Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Алсалар да күземне, бирмәдем мин сүземне...

28.01: Алсалар да күземне, бирмәдем мин сүземне...

Алсалар да күземне, бирмәдем мин сүземне...Башкортстанның халык чәчәне Фәррах Дәүләтшиннның тууына — 130 ел.

Халкыбыз элек-электән чәчәннәр үстергән. Алар халыкның тормышын, гореф-гадәтләрен яхшы белү өстенә, телгә үткер, сүзгә тапкыр, әйтемнәргә бай булган. Чәчәннәр халыкның күңелен ачучы да, киңәшче дә, кирәк вакытта яклаучы хезмәтен дә үтәгән.

Фәррах Дәүләтшин – Башкортстан чәчәннәре арасында яратып тыңлана һәм укыла торган җырчы-бәетчеләрнең берсе. Белгечләр аны хаклы рәвештә казак җырчысы Жамбул Жамбаев, урыс сказительницасы Анна Барышникова белән янәшә куя.

Халык чәчәненең юбилее уңаеннан әлеге мәкаләне әзерләгәндә Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең фәнни архивында булып, Фәррах Дәүләтшинның әсәрләре белән таныштым. Халык чәчәненең архивы (татар, башкорт, урыс телләрендә латин, кириллица белән кулдан язылган һәм машинкада басылган шигырьләре, бәетләре, әкиятләре, башваткычлары, автобиографиясе, “шәхси листогы”, Гайнан Әмиригә хаты) фәнни архивка 1988 елда тапшырылган һәм 2010 елда эшкәртелгән. Тасвирлама ике өлештән, 26 “эш”тән тора. Кызганычка каршы, Фәррах Дәүләтшинның күп кенә җырлары, бәетләре вакыт үтү белән аның тарафыннан онытылып та калган, кайберләре язылып алынмаган...

Шулай ук, Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә, Башкортстан дәүләт китап палатасында (матбугат архивы) булып, халык чәчәненең “Сүз табучы сукыр Фәррах әңгәмәләре” (1928), “Йырҙар һәм бәйеттәр: Орденлы халыҡ йырсыһы Фәррах йырҙары һәм бәйеттәре” (1939), “Сәсәндең кәңәштәре” (1947), “Сәсән тауышы” (1967) дигән китаплары, аның турында гәзит-журналларда дөнья күргән мәкаләләр белән таныштым.


Биш яшемдә бишек тирбәттем

1939 елның 8-10 февралендә тутырылган “шәхси листогы” һәм автобиогра­фиясеннән күренүенчә, Фәррах Дәүләтшин 1887 елның 18 гыйнварында (яңа стиль буенча 31 гыйнвар) Уфа губернасы Бөре өязе (әле Башкортстанның Дүртөйле районы) Иске Уртай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Фәррах туган вакытта әтисенә — 60, әнисенә 18 яшь була. Язмыш Фәррах Дәүләтшинга карата каты бәгырьле була, кече яшьтән үк аны кагып-сугып тора: өч яшькә җиткәч әтисе үлә, биш яшендә әнисе, аны ташлап, икенчегә кияүгә чыга.

Фәррах Дәүләтшин үзенең биографиясен “Үткән гомерем” дигән поэмасында бик характерлы итеп бәян итә. Аның гомер юлының Октябрьгә кадәрге өлеше – типик ярлы крестьян тормышы, ул гаделсезлекләр, җәфаланулар, кимсетелүләр белән тулы.

“Фәррахның туган елын сорасагыз –
1887 елда туган бала.
Шул вакытта алтмыш
яшендә булган ата,
Унсигез яшендә булган ана.
Унҗиде яшендә әни әтәйгә
Дүртенче хатын булып килгән.
Әтәйнең карт икәнен дә белгән,
Үзе риза булмаса да,
Ага-энесе тоткан да биргән.
Минем әтәй күпме гомер иткән,
Аңа озакламый вакыт җиткән.
Әнине алгач,
Биш елдан соң үлеп киткән.
Әтәй минем 1890 елда үлгән,
Шул вакытта җиргә күмелгән”,
— дип яза ул.

Фәррах 5-6 яшеннән, үз хезмәте исәбенә яши башлый. Малай ата бер, инә башка бул­ган абыйсы тәрбиясендә кала. Җиңгәсе ятим баланы артык тамак дип кага, абыйсы аны яклый алмый. Ул абыйсы белән җиңгәсенең балаларын карый. Җиде яшеннән башлап Казаннан килгән лавкачы Әхмәди Гыйззәтуллинда бала карый башлый. Тугыз яшеннән Фәррахны абыйсы көненә 2 тиен исәбеннән Сәлмән Хәсәновка малайлыкка бирә. Ул башта — Ляпустин авылында, икенче елны аена 4 сумга Иске Уртай авылында көтү көтә.

“Биш яшемдә бишек тирбәттем,
Ятим балаларның кадере
юк ул вакытта,
Абый-җиңгәләрдән тиргәлдем.
Алты яшемдә атка атландым,
Үз күңелемне үзем табып,
шатландым.
Шул вакытта бер байга
тырмага бардым.
Бай нәрсә бирсә, шуны алдым”,
— ди ул.

Кощеев утарында

Фәррах 13 яшендә җир биләүче Кощеевка эшкә бара. Үзенең үсмер елларын шунда үткәрә. Биредә ул 17 яшенә кадәр ат караучы булып эшли.

“Хәзер яшем җитте унөчкә,
Эшләргә җитми әле юньләп көч тә,
Киттем Кощеев боярына эшкә,
Петр Григорьевичка”,
— дип яза Фәррах Дәүләтшин.

Җир биләүче Кощеевның утары әлеге Бөре районының Пионер авылында (Бөре районының Козау һәм Дүртөйле районының Иске Уртай авыллары арасында) урнашкан. Утарның хуҗасы – дворян Владимир Григорьевич Кощеев. 1893 елгы архив материалларыннан күренүенчә, отставкадагы капитан Владимир Кощеев Бөре округының 5нче участогы мировой судьясы, 1893-1909 елларда Бөре Земство управасы рәисе бул­ган. Яков, Петр һәм Михаил Кощеевлар — аның туганнары. Бертуганы Василий Григорьевич 1893 елда үлгән.

Тарихчылар фикеренчә, Кощеевлар безнең тарафларга XIX гасыр азагында Самарадан күчеп килгән. Яхшы хезмәте өчен Владимир Григорьевичка җир бирелгән. Алар утарда ике катлы агач йортта яшәгән, кирпечтән салынган йортлары да булган. Биш бертуган Кощеевларның берсенең гаиләсе булган. Аның кызы атылып үлгән, шуннан соң анасы акылдан язган. Биш бертуганның берсенең улы Казан университетында укыган, социал-демократ булып киткән. Владимир Ульянов (Ленин) белән таныш булган. Ленин кул куйган саклау грамотасы (мандаты) аларның милкен тартып алудан саклап калган, диләр.

“Бу боярның бер малае
Казанда укып йөри.
Бер вакытны шул малае
Кунакка кайткан юри.
Кунакка кайткан чагында
Яңа хәбәр аңлаткан.
Яңа хәбәр начар булгач,
Бояр кайгыга баткан.
Мең тугыз йөз дүртенче ел
Хәтсез малын саткан, ди.
Бу боярның бичәсе
Үзен-үзе аткан, ди”,
— дип яза ул “Кощеев бояры” әсәрендә.

Кощеевлар үз утарында 1924 елга кадәр яшәгән, алар анда хезмәт артеле оештыра. Кощеевларның берсе Айгилде авылындагы Михаил Асылбаев белән хат алышкан. Шәхес культы елларында Михаил Александро­вичның балалары аларга кагылышлы барлык хатларны һәм документларны яндырган. Авыл халкы хәтерләве буенча, 1947 елларда Кощеевларның берсе Самарадан авылга килгән булган. 1955-56 елларда хәрби киемдәге бер кеше авыл мәктәбенә килгән. Өлкән сыйныф укучылары аның пычракка баткан машинасын чыгарырга ярдәм иткән. Ул кеше элекке бояр Кощеев утарын, аларның гаилә зиратын карагач: “Элек булганның монда яртысы да калмаган”, дип әйткән, диләр.

Әлеге вакытта “Кощеев утары”ндагы ике катлы кызыл кирпечтән салынган бина һәм хуҗалык каралтылары Русия мәдәни мирасы булып тора. Аларга кичектергесез ремонт һәм реставрация таләп ителә, Кощеевларның гаилә зиратын да төзекләндерергә кирәк.

Ике күземнән яздым...

...Фәррах Кощеев утарында таңнан-таңга кадәр көч түгеп, тамагын туйдырырлык та акча таба алмагач, 18 яшендә эш эзләп чыгып китә. Чиләбе өлкәсендәге Әшә-Балашов заводына урман кисү эшенә керә. Аннары Екатеринбург тимер юлында кара эшче булып ике ел эшли. Егетне хәрби хезмәткә чакыралар, ләкин сәламәтлеге начар бул­ганлыктан, ул азат ителә.

“Яшем җитте егерме бергә,
Кайттым Екатеринбурдан приемга,
Бирскидан түбән – Дүртөйлегә.
Шулай итеп, 1908 елда приемга
каралдым.
Ул вакытта күз бик таза түгел иде,
Бер ел срок белән калдым.
1909 елда бөтенләй котылып
калдым.
Унынчы елда Кощеев боярындагы
Бер батракның кызын чыгарып алдым”,
— дип яза бу хакта Фәррах Дәүләтшин “Үткән гомерем” әсәрендә.

Ул 22 яшендә Себер тимер юлында кара эшче булып хезмәт сала. Бер елдан соң Екатеринбургтан ерак түгел урнашкан Богословский заводына күчә, җәен сал агыза, кышын урман кисә. Аннары Гора-Благодатский руднигында бер ел шахтер була.

1912-16 елларда әлеге Нуриман районындагы “Ак чишмә” (1920 елдан соң — “Кызыл чишмә”) кәгазь фабрикасында эшли, пар торбасы шартлап, эссе пар бәреп, күзләре сукырая.

“Уникенче елда “Ак чишмә” заводына
Эшкә кереп алдым.
Шул заводта, дүрт елдан соң,
Уналтынчы елда зур
пар трубасы ярылып,
Эссе парлар бәрелеп,
Ике күземнән яздым”,
— ди чәчән.

Зәгыйфьләнгән Фәррахның фабрика хуҗасына кирәге калмый, аңа җәй буе пенсия түлиләр, аннан бирми башлыйлар. Аны урамга куып чыгаралар. Шуннан соң ул, канаты сын­ган кош кебек, башка бер урынга да ба­ра алмый, кабат туган авылына кайта. Фәррахның авылда чәчәргә җире, ашарга икмәге, торырга йорты булмый. Фәррах җырлар, бәетләр чыгару белән шөгыльләнә һәм шуларны базарларда, җыеннарда, аулак өйләрдә сөйли, халык нужасы турында җырлый, халыкны изүче, аларның хакын ашаучылардан әче көлә. Аны старосталар да, муллалар да, хәтта власть тарафыннан куелган урядниклар да туктата һәм тыя алмый. Сабантуйлардан, базар мәйданна­рыннан куалар икән, ул яшьләрне кара мунчага алып кереп булса да, аларга үз бәетләрен сөйли. Шул рәвешле гаиләсенең тамагын туйдыра.

“Өендә тик кенә ятмый,
Чыгып китте ул төрле җиргә.
Килеп керә фатирга,
Керешә үзенең бәетләрен әйтергә.
Төшем күбрәк булса,
Ул атналап куна,
Төшем булмаса, шунда ук
чыгып та шуа.
Ул бит шуның белән генә, мескен,
Дөньясын куа”,
— дип яза ул.

Күп җәфалар белән иске мунча сатып алып, авыл читенә йорт сыман нәрсә салып, гаиләсе белән шунда яши башлый.

“Минем тормышым шулай:
(Уйламагыз тегеләй дә болай)
Семьям: хатыным да, үз җаным,
Юк абзарда малым.
Салган өем — иске мунча,
Мунча булмас иде,
бәхетем булса.
Өемдә иде бер галош,
Хатыным буаз, үзем – ач.
Юк минем урам капкасы,
Юк минем бәрәңге бакчасы.
Юк минем ындырым,
Юк миңа киң урын.
Юк каккан казыгым,
Юк ашарга азыгым”,
— дип яза чәчән “Фәррахның көнкүреше” әсәрендә.

1917 елда Фәррах Дәүләтшин бер ятим карчыктан ике дисәтинә җир сатып ала. Октябрь революциясен ул менә шулай каршылый.

Фәррах 1920 елга кадәр туган авылы Иске Уртайда яши. Ачлык башлангач, гаиләсен алып Кызыл заводына эш эзләп китә. Ләкин зәгыйфь кешене эшкә алмыйлар, ул байларга яллана. 1921 елның җәендә тагын авылга кайта, шуннан башлап Иске Уртайда гомер кичерә. 1930 елда Фәррах — колхозга, 1931 елда элекке Кощеев бояры утарында оештырылган “Пионер” коммунасына керә.

“Фәррах формасы”

Фәррах яшьтән үк җырчыларны, бәет­челәрне һәм әкиятчеләрне тыңларга һәм ишеткәннәрен халыкка сөйләргә ярата торган була. Җир биләүче Кощеевта эшләгәндә атаклы сүз остасы-әкиятче Шәвәли карт белән аралашу, аның әсәрләрен тыңлау Фәррахка зур тәэсир ясый. Шәвәли карттан отып алган әкиятләрне сөйли, аңа ияреп, үзе дә әкиятләр чыгара башлый.

Югарыда әйткәнебезчә, Фәррах кече яшьтән ятим кала, шунлыктан аңа белем алырга мөмкинлек булмый:

“Яшем җитте унбергә,
Киттем укырга дип Бөрегә.
Ул вакытта ятим баланы
Укырга алмыйлар икән бер дә.
Шулай итеп, ятим булу сәбәпле,
Укымыйча, надан булып калдым”,
— ди ул “Үткән гомерем” әсәрендә.

Туры сөйләүче Фәррах үзенең җырларында, бәетләрендә үткен телле, сәнгатьле сүзе белән байлардан көлә, аларның комсызлыгын фашлый. Шуның өчен дә халык Фәррахны ярата, йотлыгып тыңлый, тик муллалар һәм байлар аңа сөйләргә ирек бирми, хәтта качып мунчада сөйләгәнен сизсәләр дә, аннан куалар, сөйләтмиләр.

“Фәррах неграмотный, сүз табуы хак,
Только ике күзенә төшкән ак.
Фәррах сүзе астына эләкмәгез,
Сак булыгыз, сак!”
— дип яза ул 1927 елда.

Фәррах — революция һәм аннан соңгы чорның елъязмачысы. Ул үзенең бәетләрендә, җырларында, һәр чорның характерлы ягын һәр иҗтимагый күренешкә үзенең карашын чагылдыра. Аның бәетләре аша крестьян хәлен ачык күреп була.

1909 елда Фәррах Дәүләтшин “Югалган тайлар” бәетен чыгара. Аның тарихы болай була. Ул эшләгән кыргыз баеның бер өер елкысы югала. Бай моңа бик кайгыра, ул Фәррахның сәләтен белеп, бу турыда бәет чыгарырга куша, алар табылса, аңа бер ат бирергә вәгъдә итә. Фәррах бәет чыгара, аны якын-тирәдә халыкка сөйләп йөри, шул рәвешле байның атларын эзләргә бик күп кеше җәлеп ителә. Бераздан тайлар табыла, ул башта вәгъдәсен үтәмәскә уйлый. Соңыннан Аллаһы Тәгаләнең җәзасыннан куркып, Фәррахка бер ат бирә. Бу ат аның революциягә кадәр кулында булган бердән-бер малы, диләр.

“Фәррах шушы әсәрендә үзенең сүз остасы булуын күрсәтә, үзенә генә хас булган шигырь төзелеше формасын тудыра һәм бу форма аның иҗатында бүгенге көнгә кадәр “Фәррах формасы” булып яшәп килә, шомара”, — дип бәеткә бәя бирә тарихчы, фольклорчы Әбүбәкер Усманов.

1914 елда башланган империалистик сугышка Фәррах зур нәфрәт белән карый һәм шул турыда бәет чыгара.

“Ундүртенче ел җәендә
Чыкты Герман сугышы.
Кайгы-хәсрәтләргә калды
Ил халкының күбесе...
Исәпсез ятимнәр калды,
Ятимнәргә, фәкыйрьләргә
Бик тирән кайгы салды.
Бай балалары китмәде,
Йөрделәр рәхәт, кинәнеп.
Ярлы, эшче балалары
Кайта сугыштан имгәнеп”,
— дип яза ул.

Фәррахның “Бояр урманына барган мужик” бәете революциягә кадәр җирсез-сусыз яшәүче крестьяннарның тормышын күрсәтә. Мескен мужик, мең бәлаләргә төшеп, бер-ике мичлек утын алып кайтып, ягарга да өлгерми, бояр урманын саклаучылар килеп тоталар, аны судка бирәләр.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»