Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Милләт мәнфәгатьләре барысыннан да өстенрәк!”

02.03: “Милләт мәнфәгатьләре барысыннан да өстенрәк!”

“Милләт мәнфәгатьләре барысыннан да өстенрәк!”Күренекле җәмәгать эшлеклесе Кәрим ЯУШЕВка – 70 яшь

Кәрим Кәррам улы Яушев 1948 елның 2 мартында Башкортстанның Туймазы районы Тукмак-Каран авылында гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килә. 1966 елда Кандра урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый, аннары Башкортстан дәүләт университетының физика-математика факультетында белем ала. 1971 елда әлеге уку йортын тәмамлагач, СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы физика-математика бүлегендә, соңрак статистика системасының фәнни-тикшеренү институтында эшли. Дистәдән артык фәнни хезмәт авторы.
1988 елдан татар милли хәрәкәтендә. 1992-95 елларда – Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе. Соңыннан, 2003 елга кадәр, “Кызыл таң” гәзитенең дәүләт һәм сәясәт бүлегендә хәбәрче һәм мөдир, халыкара “Азатлык” радиосының Башкортстан буенча үз хәбәрчесе була. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Әле хаклы ялда.


– Кәрим абый, Сезнең исемнәре риваятьләргә кергән затлы морзалар нәселеннән булуыгызны беләбез. Халык юкка гына: “Тамыр тирәнлеген яфрак тоя”, – дип әйтми. Әйдәгез, сүзебезне шәҗәрәгезне барлаудан башлыйк.
– Чынлап та, нәсел тамырларым ерак тарихка барып тоташа. Миндә нәселебезнең бик борынгы шәҗәрәсе саклана. XVI гасырның икенче яртысында, Казан ханлыгы Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан җимерелгәч, төзелгән ул. Аннан соң кат-кат яңартылган, яңа буыннар белән баетылган. Яушевларның нәсел тамырларын өйрәнүче күренекле галим Дамир Исхаков фикеренчә, нәселебез урта гасырлардагы кыпчак ханы – Бачман ханга барып тоташа, аннан соң – Кара бәк, аннан инде – Яуш бәк.
Инде юкка чыккан туган авылым Тукмак-Каран буенча күршем һәм туганым Даим Яушев билгеләвенчә, Яуш Арча бәге була. Ул хәтта Казан ханына да буйсынмый, мөстәкыйльлек саклый. Ләкин, башкала өстендә кылыч уйный башлагач, ханлыкның бәйсезлеген яклауга күчә. Казанның атлы гаскәр башлыгы Япанча бәк, ярдәм сорап, Арчага килә. Аларның гаскәрләре бергә кушылып, Казанны камап алган илбасарларга һөҗүмнәр оештыра башлый. Нәтиҗәдә, урыслар, Казанны калдырып торып, Арчага ябырыла. Аны тар-мар иткәч, кабат Казанга юл ала.
Арча халкы кылыч аша үткәрелеп, канга батырылса да, Яушевлар нәселе юкка чыкмый. Соңрак алар барыбер үзләренең аристократик чыгышын раслауга ирешә. Җирләре Тирсә авылы тирәләрендә була. 1762 елда алар Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Арыслан авылына, аерым оч хасыйл итеп, күченеп утыра. Морзалар нәселе буларак, алар салым түләми, бәлки, җир мәсьәләсендә дә ызгыш-фәлән килеп чыккандыр, кыскасы – авыл халкында боларга карата зур ризасызлык туа. Нәтиҗәдә, Яушевлар, Арысланнан 4-5 чакрым читкә күченеп утырып, Яңа Арыслан авылына нигез сала. Халык телендәге атамасы – Меңтал, чөнки монда таллар белән уратып алынган чишмә чыгып яткан була.
Тора-бара чишмә кибә башлый, чөнки халык талларны кирәк-яракка дип кисеп бетерә. Су җитми. Шулай итеп, 1926 елда халыкның бер өлеше, Меңталдан ике чакрым арырак яткан Каран елгасы буендагы буш урынга күченеп утырып, Тукмак-Каран авылына нигез сала. Әйдәп баручылары әтием була. Аңлап торасың, бу – совет чоры, әти өстеннән донос-әләк язучылар да табыла һәм ул, кулга алынып, күпмедер вакытын тоткынлыкта үткәрә. Кире әйләнеп кайтуына авылда нигез кору өчен җир дә бик аз кала. Ул кысылып дигәндәй кереп утыра.
Меңталны да, Тукмак-Каранны да якын-тирәдәге башка авыллардан аерып торучы бер үзенчәлек бар: биредә Яушев фамилиясен йөртүчеләр генә яши. Башкалар юк диярлек. Без үскәндә, шаярышып, ярамаган нәрсә кылсаң, картлар: “Син бит морзалардан!” – дип оялта иде. Янәсе, башкаларга яраган нәрсә дә безгә ярамый. Әйткәндәй, авылда картлар һәрчак аерым каста булды. Алар сүзе – закон! Бу кастага илле яшьне узгач керәсең, сакал йөртү хокукын аласың. Бер уйласаң, кызык инде. Ләкин шушы вак кына булып тоелган нәрсәләр дә рухымны ныгыткандыр, дип уйлыйм.
– Сез – белгечлегегез буенча программист, математик. Турысын әйтик, 1960-70 елларда илне шаулаткан “физиклар һәм лириклар көрәше”ндә соңгылары җиңелүгә дучар булды, гуманитар фәннәрнең, әдәбиятның, журналистиканың дәрәҗәсе бермә-бер кимеде. Ә Сез, шундый абруйлы, заман өчен әһәмиятле һөнәрегезне ташлап, миллияткә, журналистикага килгәнсез... Бер уйласаң, башка сыймаслык хәл!
– Миңа һәрвакыт йөреп укырга туры килде. Тәүдә Меңтал башлангыч мәктәбендә белем алдым. Әйткәндәй, аны Мактау кәгазе белән тәмамлаган бердәнбер укучы булдым. Аннары җиде чакрымдагы Ярмунча сигезьеллык мәктәбенә йөреп укырга туры килде. Унберенче сыйныфны көмеш медальгә Кандраның 2нче урта мәктәбендә тәмамладым.
Мин бик күп укыдым. Китапханә күрше Меңтал авылында урнашкан. Сетка күтәрәм дә шунда китәм. Бер баруда дүрт-биш китап күтәреп кайта идем. Нигездә, татарча китаплар. Кайчак башкортчасы да эләгә. Ул вакытта телләрнең аермасы да сизелми диярлек иде. Туктаусыз уку да рухи дөньямны, карашларымны формалаштыруга үз өлешен керткәндер.
Математика фәне миңа бик җиңел бирелә иде. Башкалары авыр бирелде дип әйтмим, татар теле, әдәбияты кебек фәннәр бәлки җиңелрәк тә бирелгәндер әле, ләкин математикадан, физикадан, химиядән төрле дәрәҗәдә үткән олимпиадаларда катнаштым, җиңеп тә чыккаладым. Өстәвенә, укытучылар да: “Ядро физикасы хәзер бик дәрәҗәле. Әйдә, университетның физика-математика факультетына укырга бар!” – дип үгетли. Шуңа күрә, кая барып, нинди белгечлеккә укырга дип, йокысыз төннәр үткәргәнем булмады.
Бардым. Укырга кердем. Тик белгечлегем “ядерная физика” түгел, ә “ядерная геофизика” булып чыкты. Анысы бөтенләй башка нәрсә икән. БДУда бик җиңел укыдым. Университетны тәмамлау белән мине СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының физика-математика бүлегенә эшкә калдырулары да очраклы булмагандыр, мөгаен. Аңа кадәр үк инде үземне сәләтле программист итеп күрсәтеп өлгергән идем. Эшкә кабул итү белән минем өскә космик тематиканы йөкләделәр. Хәтта Марска очарга тәгаенләнгән җиһан корабының атом-водород реакторына кагылышлы хисаплаулар үткәрүдә дә катнашырга туры килде. Ул эш Мәскәүдәге Королев институты канаты астында башкарылды. Бик күп эш эшләнде. Шуларның нәтиҗәсе буларак, 1975 елда Башкортстаннан иң перспективалы биш галимне Мәскәүгә, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышланган чараларга җибәрделәр. Делегация составында мин дә бар идем.
Ләкин соңыннан эшләр кирегә китте. Иң башта кандидатлык диссертациямнең фәнни җитәкчесе алышынды. Яңасы белән уртак тел табу авыр булды. Кол булырга, кемгәдер баш ияргә теләмәвем нәтиҗәсендә, 1985 елда хезмәт урынымны алмаштырдым – статистика системасындагы фәнни-тикшеренү институтына урнаштым. Шулай итеп, яңа тормыш башланды. Акрынлап шуны аңлый башладым: физика минеке түгел, күңел рухи өлкәгә тартыла икән.
Көннәрдән бер көнне өемә студент чоры буенча ике танышым килеп керде. “Кәрим, – диләр, – Уфада Галимҗан Ибраһимов исемендәге татар мәдәниятен сөючеләр клубы оеша. Син – милли җанлы егет. Әйдә, син дә кил!” “Ярар”, – дидем. Бардым. Беренче җыелышта ук республикадагы татар проблемаларын күзаллавым буенча чыгыш ясадым. Икенчесендә исә мине оешманың җаваплы сәркәтибе итеп сайлап та куйдылар. Татар мәдәниятен сөючеләр клубының ул вакыттагы җитәкчесе искиткеч яхшы, милләтпәрвәр зат Нил Бәдретдинов иде.
Шушы сыйфатта мин 1989 елның 14 гыйнварында узган Башкортстан Татар иҗтимагый үзәген оештыру Корылтаена кадәр эшләдем. Аны, нигездә, үзем әзерләдем. Менә шунда үзем Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең тууы турында тантаналы рәвештә игълан иттем. Резина-техник әйберләр заводының Мәдәният сарае халык белән шыгрым тулы иде. Алар, тәкъдимемне хуплап, дәррәү кул күтәрде. Корылтайда сөйләгән чыгышымның перфокарталарга язылган караламасы әлегә кадәр исән. Менә шуннан китте инде...
– Татар милли хәрәкәте Сез җитәкләгән дәвердә рухи күтәрелеш кичерде. Еллар югарылыгыннан карап, оешманың һәм үзегезнең милли мәнфәгатьләребезне яклаудагы казанышларының иң күренеклеләре дип кайсыларын исәплисез?
– Беләсеңме, милли максатларга дәүләт дәрәҗәсендә ирешүнең ике юлы бар: я хакимият белән берлектә эшлисең, я аны үз мәнфәгатеңдә эшләргә мәҗбүр итәсең. Безгә күпчелек очракта икенче юлны сайларга туры килде. Ләкин моның өчен рәсми хакимиятнең синең белән, оешмаң белән санлашуы, сине яратмаса да, кимендә ихтирам итүе, партнер итеп күрүе кирәк иде. Без моңа ирешә алдык дип исәплим.
Беренчедән, без “Телләр турындагы закон”ның 2000 елларда гына кабул ителүенә ирештек, шулай булмаса, татар телен укыту бүгенгедән дә түбәнрәк хәлгә төшәр иде. Ул законның кабул ителүен 4-5 елга кичектерү зур җиңү булды һәм туган телебезне саклап калды, дип тулы ышаныч белән раслый алам.
Икенче зур казанышыбыз – Уфа “Нур” татар дәүләт театрын ачу. Монда шунысын да истә тотарга кирәк: Уфада татар дәүләт театры ачу кирәклеген белдереп, аерым шәхесләр дә, милли оешмалар да хакимият органнарына хатлар яздылар. Болар барысы да файдага булды, әлбәттә. Әмма хатлар язып кына зур проблемаларны хәл итеп булмый. Хакимият органнары белән турыдан-туры контактка керергә, сөйләшүләр алып барырга кирәк. Без шушы юлдан киттек. Моның өчен иң башта Хөкүмәткә хат яздык. Аннары шуны күтәреп, өйдән-өйгә йөреп, республикадагы иң күренекле шәхесләрнең имзаларын җыярга керештек. Йосыф Гәрәй, Наҗар Нәҗми, Ибраһим Абдуллин, Борис Домашников, Риза Магазов, Радик Сибәгатов кебек күренекле шәхесләр, тәкъдимебезне күтәреп алып, берсүзсез кул куйдылар. Аннары, шушы хатны күтәреп, фикердәш дип санаган кешеләрне ияртеп, КПСС Өлкә комитетының идеология буенча секретаре Әхнәф Дилмөхәммәтов, аннары ул вакыттагы Башкортстан Министрлар Советы Рәисе Марат Миргазәмов янына кердем. Алар да тәкъдимебезгә каршы төшмәде.
Өченче зур казаныш – республика җитәкчелеге белән берлектә 1991 елда – “Өмет” гәзитен, 1994 елда “Тулпар” журналын чыгаруга ирешү, Башкортстан “Китап” нәшриятында татар телендә җыентыклар нәшер итүне җайга салу. Моның өчен шулай ук киңкүләм җәмәгатьчелек фикеренә таянып, хатлар, мөрәҗәгатьләр оештырдык, хакимият бусагасын һичтуктамый таптарга туры килде. Ләкин максатыбызга барыбер ирештек.
Дүртенчедән, 1991 елның июнендә Октябрьский шәһәре янында “Ык елгасы – Берлин стенасы” акциясен оештырдык. Ул фаҗигале язмыш нәтиҗәсендә төрле республикаларга таралган татар белән татар арасындагы ясалма чикләрне, һичьюгы рухи чикләрне юкка чыгару максатын куйган иде. Төрле каршылыклар очраса да, без бу чараны лаеклы итеп үткәрүгә ирештек.
Бишенчедән, соңгы чордагы иң зур уңышларның берсе итеп мин 2016 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан “История татар Западного Приуралья” китабы нәшер ителүен саныйм.
Әлеге көндә икенче һәм өченче томнар өстендә эш бара. Минем төп принцибым – китаптагы һәр тезис документларга нигезләнгән булырга тиеш. Менә әле дә Император Фәннәр академиясе тарафыннан 1795 елда Санкт-Петербургта бастырып чыгарылган патша Иоанн Васильевич Грозныйның Ногай морзалары белән бер-берсенә хатлары өстәл китабыма әверелде. Алар 1558-63 елларны үз эченә ала. Бу хат-грамоталарны укыгач, Алтын Урданың ни өчен җимерелгәнен тагын да ачыграк аңлыйсың. Чәшке тун, шәп ат һ.б.лар өчен бер-береңне сату, донос-шикаять язу, милләтеңнән, динеңнән баш тарту инде ул вакытларда ук таралган булган. Нәкъ бүгенге көн – намусыңны мактаулы исемгә, ялтыравык медальгә алыштыру заманы кебек үк... Заманалар үзгәрсә дә, кешеләр шул ук кала икән...
– Җиңүләр беркайчан да җиңелүләрсез килми бит, Кәрим абый. Сезнең дә тормышка ашмаган хыялларыгыз, максатларыгыз бардыр?
– Шундый гыйбарә бар: “Җиңүләрнең ата-аналары бихисап, җиңелүләр генә ятим”. Чыннан да, алда аталган казанышларның “авторлары” елдан-ел арта гына бара, ә ирешә алмаган максатлар, тормышка ашмаган хыяллар турында искә төшерүче дә юк.
Ирешә алмаган беренче максатым – Татарстанда “Туганнарның сагынган чагы” дип аталган Башкортстан татарлары көннәрен оештыра алмау булды. Әлеге чараны үткәрүдә ярдәм сорап, 1992 елда Татарстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттек. Тиздән аннан Разил Вәлиев имзасы белән хуплау хаты килеп төште. Шуны күтәреп, Башкортстан Министрлар Советы Рәисе Анатолий Копсов янына кереп киттем. Ул әлеге чараны Башкортстан бюджетыннан финанслау турындагы карарга кул куйды. Ләкин бу карар үтәлмәде. Анатолий Яковлевичның кул астындагы чиновниклар, тәгәрмәчкә таяк тыгып, Татарстанда Башкортстан татарлары көннәре үткәрелмәвенә ирештеләр. Бик аяныч, әлбәттә.
Югыйсә, без, 700-800 кеше – Башкортстаннан чыккан татар галимнәре, язучы-шагыйрьләре, сәнгать әһелләре, мәгариф хезмәткәрләре, эшкуарлар, унике төркем булып, Татарстанга өч юнәлештән килеп керергә тиеш идек. Һәр районда тантаналы чаралар, очрашулар үткәргәч, Яр Чаллы шәһәрендә бер төркемгә берләшеп, Казанга юл алырбыз дип ниятләгән идек. Ни кызгыныч, насыйп булмады...
Тормышка ашмаган тагын бер максатым – Уфада “Кыйбла” татар милли-мәгърифәтчелек гәзитен чыгару. Ул татарны күкләргә чөеп мактауга корылган басма булырга тиеш түгел иде, киресенчә, милли җитешсезлекләребезне күрсәтеп, алардан котылу юлларын эзләү-ачыклау бурычын куя иде. 2005 елда мин бу тәкъдим белән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә чыктым. Алардан хуплау алдым, финанс чыгымнарын каплауны да вәгъдә иттеләр.
Уфага кайткач, шәхси предприятие ачып, бухгалтер яллап, эш башладым. Беренче сан тулаем әзер булды, янә икесенең материаллары тупланды. Ләкин Казан... алдады. Конгресстан бер тиен акча да килмәде. Нәтиҗәдә, мин үзем яллаган бухгалтерга берничә ел үз акчамнан хезмәт хакы түләп торгач, шәхси предприятиемне ябарга мәҗбүр булдым. Чөнки акчасыз гәзит чыгару мөмкин түгел иде. Менә шундый “ятим” җиңелүләр дә очраштыргалады тормыш юлымда.
– Кәрим абый, мин Сезнең белән инде 25 елдан артык дустанә мөнәсәбәттә торам. Былтыр бер сөйләшүдә: “Олыгаюның барлык хасиятләренә дә түзәргә була: көч бетүгә дә, чир-авырулар килеп чыгуына да... Ләкин иң аянычы – күгең тоныклана башлау”, – дип аптыраттыгыз. Сездән, һәрчак көр күңелле кешедән, андый сүзләр ишетү гаҗәп тоелды. Әйтегез әле, бу гыйбарәгә нинди мәгънә салдыгыз?
– Күгемнең тоныклана башлавы – йолдызлар сүнүе инде ул. Ә йолдызлар – иң якын дусларым. Аларның кайберләре, сине мәңгелеккә ташлап китеп, бакыйлыкка күчә. Фикердәшем, дустым Нил Бәдретдиновны югалту, мәсәлән, минем өчен уң канатымны югалтуга тиң булды. Арабыздан киткәненә инде егерме елдан артык вакыт үтсә дә, мин аны әлегә кадәр юксынам.
Дус дип санап йөргән кешеләреңнең хыянәтен күрсәң дә, аларга ышанычың югалса да сүнә ул йолдызлар. Тормышымда андыйлар да күп булды. Менә шуңа күңел күгең тоныклана да инде...
Аннары, соңгы елларда кешеләр бер-берсеннән читләшеп, үз дөньясына бикләнеп яши башлады. Эчкерсез аралашу, рәхәтләнеп көлешеп, сөйләшеп кич утырулар җитми. Дустың исән-сау, аның белән сүзгә дә килмәгәнсең, ләкин күңелеңдә инде аның йолдызы сүнгән яисә пыскып кына яна. Ә яңа дуслар бу яшьтә бик сирәк өстәлә. Менә шундый хәлләр...
– Ярар, тормышка ашмаган хыяллар, сүнгән йолдызлар турында сөйләшүебезне шушы урында туктатып, күңеллерәк өлкәгә күчик әле. Сезнең электән борынгы тәңкәләр җыю – нумизматика белән шөгыльләнүегезне беләм. Коллекцияләрегез белән дә танышырга туры килде. Әле бу шөгылегезне дәвам итәсезме?
– Мин борынгы акчалар җыю белән инде мәктәп елларында ук шөгыльләнә башлаган идем. Ул вакытта алар урамда да, иске йорт нигезләрендә дә, бакчада да табыла иде. Яшьлеккә аяк баскач та бу шөгылемне ташламадым. Зур гына коллекция тупланды. Ләкин бу чорда мин тәңкәләрне чорына, дәүләтенә карамыйча, барысын бергә җыя идем. Соңгы өч-дүрт елда бары тик борынгы дәүләтебез – Алтын Урдага караганнарын гына туплый башладым. Аларны Интернет аша башка нумизматлардан сатып алам яисә үземнекеләргә алмашам. Тәңкәләр аша халкыбыз тарихын да җентекләп өйрәнеп була.
Менә, мәсәлән, тарих дәреслекләрендә “Дмитрий Донской урыс кенәзлекләрен Алтын Урда изүеннән азат иткән” дип язарга яраталар. Сафсата бу! Беренчедән, бернинди изү дә булмаган, урыслар рәхәтләнеп үз телләрендә сөйләшкән, үз диннәрен тоткан. Чиркәүләр һәм монастырьлар һәртөрле салымнардан азат ителгән. Икенчедән, 1380 елгы Куликово кыры сугышыннан соң да (әгәр ул чыннан да булган очракта!) Дмитрий Донской кенәзлеге белән Алтын Урдага вассаллык мөнәсәбәтендә торудан туктамаган. Моны аның заманында басылган тәңкәләр дә раслый. Эш шунда: Туктамыш хан вассалы Дмитрий Донскойга үз халкы өчен “удельный деньга” бастыру хокукын бирә. Тәңкәләрнең бер ягына кириллица белән урыс телендә язу урнаштырылса, икенче ягында гарәп графикасында “Әл-солтан, әл-гадел, Туктамыш хан, аның идарәсе озаклардан-озак булсын” дигән мәгънәдәге язма урнаштырыла. Шулай булгач, урыс кенәзлекләренең мөстәкыйльлек алуы турында нинди сүз алып барырга мөмкин?!
Гомумән, Алтын Урдада барлыгы 42 хан булуы мәгълүм. Аерым чорларда хәтта бер-берсенә көндәш икешәр хан да тәхетне биләгән. Һәркайсы үз акчасын чыгарган. Ханлыкның чәчәк ату чоры Үзбәк хан һәм аның улы Җанибәк хан хакимлек иткән дәвергә туры килә. Аннан соң, XIV гасыр урталарында, хәл катлаулана, төрле низаг-фетнәләр куба, Урда – башта икегә, аннары инде бөтенләй вак ханлыкларга таркала. Тәңкәләр, телсез булсалар да, әнә шул вакыйгалар турында сөйли. Өйрән, гыйбрәт ал!
– Фәһемле һәм кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Кәрим абый! Күңел күгегез беркайчан да тоныкланмасын, анда янучы йолдызлар беркайчан да сүнмәсен! Тагын бер тапкыр күркәм юбилеегыз белән!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әңгәмәләште.





Басып чыгарырга



Ленин бабай туган көн
23-04-2018 :: Шәхес
Ленин бабай туган көн
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»