иң мөһиме үзең булып калудыр. Гомер һәм иҗат юлларың нинди генә булмасын, туп-турымы, яки урау-урау, тайгак яисә хәтәрме — үзеңнеке булу шарт. Шигърият дөньясы, Мәңгелек һәм Галәмнең үзе кебек, яралганнан бирле үз кануны белән яши, шулай булганда гына ул үз орбитасында әйләнә, мәңгелек юлындагы сәфәрен дәвам итә. Башкалар булып азап­лануны ул үз итми. Уйлап, гаҗәпләнә биреп тә куям: аң фаразлап җитмәс мәңгелек сәфәрдә Җиһанда нинди генә вакыйгалар булмаган, “Бөек шартлау” тузаннан һәм әллә нинди газ кушылмаларыннан Галәмне, Дөнья һәм тереклекне тудырган, диләр. Бәгъзе берәү, аларны бер тында “Югары Акыл” яраткан, ди. Башкалардан аермалы, Шагыйрь дә (аларның дөньяви миссиясе югары), безнеңчә, я “Бөек шартлау”, я “Югары Акыл” әмере белән яратылгандыр. Дөньяны поэтиклаштырып аңлатырга тырышуым юктан түгел, җир йөзендәге барлык халыклар һәм кавемнәр, нинди генә

02.11.2017 (№ 127 (25131)): Шәхес

Җирдә һәйкәл калдырган галим

Җирдә һәйкәл  калдырган галим Академик Үзбәк Госмановның вафатына бер ел.

Академик Үзбәк Госманов, бөек шәхес, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе буларак, ил, республиканың фәнни даирәсендә, халык хуҗалыгының төрле тармакларында якты эзләр һәм җуелмас сәхифәләргә бай тормыш сабаклары калдырып китте. Үзе исән чагында ук Үзбәк Госман улын Башкортстанда авыл хуҗалыгы, аграр җитештерү проблемалары белән җитди һәм нәтиҗәле шөгыльләнүче “беренче дәрәҗәдәге” галим буларак кабул итәләр иде.

Әлбәттә, вафатына бер ел тулган көннәрдә олы галим исемен йөрткән шәхесебезне зур юксыну белән искә алуыбыз да очраклы түгел, чөнки Үзбәк Госманов, ил тормышында сәяси вакыйгалар катлаулана башлагач, либераль карашлы дәүләт эшлеклеләренең фәнгә мөнәсәбәте үзгәргән бер вакытта, Башкортстанда Фәннәр академиясе оештыру кирәклеге турында беренчеләрдән булып үзенең кыю фикерен белдерә. Фәннәр академиясен оештыру комитетының актив әгъзасы була. Мәсьәләне республика Югары Советы Рәисе дәрәҗәсендә ашыгыч

23.09.2017 (№ 110 (25114)): Шәхес

Онытырлар, димә...

Онытырлар, димә... Тормыш авырлыкларын аның моңы белән җиңдек, бәхетле мизгелләрне аның моңы белән озайттык.

Күкрәгендә җаны булганнар өчен тормыш дәвам итә. Көндә­лек эш-мәшәкать, гаилә, балалар, дөнья малы... Халкыбызның мәңге тынмас сандугачы, ничә буын татарны моңнары белән елаткан һәм юаткан, яшәү көче биргән, кечкенә Салаюа авылын гына түгел, Тәтешлене, татар мәдәниятен бар дөньяга таныткан бөек Җырчы­быз, моң Али­һәсе, җыр иленең Патшабикәсе, ихлас һәм нечкә күңелле, үз-үзенә ифрат таләпчән, кабатланмас һәм бердәнбер Хәния Фәрхинең вафатына да 40 көн үтеп китте. Ул кызыл папкаларда ташка басылып мөһер­ләнгән түгел, ә чынлап торып Халык Җырчысы булды. Булды... Кичә генә үзе белән рәхәтләнеп сөй­ләшкән, аралашкан, уртак планнар да булган, эч серлә­реңне сөйләп бушанган, туганыңнан да якын кеше турында “иде” дип сөйләве бигрәк авыр икән.

05.09.2017 (№ 102 (25106)): Шәхес

Кешелекле дә, кечелекле дә!

Кешелекле дә,  кечелекле дә! Республика басмаларының баш мөхәррирләре Марсель Котлыгалләмов (“Известия Башкортостана”), Владислав Устинков (“Советская Башкирия”), Тәлгать Сәгыйтов (“Башкортостан”), Расих Ханнанов (“Кызыл таң”) һәм Марсель Сәлимов (“Һәнәк”). Төгәл чирек гасыр элек төшерелгән фото.Тәлгать Сәгыйтовны мин 1975 елдан бирле беләм (Уфага шул елда килгән идем). 1977 елда Рәми Гариповны соңгы юлга озатуыбыз хәтердә. Мәһабәт буй-сынлы, чибәр, мөлаем йөзле, күпереп торган чем-кара чәчле 35 яшьлек бу ир узаманы, ул чакта КПСС Өлкә комитеты инструкторы, чиновниклар арасында игътибарны үзенә иң нык җәлеп итүче иде. Күп еллардан соң матбугатта язуларынча, байтак еллар иҗатына киртә­ләр куелып, еллар эзәрлеклән­гәннән соң 45 яшендә кинәт кенә вафат бул­ган мәшһүр шагыйрьне җирләгән вакытта халык арасында ыгы-зыгы, шау-шуны булдырмый калу өчен республика җитәкчелеге Сәгыйтовны һәм тагын берничә егетне махсус җибәргән икән.
29.07.2017 (№ 87 (25091)): Шәхес









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»