Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Мәтәүбашның рухи терәге

27.08: Мәтәүбашның рухи терәге

Мәтәүбашның  рухи терәгеТирән тамырлы нәселдән булган Нур хәзрәт Яркәев акыллы сүзе белән дә, изге эш-гамәлләре белән дә якташларының күңеленә дәва-сихәт иңдерә.

Авылны авыл итеп нәр­сә яшә­тә? Әлбәттә, халкы­ның эш­сөярлеге һәм бул­дык­лылыгы, гаме һәм чәме, тәртибе һәм тәр­биялелеге. Тагын гармун чыңы һәм моң, дин һәм рух... Менә шушы кадерле кыйммәт­ләр сагында торучы, аларны керсез чык тамчысыдай халкы кү­ңе­ленә иңдерүче чын имамнары – рухи таянычлары булган авыллар, чын мәгъ­нә­сендә, бәхетле. Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылы да шул бәхет­леләр исә­бендә. Чөнки аның исеме үк күп мәгънәгә ия, олы җанлы имамы – Нур Яркәев бар.


Кечкенәдән йөрәгенә салынган

Бүгенге көндә авылдаш­ларының гына түгел, якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең дә зур ихтирамын казанган имам Нур Яркәев 1956 елның 29 августында никах белән кушылган һәм тормышларын Аллаһ кушканча алып барган Минсафа Әвис кызы белән Хәмдетдин Сәях улының тату гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Сүз дә юк, ике кыздан соң малай туу аларның болай да күркәм тормышын тагын да мәгънә­ле­рәк, нурлырак итә һәм алар әти­сенең әнисе Газизә әбекәй киңәше белән аңа Нур дип исем кушалар.

Нур, башка авыл малайлары кебек үк, кыш урамда кар бәре­шеп, җәй Мәтәү елгасы буенда уйнап, су коенып үсә. Теләп ху­җалык эшләрендә булыша, китап укырга ярата. Зиһенле, кызыксынучан малай мәктәптә һәрчак яхшы укый, пионер эшләрендә катнаша. Әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны, ике – Дан һәм бер Ватан сугышы орденнары кавалеры Хәмдетдин Сәяхетдин улы – авылның ихтирамлы кешесе була, дин тыелган заманнарда да мулла вазыйфаларын үти, биш вакыт намазын калдыр­мый. Башка малайлардан һәм укучылардан аермалы буларак, Нур да, апалары кебек үк, һәр иртәне әти-әнисенең намазга торуын, Рамазан аенда ураза тотуын күреп, изге Коръән аятьлә­рен, догалар­ны күңеленә сеңде­реп, гаиләдә яшәгән милли һәм дини гореф-гадәтләрне ихтирам итеп үсә, Гает бәйрәм­нәрен шатланып каршы ала.

Мәтәүбаш сигезьеллык мәк­тә­бен тәмамлагач, Нур Хәм­дет­дин улы Бәләбәй авыл хуҗа­лыгын электрлаштыру һәм механикалаштыру техникумында укый. Совет Армиясенә алына. Хезмәтен тутырып кайткач, ул чакта “Авангард” исемен йөрткән туган колхозында эшли башлый. Җитәкчеләр ихтирамлы, җавап­лы егетне тиз күреп ала. Кол­хозның баш энергетигы Мөнәвәр Зәйруллин каты чирдән дөнья белән хушлашканда үзе урынына Нур Яркәевны куюны әйтеп калдыра. егет аның эшен намус белән дәвам итә, читтән торып Башкортстан авыл хуҗа­лы­­гы институтында гыйлем эсти.

Ә 1993 елдан Мәтәүбаш авыл Советы рәисе булып эшли башлый. Нәкъ шушы елларда авылга газ кертү киң колач ала, бүген һәр йортта зәңгәр ягулыктан файдалана алуларында Нур Хәмдетдин улының да тырышлыгы зур. Газ кертергә өстән биргән план рәиснең алдан кү­рүчәнләге, тырышлыгы белән арт­тырып үтәлә. Газ кертер өчен байтак акча таләп ителә. Ә авыл кешесенең, аеруча пен­сиядәгеләрнең, андый акча­сы кайдан булсын?! Нур Хәмдет­дин улы өйдән-өйгә йөреп, мөмкинлек барында ничек тә газ кертеп калдырырга өнди, эш өчен хакны бүлеп түләү хәс­тәрлеген күрә. Көненә ике, хәтта өчәр тапкыр район үзәге Бәлә­бәйгә барырга туры килә аңа. Авыл халкы вакытында газ кертеп кала алганы өчен бүген дә аңа рәхмәт укый.

Авыл бит ул зур бер гаилә шикелле, ә рәис – бөтен нәрсә өчен җаваплы гаилә башлыгы: исәннәрнең кадерен белергә (авыр тормыш хәлендәгеләргә мат­ди һәм рухи ярдәм күрсә­тергә, күперләрне, юлларны, чишмә-инешләрне тәртиптә тотарга...), үлгәннәрнең каберен белергә (зиратны, каберлек­ләр­не чистартып, койма-киртәләрен яңартып, буяп торырга, хәтер кичәләре үткәрергә һ.б.) ягъни авыл җаны сүнмәсен-сүрел­мә­сен өчен берөзлексез куз өстәп торырга ки­рәк. Һәр кешенең кү­ңел ха­ләте, һәр гаиләнең татулыгы аеруча мөһим. Сабыр холыклы, тыйнак рәискә гаилә тормышын җайга салу җәһәтен­нән дә, бүтән төрле киңәшләр сорап та, эч серлә­рен сөйләргә дә авылдашлары эш вакытында гына түгел, кичке якта да еш килә, хәтта төнлә килгән чаклары да булгалый. Ул үзе дә кабинет саклап утыручылардан булмый: авылга еш чыга, әле бер урамда, әле икенче урамда күренә, йә авырып киткән авылдашы, йә ялгыз көн күргән әбекәйнең хәл-әхвәле белән кызыксына. Тә­кәб­берлекнең ни икәнен дә бел­мәгән гадел хезмәткәрнең эшен­нән авыл халкы бик разый була. Тик тормыш, син дигәнчә, ал да гөл генә бармый шул, аның үз сынаулары. Авылдаш­ла­ры­ның кайгы-көенечләрен якын алгангамы, Нур Хәмдетдин улының сәламәтлеге какшый. Инде үзе шикелле ипле-әдәпле укытучы кыз Зөлфиягә өйләнгән, ике малай үстергән, төп нигездә тәрәзәләре көлеп торган йорт салган, үзләре белән кадер-хөрмәттә яшәгән әти-әнисен Ислам дине кушканча тәрбияләп соңгы юлга озаткан, үзенә дәва­ханә юлын шактый таптарга, берничә мәртәбә операция өстә­ленә ятарга туры килә. Шулай итеп, тугыз ел эшләгәннән соң Нур Хәмдетдин улы авыл Советы рәисе вазыйфасыннан ки­тә. Ә халык: “Картәтиеңнең, әтиең­нең эшен дәвам ит, әйдә, дини йолаларны үтәүне үз өс­теңә ал”, – дип сорый. Шулай итеп, кечкенәдән Аллаһының барлыгы һәм берлеге йөрәгенә салынган Нур Хәмдетдин улы авыл халкын асылыбызга кайтаруны, ислам дине тәгълимат­ларын өйрәтүне һәм шулар ни­гезендә тәрбияләүне максат итеп куеп, тагын да җаваплырак имам вазыйфасын башкарырга тотына.

Безнең Нур хәзрәт

Яратып, зурлап, аның хакында яхшы сүз әйтми калмый авылдашлар, туганнар. Ихлас яраталар аны, чөнки ул авыл халкының ышанычын һәрдаим аклап тора. Әтисе, авыл мулласы Хәмдетдин Сәях улы үрнә­гендә, өч яшеннән ул укыган до­галарны ишетеп, дини тәрбия алып үскән, зур тормыш тәҗри­бәсе туплаган, 475 еллык укытучылар династиясе вәкиле Нур Хәмдетдин улы ислам дөнья­сының, диненең нечкәлек­ләрен, рухи мәдәният тарихын, әдәп, әхлак мәсьәләләрен бөтен тирән­легендә өйрәнер өчен башта Октябрьскийда өч ел мәдрәсәдә укый, аннары Уфадагы Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Ислам институтында биш ел гыйлем алып, дипломлы имам булып чыга. Гыйлемле, гадел, җаваплы имам 2001 елдан бирле Мәтәүбаш авылында менә шушы үтә нечкә вазыйфаны йөрәге кушканча, намус белән башкара. Яшьләргә никах уку, балага исем кушу, соңгы юлга озату кебек кеше гомерендәге мөһим чорларга бәйле дини йолаларны җиренә җиткереп үти, Ураза һәм Корбан бәйрәмнә­ренең тиешенчә һәм күркәм оештырылуына ирешә. Андый чараларга, Коръән мәҗлесләренә нәкъ менә аны чакыру өчен мә­тәүбашлылар гына түгел, бөтен тирә-як авыллардан чират торалар. Ул бервакытта да баш тартмый: махсус блокнотына көнен, сәгатен язып куя, төгәл вакытына килеп җитә. Моңлы мәкаме, ягымлы тавышы белән тиешле Коръән аятьләрен укуыннан, эчтәлеген аңлатуыннан, мәгънәле вәгазеннән мәҗлестә­геләр бик канәгать кала, күңел­ләренә җиңеллек, рәхәтлек ала. Миңа калса, чын, заман таләп иткән имам нәкъ аның кебек: намуслы һәм җаваплы, гыйлемле һәм ихлас, сабыр һәм тыйнак булырга, һәркем белән уртак тел таба белергә, кешеләрне, яшәүне яратырга тиеш. Нинди генә хәлдә дә Нур хәзрәт тавышын күтәрмәс, ә бәлки тыныч кына, кеше күңеленә хуш килерлек итеп яхшылап аңлатыр, кирәген төшендерер.

Заманында Мәтәүбаш авылында ике мәчет булган. Әмма алар, ул чактагы имамнарның исемнәре, кызганычка каршы, болганчык еллар корбаннары булып, тарихта гына калган. Ниһаять, узган гасырның 80-90нчы елларында илдә дини яңарыш башлангач, 2007 елда шушы авылдан чыккан билгеле шәхес – Бөек Ватан сугышы ветераны, бөтен гомерен урманчылык эшенә багышлап, зур казанышларга ирешкән, бүгенге көндә дә исән-сау, тиздән 96 яшен тутырачак Якуп Юныс улы Әюповның Уфада яшәүче улы, ул вакытта “ЖилКомСтрой” сервисының генеральный директоры булып эшләгән Зөфәр Әюповның башлангычы һәм акчалата ярдәме белән яңа мәчет салу эше башланган иде. Авы­лыбызның күрке һәм изге йорты булачак бу мәчет әлегә салынып бетмәсә дә (чөнки ул шәһәр­ләрне бизәрдәй зур), айлы биек манарасы әллә кайдан күренеп тора, әле үк авылдашларны изгелеккә, әдәп-әхлакка өнди. Аны аякка бастыруда чит­тә һәм авылда яшәгән күп авыл­даш-ларның, шул исәптән акчалата аеруча зур ярдәм күрсәткән Илшат Биккининның, Розалия Акбашеваның өлеше һәм, иң беренче чиратта, Нур Хәмдетдин улының тырышлыгы зур. Бу тырышлык артында күпме эш-мәшәкать, уйлану-сөйләшүләр, материаллар, эшче көч эзләп оешмадан оешмага чабуларны ул үзе генә беләдер. Азга калган эш тәмамланыр һәм мәчет ачу тантанасын күрер көн килер дип өметләнә Мәтәүбаш халкы. Нур Хәмдетдин улы, мәчет эшләми дип тормый, гает намазын мәк­тәп­тә уздыра, дини йолаларны җиренә җиткереп үти. Вафат булганнарны соңгы юлга озату, якыннарының кайгысын уртаклашу, женаза уку кебек җиңел булмаган йолаларны нәкъ аның башкаруын тели­ләр, чөнки ул булган җирдә, ул үтәгән эш-гамәлдән, ул сөй­ләгән сүздән кешеләр җанна­рына тынычлык ала, җиңеләеп китә. Гомумән, үзенең яшәү рәвеше белән халыкны тәрбияли имам: ул урамнан үтеп киткән чакта хәтта салмышлар да аның кү­зенә чалынмаска тырыша.

Аннары Мәтәүбашта бик озак еллар күпләр оныткан бик матур йола яшәп килә. Язгы чәчүгә төшкән көнне яше-карты, бала-чага кырга чыга, тәүге буразналарга йомырка тәгәрәтер алдыннан юмарт җир, җыелган халык Нур хәзрәтнең тирән эчтәлекле вәгазен тыңлый. Ул ягымлы тавышы белән азан әйтеп, Җир-ана куенына тәүге орлыкларны чәчә. Изге йоланың кадерен белгән “Чулпан” җәм­гыя­те җитәкчесе Урал Нәбиул­лин­ның үтенече белән оештырыла бу.

2012 елда күрше Тузлыкуш авылында Бәләбәй шәһәре һәм районы хакимиятенең элекке башлыгы, тумышы бе­лән шушы авыл егете Риф Га­зизовның ты­рышлыгы белән салынган мәчет ачылгач, Нур Хәмдетдин улы һич авырсынмыйча, кышкы буран, көзге яң­гыр дип тормый, җомга саен үз машинасында монда килеп, теләгәннәргә га­рәп теле графи­касын, ислам дине нигезләрен өйрәтә башлый. Бу саваплы эшен ул бүгенге көндә дә дәвам итә. Аның дәресләренә мәчеткә йөргән шәкерте, Башкортстан­ның атказанган укытучысы, хаклы ялдагы Рәсимә Фазлетдинова шулай ди.

– Ходай Тәгаләнең пәйгам­бәре дәрәҗәсендәге кеше ул Нур хәзрәт, аның сөекле улы. Әти-әнисе бик белеп Нур дип исем кушкан, аның йөзеннән дә, күзләреннән дә нур бөркелә, ул әйткән сүзе, килеш-килбәте белән күңелләрне дәвалый, сихәтли. Бөтен булмышы иман белән төрелгән. Аллаһы Тәгалә­нең бер бүләге булган Нур Хәмдетдин улы халкы өчен туган изге җанлы кеше. Гомумән, киң билгеле, тирән тамырлы Яркәев­лар нәселе Ислам дөньясы эчендә ул. Мин Нур хәзрәткә чиксез рәхмәтлемен. Ул безгә, шәкертләренә Ислам дөньясын ачты, күп нәрсәләр өйрәтте һәм өйрәтә: башта дәрес үткәрә, ә аңа шулкадәр әзерләнеп килә, аннары җомга намазына басабыз. Соңыннан һәркайсыбыздан Коръән аятьләрен укыта, сорауларга җавап бирә, сүзләрнең әйтелешенә, тавыш куелышына, барысына да игътибар итә. Хәзер мин һәр иртәне Коръән китабын укудан башлыйм, Ал­лаһка шөкер, инде берничә мәр­тәбә укып чыктым, Ходай код­рәте беләнме, аннары эшләрем­не дә җиңел генә эшләп куям.

Аллаһ урнаштырган тәртип белән

Кайчандыр бер чыганактан укыган юллар искә төште. “Аллаһ куйган тәртипне кешеләрнең кү­бесе кабул итми, адәм бала­ла­рының гомере бәрелеп-сугылып, һаман нидер эзләнеп, өзгәләнеп, бәхетсезлектә үтеп китә... Кеше­ләрнең бик азлары гына үзләрен барлыкка китергән Аллаһка буйсынып, Ул урнаштырган тәртип белән яши”. Яркәевларның яшәү рәвеше нәкъ менә Ул, Аллаһ, урнаштырган тәртип белән, дип икеләнми әйтергә була. Бу аеруча аларның бер-берсенә бул­ган матур мөнәсәбәтендә, гаять туган җанлы булуларында ачык чагыла. Бертуганның өчесе дә, матур гаилә үрнәге булып, туган авыллары Мәтәүбашта яшиләр. Дөрес, олы апалары Әдибә Ха­җиева ерак Балтач районында гомер кичерә иде, әмма тормыш иптәше мәрхүм булгач, туганнар киңәшләшеп, бергә җи­ңел­рәк булыр дип, аны Мәтәү­башка кү­черделәр. Авылның тәүге укы­тучысы Кашафетдин Фаз­лет­диновның нигезен саклап, шунда йорт салып яшәгән аның улы, инде бакыйлыкка күчкән, шулай ук “Авангард” колхозы рәисе, тарихчы буларак, үзе турында якты истәлек калдырган Айрат Кашафетдин улының өен сатып алырга насыйп була аңа. Балтач районында укытучы булып эшләп абруй казанган, Русия Федерациясенең мәгариф алдынгысы тормыш иптәше Нурулла белән мәрхәмәтле бер ул, бер кыз үстергән Әдибә апа бүгенге көндә туганнарына көн­дәлек эшләрендә ярдәм итеп, күркәм тормыш белән яши. Кайткан, кергән һәркемгә йөзе ачык, сый өстәле әзер аның. Инде шактый олы яшьтә булса да, хәтере искиткеч яхшы, зиһенле: дөньяви һәм дини китапларны су кебек эчә, белмәгән сүрәсе, белмәгән догасы юк. Республика дәрә­җә­сендә уздырылган Коръән уку конкусларында призлы урыннар яулый. Икешәр юга­ры белемгә ия улы Азат бе­лән килене Айгөл Уфада җа­вап­лы эшләр башкара. Корбан бәйрәмнәрендә кайтып, корбан чалып, якыннары белән бәй­рәм шатлыгын уртаклашалар.

Әдибә апаның кызы Найлә, шулай ук, югары уку йорты тәмамлап, Бәләбәй шәһәрендә мәктәп-интернатта урыс теле һәм әдәбияты укыта, республика дәрәҗәсендә уздырылган Шәҗә­рәләр конкурсында, укытучы Яркәевлар династиясенең нәсел агачын өйрәнеп һәм төзеп, аны яклап, икенче урын яулады. Бу тирән тамырлы нәселнең ничә буын вәкилләренең мөгаллим­нәр, имамнар, укытучылар, ос­таз­лар булуы үзе үк Ходай Тә­галәнең кодрәте беләндер ул.

Нур Хәмдетдин улының икенче апасы, Башкортстанның мә­гариф алдынгысы Габидә ханым һөнәре буенча да, булмышы буенча да укытучы. Гомере буе Мәтәүбаш мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытты, озак еллар мәктәп директоры булып эшләде. Нәфис сүз остасы буларак, мәктәптә, авылда ягымлы тавышы, матур әдәби теле белән ул үткәргән, алып барган бихисап чаралар – авыл бәйрәмнәре, әдәби кичәләр әле булса күңел­не җылытып, яктыртып тора. Олысын-кечесен бергә җыйган бу бәйрәмнәрдә күпме кеше фәһем, гамь алды, күңелен баетты. Габидә ханым моңлы тавышы белән халык җырларын башкарып та авылдашларының җанын иркәләде. Элемтәче булып озак еллар эшләгән, шулай ук җаваплылыгы, холык-фигыле белән авылдашларының ихтирамын яулаган тормыш иптәше Искәндәр белән алар бер ул, бер кыз үстерделәр, аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырдылар.

Уллары Илдар Бөгелмәдә малайлар лицее директоры буларак, бу уку йортының эшен оеш­тыргач, Казанда 7нче лицей-интернатта директор урынбасары булып эшли. Һөнәре буенча шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илдар Искәндәр улы — Мәскәүдә узган Бөтенрусия конкурсында милли телләр укытучылары арасында икенче урынны яулаган мөгал­лим, тормыш иптәше Лилия бү­ләк иткән өч сабыйга үрнәкле әти.

Кызлары Галия, шулай ук, югары белемле укытучы, бүгенге көндә өч баласына изге Әни вазыйфасын җиренә җиткереп үти.

Ә Нур белән Зөлфия гаилә­сендә, әйткәнемчә, бер-бер артлы ике егет үсте. Бүгенге көндә, икесе дә Уфада югары уку йортларын тәмамлап, һәркайсы үз өлкәсендә күңел биреп эшләп йөриләр. Айдар — “Рослесинфорг” агентлыгында инженер, ә Азамат исә Республика башкорт лицей-интернатында математика һәм информатика укыта. Икесе дә ураза тота, биш вакыт намазны калдырмыйлар.

Бу өч гаилә дини бәйрәмнәр­не бергә уздыруга, туган-тумачалар белән аралашуга, барып хәлләрен белүгә зур игътибар бирә; печән хәзерләү, мунча салу, умарта карау, бәрәңге утырту һәм казу кебек эшләрне бергә башкара. Өч гаиләдә дә, хәтта оныкларга кадәр, ураза тоталар. Шик юк, шушындый тәр­­типле, мәгънәле мохиттә үскән яшь буын Яркәевлар да, бөтен җаны-тәне белән Аллаһ кушканча, әти-әниләре яшәгәнчә яшәргә әзерләнә.

Менә шулай, Яркәевлар нәсел-нәсәбенең кайсы гына вәкилен алсаң да, ул әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек сыйфатларына ия, яхшылык, итагатьлелек, кешелеклелек, намус кебек бик күп күркәм сыйфатларны эченә алган дингә карата зур ихтирам йөрткән гыйлемле кеше.

Авыл тормышын балкытып

Быелгы ел Зөлфия Миңне­гали кызы белән Нур Хәмдетдин улы Яркәевлар гаиләсе өчен истәлекле даталарга бай булды. Март аенда Мәтәүбаш мәктә­бендә чит телләр укытучысы, ди­ректор урынбасары, Башкорт­станның мәгариф алдынгысы Зөлфия Яркәевага 55 яшь тулды һәм аны яраткан укучылары, укытучылар коллективы шушы гомер бәйрәме белән ихлас котлады, әллә күпме мактау кәгазь­ләренә Бәләбәй районы хаки­мия­тенең тагын бер почет грамотасы өстәлде. Энциклопедик белемгә ия, укытучыны мәктәп­нең тоткасы дип юкка гына әйт­миләр.

Балалар тәрбияләп, авыл тормышын, мәчет салуны хәс­тәр­ләп, еллар агымсудай аккан да аккан. Нур Хәмдетдин улына да шушы көннәрдә 60 яшь тула.

Ә күптән түгел алар бөтен авыл тормышын балкытып, кече уллары Азаматка туй уздырды! Мул сыйлы һәм бик күпләрне кунакка дәшкән бу яшьлек, мәхәббәт туе бик күңелле үтте! Уен-көлкегә, җыр-биюгә, яхшы сүзгә, изге теләкләргә, матурлыкка корылган эчкесез тантананы тартма-тартма аракы чыккан, минут саен “Әче!” дип кычкырган туйлар белән чагыштырырлыкмы соң?! Килен төшерү йоласы тәгъбир әйтүдән башланса, туй табыны изге Коръән сүзеннән башланды. Азамат кә­ләшне дә сайлый белгән, Благо­вар төбәгенең ипле, чибәр кызы­ның исеме дә Җәннәт. Кәләш белән кияүнең матурлыгы, җыр-биюгә осталыгы бер сокландырса, туйга килгән дус­ларының – Уфада бергә укыган, бергә эшләгән яшьләрнең үзләре шикелле үк тәртипле-тәрбияле, җор һәм нәфис сүзле, оста булулары, туйны чын мәгъ­нәсендә затлы чара дәрәҗәсенә күтәрү­ләре, икенче көнне иртәнге намазга басулары тагын таң калдырды. Аллаһка шөкер, алтынга тиң яшьләребез бар.

Нур Хәмдетдин улы кечкенә балаларны бик ярата, апалары­ның оныкларын тезенә утыртып, сөеп ала, хәлләрен сораштыра, бер дә бетми торган сорауларына җавап бирә. Шушы затлы нәселнең затлы дәвамчысы булырдай сабыйлар алып кайтып, әти-әниләрен сөендерсен иде Азамат белән Җәннәт. Амин.

Зәйфә Салихова,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат хезмәткәре.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Әдипнең aвтографлары
16-02-2017 :: Шәхес
Әдипнең aвтографлары
Фән күгендәге йолдыз!
16-02-2017 :: Шәхес
Фән күгендәге йолдыз!
Әдипнең  автографлары
9-02-2017 :: Шәхес
Әдипнең автографлары
Көрәшчеләр  затыннан
9-02-2017 :: Шәхес
Көрәшчеләр затыннан








Новости русской версии сайта

Яңа номер

21 (25025)

от 21 февраля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»