Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Халыкка хезмәттә йөзмәктә…

12.04: Халыкка хезмәттә йөзмәктә…

Халыкка хезмәттә йөзмәктә…Уфадагы 3нче җәмигъ мәчет, “Хәсәния” мәдрәсәсе һәм аны оештыручы Мөхәммәтсабир Хәсәни хакында.

Мәдрәсә – мөселманнарда урта һәм югары класслары булган дини уку йорты. Идел буе Болгарстанында беренче мәдрәсәләр Х гасырларда барлыкка килә. Уку, сабак бирү, әңгәмә, монзара (диспут), Коръән һәм башка дини китапларны өйрәнү һәм ятлау рәвешендә алып барыла. Мөселман хокук фәне (фикъһ), Ислам дине фәлсәфәсе нигезләре, мантыйк (логика), хәдисләр, каллиграфия, гарәп, фарсы телләре һәм башка фәннәр укытыла.


XVIII-XIX гасырларда күп мәчетләр янында мәктәпләр һәм мәдрәсәләр ачыла. Аларда гарәп алфавиты нигезендә татар телендә укырга һәм язарга өйрәтәләр. Шуңа күрә татарлар арасында укый-яза белүче кешеләр саны башка халыкларга караганда күбрәк була.
XIX гасырның азагында яңа ысул белән укыта торган җәдитчә мәдрәсәләр барлыкка килә. Аерым җәдит мәдрәсәләрендә дин белән бергә дөньяви фәннәр: математика, физика, астрономия, гигиена (медицина элементлары белән), этика, һәм психология, география, тарих һәм башка фән­нәр, кайбер Шәрекъ һәм Көн­батыш Европа телләре укытыла. Укыту, кагыйдә буларак, 4 баскычка бүленә: башлангыч (ибтидаия), урта (рөшди), уртадан югары (игдадия), югары (галия). Мәдрәсәләр җәмәгать хисабына яки байлар иганәсенә яши. Зур мәдрәсәләр өчен (“Буби”, “Галия”, “Хәсәния”, “Гобәйдия”, “Госмания”, “Ка­сыймия”, “Мәрҗания”, “Мөхәм­мәдия”, “Хөсәения”) уку-яшәү биналары төзелә. Мәдрәсәләрдә бирелгән белем гимназиядәге белем дәрәҗә­сенә тиңләшә. Кайберләрендә ул югарырак та була. Күп кенә билгеле әдип­ләребез һәм галимнәребез шушы мәдрәсәләрдә белем алган.

Мөхәммәтсабир Хәсәни
Түбәндә сүзебез Уфадагы 3нче җәмигъ мәчет, мәгърифәт учагы “Хәсәния” мәдрәсәсе һәм аны оештыручы, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог Мөхәммәтсабир Хәсәни хакында.
Ул 1865 елның 15 февралендә Самара губернасы Богырыслан өязе Надир-Бакый авылында дөньяга килгән. Мөхәммәтсабир Хәсәнинең ата-бабалары кем булуы турында Ризаэтдин Фәхретдин болай дип язган иде: “...Хәсән бине Мортаза Казан әтрафында Байрәкәгә күчеп килгән Мортазаның угылы булып, Бәйрәкә­дә дөньяга килгән. Андан Богырыслан мозафәте (өяз, төбәк) Надир-Бакый авылына килеп, балалар укытып торган. 1223/1808 елларда вафат иткән, диләр. Хатыны Фатыйма бинте Мирсалим Бөгелмә мозафәте Ками-Исмаил авылындан төшкән. Угыллары: Хәбибулла, Фазлулла, Рәхмәтул­ла, Мөхәммәд­җандыр. Мө­хәммәдҗан бине Хәсән Урманай авылында Габделгазиз бине Хәбибулла хозурында гыйлем тәхсыйль итеп (белем алып), Бакый авылында ата­сының мәктәбен ихйа кылды (терегезде, яңадан аякка бастырды) вә шәкерд укытты. Мәншүрле (таныклыгы булган) имамлар тарафың­дан җәберләр күрү сәбәбле, укытудан тукталып, сәүдә кәсебенә кереште вә 1312/1895 тарихы 25 рәҗәбтә (шәркый 11 гыйнвар) вафат булды. Бу урындагы Газизҗан­дан башка Мөхәммәдзакир, Мөхәм­мәдсабир исемендә угыллары бар. Монлар­ның әүвәлгесе Бакый авылында вә соңгысы Уфа шәһәрендә өченче мәсҗед хозурында имамлар”.
Мөхәммәтсабир Хәсәни үсмер вакытында Троицкига килеп, 4нче мәчет каршындагы Җәмалетдин бине Сөбханкол әл-Казанлының мәдрәсә­сенә укырга керә. Остазының вафатыннан соң ул Зәйнулла бине Хәбибулла Рәсүли әл-Нәкышбәнди (1833-1917) хәзрәтнең “Рәсүлия” мәдрәсәсенә күчә һәм бер үк вакытта урыс башлангыч мәктәбен дә тәмамлый. Шунда ук берничә ел мөдәррислек иткән. Ул Зәйнулла ишан Рәсүлинең мөриде була.
1889 елның 29 гыйнварында Уфаның Нижегородка бистәсе мөселманнарыннан унбиш кеше Диния нәзарәтенә түбәндәге эчтәлекле мөрәҗәгать юллый:
“В Оренбургское магометанское Духовное собрание
Нижеподписавшиеся горожане города Уфы, Нижегородской слободы Прошение
По случаю отдаленности 1-й каменной и 2-й деревянной мечетей города Уфы и значительного увеличения мусульманского населения, с проведением железной дороги, крайне необходимо построить в Уфе третьей соборной мечети. Так как существующие мечети не вмещают всех молящихся.
В виду сего имеем честь покорнейше просить Магометанское духовное собрание исходатайствовать у города пустопорожнее дворовое место, находящееся в 4-й города Уфа, на углу по Большой Кузнецкой и спиной улиц, против кузницы, для постройки на нем 3-й каменной соборной мечети. При чем присовокупился сем, что означенную мечеть мы желаем построить на свои собственные средства, и о последующем распоряжении нам объявить.
Января 29 дня 1899 года”.

Фәнүз Хәбибуллин.

(Дәвамы бар).



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Ленин бабай туган көн
Вчера, 11:31 :: Шәхес
Ленин бабай туган көн








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»