Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Фән күгендәге йолдыз!

Фән күгендәге йолдыз! Профессор Хәмит Гыйззәтуллинга – 85 яшь.

Милләттәшләребез арасында горурланып телгә алырлык кешеләр күп. Шуларның берсе – икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы һәм советнигы Хәмит Гыйззәтуллин. Башкортстанда икътисади тикшеренүләр оештыруга искиткеч зур өлеш керткән галим ул. Хәмит Нурислам улы җитәкчелегендә Русиядә беренче тапкыр төбәкләрнең икътисади үзаллылыгы нигезләре һәм Башкортстанда фәнни-техник прогресс, табигый байлыкларны нәтиҗәле файдалану программалары, территориаль структур үзгәрешләр белән оптималь идарә итү нигезләре эшләнә. Аның башлангычы белән һәм аның катнашлыгында Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгендә Икътисад һәм социология институты (Хәмит Гыйззәтуллин – аның беренче директоры), төбәк икътисады буенча беренче Диссертация советы оештырыла. Институт каршында өч белгечлек буенча аспирантура ачыла.

16.02.2017 (№ 19 (25023)): Шәхес

Көрәшчеләр затыннан

Көрәшчеләр  затыннан Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тууына — 85 ел.

Утызынчы еллар башында туып, балачагын сугыш уты көйдергән, күпләре әтисез, хәтта тома ятим калган татар, башкорт малайларының байтагы шагыйрь булып киткән. Егерме яшьләрдә инде әдәбиятка ныклы аяк баскан, үз тавышлары булган ул шагыйрьләрнең шактый өлеше иҗатлары чәчәк атканда — кемдер 40 яшьтән, кемдер 50 яшьтән аз гына үтеп дөнья куйдылар. “Иҗатта янды”, “сугыш чорында сәламәтлеге какшау нәтиҗәсе” дибез андый чакта. Ләкин төп сәбәп анда гына түгел. Зур талантлар үз-үзләрен яклый да, саклый да белми, көндәлек ыгы-зыгы алдында югалып кала. Гаделсезлеккә каршы ачыктан-ачык каләм көче ярдәмендә көрәшкә күтәреләләр һәм шул аркада эреле-ваклы түрәләрнең дошманына әвереләләр. Андыйларның юк-бар хаталарын күпертү, эзәрлекләү, өсләренә ялган гаеп ташлау башлана. Ә иң коточкычы — язган әсәрләрен дөньяга чыгару, халыкка ишеттерү мөмкинлегеннән мәхрүм ителү.

09.02.2017 (№ 16 (25020)): Шәхес

Әдипнең автографлары

Әдипнең  автографлары Галимҗан ИБРАҺИМОВның тууына 130 ел тулуны каршылап.

Татар әдәбияты классигы, педагог, галим-филолог, журналист, сәясәтче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗат мирасы инде шактый өйрәнелсә дә, әле күп кенә мәсьәләләр ачыклауны, хәзерге заман таләпләре нигезендә бәяләмә бирүне сорый. Аның төрле елларда төрле кешеләргә, оешмаларга бүләк иткән китапларындагы автографлары да шушы юнәлештә башкарыласы эшләрдә мөһим чыганак булып тора.

Максатчан эзләнүләребез нәтиҗәсендә Г. Ибраһимовның әлегә киң даирә укучыга билгеле булмаган автографлары да табылды. Аларның кайберләре шәхси архивларда, кайберләре гыйльми оешма, китапханә фондларында сакланганлыгы ачыкланды. Без биредә аларның инде мәгълүм булганнары белән бергә туплап, хронологик тәртиптә тәкъдим итүне хуп күрдек. Гарәп һәм латин хәрефләрендәге текстлар хәзерге татар графикасына күчерелде.

09.02.2017 (№ 16 (25020)): Шәхес

Заманга аваздаш, гамьле һәм чәмле иҗат

Заманга аваздаш,  гамьле һәм чәмле иҗат Күренекле шагыйрь Салават Рәхмәтуллага – 75 яшь.

Салават Рәхмәтулла әдәбиятка 60нчы еллар башында килә. Тәүге шигырьләре “Кызыл таң”, “Ленинчы” гәзитләрендә, “Агыйзел” журналында, “Яшь көчләр” альманахында дөнья күрә. “Әйтелмәгән әйтер сүзләрем” дигән беренче шигъри җыентыгы Башкортстан китап нәшриятында 1978 елда чыга. Арытаба башкорт һәм татар телләрендә Уфада өлкәннәр өчен “Күперләр”, “Уяну”, “Сулар үргә акса да...”, “Кояш артыннан йөгерәм”, балалар өчен “Яңгыр, яу, яу!”, “Быел мәктәпкә барам”, “Куян ник кыска койрыклы?”, “Очлытау итәгендә”, “Шигърият дәресе” китаплары басыла. Соңгы елларда аларга Казанда нәшер ителгән тагын ике җыентык өстәлде. Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле әдәбият белгечләре, шагыйрьләре, аның иҗатына бәя биреп, матур фикерләр әйткән иде. Уңышлы әдәби эшчәнлеге өчен ул Галимҗан Ибраһимов, Хәким Гыйләҗев, Гали Ибраһимов, Илдар Юзеев исемендәге премияләргә лаек булды.

Русия, Башкортстан һәм Татарстан Язучылар берлекләре

02.02.2017 (№ 13 (25017)): Шәхес

Алсалар да күземне, бирмәдем мин сүземне...

Алсалар да күземне, бирмәдем мин сүземне... Башкортстанның халык чәчәне Фәррах Дәүләтшиннның тууына — 130 ел.

Халкыбыз элек-электән чәчәннәр үстергән. Алар халыкның тормышын, гореф-гадәтләрен яхшы белү өстенә, телгә үткер, сүзгә тапкыр, әйтемнәргә бай булган. Чәчәннәр халыкның күңелен ачучы да, киңәшче дә, кирәк вакытта яклаучы хезмәтен дә үтәгән.

Фәррах Дәүләтшин – Башкортстан чәчәннәре арасында яратып тыңлана һәм укыла торган җырчы-бәетчеләрнең берсе. Белгечләр аны хаклы рәвештә казак җырчысы Жамбул Жамбаев, урыс сказительницасы Анна Барышникова белән янәшә куя.

Халык чәчәненең юбилее уңаеннан әлеге мәкаләне әзерләгәндә Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең фәнни архивында булып, Фәррах Дәүләтшинның әсәрләре белән таныштым. Халык чәчәненең архивы (татар, башкорт, урыс телләрендә латин, кириллица белән кулдан язылган һәм машинкада басылган шигырьләре, бәетләре, әкиятләре, башваткычлары, автобиографиясе, “шәхси листогы”, Гайнан Әмиригә хаты) фәнни архивка 1988 елда тапшырылган һәм 2010

28.01.2017 (№ 11 (25015)): Шәхес

Театрны академиягә әверелдерде

Театрны академиягә әверелдерде Атаклы режиссер, Русиянең Дәүләт премиясе лауреаты Рифкать Исрафиловка — 75 яшь.

Яшәвенең бөтен мәгънәсен һәм максатын үз һөнәрен туктаусыз камилләштерүдә күргән кешеләргә мин сокланып бетә алмыйм. Бүгенге язмамның герое, бу көннәрдә үзенең 75 яше тулу уңаеннан илнең төрле төбәкләреннән котлаулар кабул итүче актер, режиссер, театр педагогы Рифкать Исрафилов — шундый шәхесләрнең берсе. Ул — РСФСРның халык артисты, Русия Федерациясенең Дәүләт һәм БАССРның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, РСФСРның, Башкортстанның, Татарстанның һәм Төньяк Осетиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыклар дуслыгы һәм Почет орденнары кавалеры, Санкт-Петербургтагы Петр фән һәм сәнгать академиясенең гамәли әгъзасы (академигы), “Ырынбур мирасы” өлкә премиясе лауреаты. М. Горький исемендәге Ырынбур дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм Ырынбур дәүләт сәнгать институты профессоры булып эшли.

04.08.2016 (№ 89 (24943)): Шәхес









Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»