Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Тормыш гаме белән яшим, күңел хисем баета...”

02.02: “Тормыш гаме белән яшим, күңел хисем баета...”

Газиз әнкәй янында.Газиз әнкәй янында.Якташыбыз, билгеле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм шагыйрь Галимҗан Гыйльмановка — 60 яшь.

— Галимҗан абый, Сез бу көннәрдә үткәннәргә борылып карыйсыздыр, алдагысына ниятләр кыласыздыр. 60 яшегез тулганда нинди халәттә яшисез?

— Матур халәттә. Өлкәнәю, еллар авырлыгы үзен сиздерә, әмма яшьлек тә китеп бетмәгән, ул минем белән, әнә, янәшәдә генә, хәтта күңелдә, йөрәктә үк. Кайчакта бу хис-тойгы мине кыен хәлләргә дә куя: берәр эшкә яшьләрчә дәртләнеп барып ябышасың, бераздан тормыш тәҗрибәсе чабудан тартып туктата: “Ашыкмале, син инде бала-чага түгел, уйла бераз, чамала, аннары гына ниятләгән эшеңә тотын...” – ди. Ул хаклы, әлбәттә. Ләкин еш кына мин аны тыңламыйм да. Шундый ымсындыргыч, мавыктыргыч бит ул – яшьлек тойгысы!..

— Сезнең тәүге балачак, яшьлек хыялларыгыз тормышка аштымы?

— Мин Башкортстанның Дүртөй­ле районы Әсән авылыннан. Күре­некле шагыйребез Шәехзадә Бабич туган нигездән. Бу, чынлап та, шулай, чөнки без — күршеләр. Мин Шәех шәкерт аунаган туфракта аунап үстем, ул эчкән суны эчтем, ул сулаган һаваны суладым. Бабич культы, Бабич гипнозы Әсәндә һәрвакыт көчле булды. Бу гипнозга мин дә эләктем, ул тойгы мине әле дә җибәрми. Әдәбиятчы, шагыйрь булу теләге мәктәптә укыганда ук туган иде, чынлыкта, минем бөтен гомерем шушы балачак, яшьлек хыялымны тормышка ашыруга багышланды. Бу гомер җиңел генә бирелде, дип әйтә алмыйм, әмма шуны төгәл әйтә алам: мин – бик бәхетле кеше, чөнки гомер башындагы уй-ниятләремне чынлыкка әверелдерә алдым.

— Шулай да иң беренче шигырегез ничек язылды? Шагыйрь ничек туды? Моңа нәрсә этәргеч булды?

— Безнең якларда бу сорау үзе үк сәер яңгырый. Әсәндә шигырь тоемы һәр балада бар дип уйлыйм. Шигырь белән сөйләшү гадәте күп кенә якташларымның яшәү рәве­шенә әверелгән. Әнкәй дә, аның бертуган апа-сеңелләре дә шигырь белән мавыгалар, Әнкәй­нең, еш кына, үзалдына җыр-көй чы­га­рып, моңланып утырганын хәтерлим, ул әле дә, 87 яшендә, шигырь-мөнә­җәтләр чыгарып җырлый. Авыл өстеннән бервакытта да китмәгән Бабич рухы, Бабич моңы хакында әйтәсе дә юк инде.

Менә шундый мохиттә шагыйрь булмый кара! Мәктәптә дә шигырь рухы өстенлек итә. Татар теле, татар әдәбияты дәресләрендә балалардан шигырь яздырып карау укытучыларның яраткан шөгыле иде. Кызык итеп кенә, шаярып кына такмак чыгарып утырганда мин бервакыт бик матур шигырь язып куйдым. Укытучыбыз Оля апа Янгирова ул көнне әнкәйләр турында шигырь язарга кушкан иде.

— Аннары күңелегез түгелеп киттеме? Шагыйрьлек – көндә­лек халәт бит ул. Күңел халәте. Бәлки, язмыш халәтедер?..

— Нәкъ шулай, күңелем кинәт чишелде дә китте. Мин ул халәтне гомерем буе онытмыйча, кадер­ләп саклап тотам. Ул вакытта мин бер елга якын бераз югарыга күтәрелеп, җир белән күк арасында яшәдем. Иңнәремдә канатлар үсте. Көненә берәр дәфтәр шигырь язып тутырган чаклар бар иде.

Ләкин күпмедер вакыттан соң бу “шигырь шаукымы” басылгандай булды. 18нче, 19нчы дәфтәрләрне шигырь белән тутыргач, берничә “поэма” да язып аткач, тоя башладым: үсеш юк, яңалык юк, ни­һаять, “шигырь белеме” юк. Шуннан соң мин китапларга ябыштым, авыл китапханәсенә йөреп, бик күп шигырь китаплары укыдым, шигырь төзелеше фәне барлыгын белдем һәм Тукай, Такташ, Туфан, Җәлил кебек шагыйрьләрнең кайчандыр Казанда яшәп иҗат итүен искә төшердем. Бу хакта укытучыларым белән киңәшләштем. Бигрәк тә мәктәптәге әдәби берләшмә җитәкчесе Ганс абый Хәкимов, ниятемне хуплап, төпле киңәш­ләрен бирде.

— Казан ничек каршы алды? Казанга килеп, язмышыгызны әдәбият белән бәйләгәч, авылда уянып ныгый башлаган шагыйрьлек хисен тагын бер тапкыр расларга кирәк булгандыр?

— Казан — шундый шәһәр, анда үзеңнең нәрсәгә булса торуыңны бик нык расларга кирәк. Еш кына бу “дәлилләү чоры” дистәләгән елларга сузыла, ләкин бервакыт аның ышанычына керсәң, ул сине башкача үзеннән читкә җибәрми, үзе дә тугры дус була белә, баласы кебек тәрбияли, сөйгәне кебек назлый, талбишеген дә, җыр-моңын да, хезмәтен дә, рәхәтен дә мулдан өләшә, соңгы юлга кузгалгач, газиз туфрагын да бирә...

Казан мине сагаебрак каршы алса да, шундук читкә типмәде: уку җиңел бирелде, укытучыларымнан уңдым, төркемдәш­ләрем­нән, дусларымнан уңдым. Аннары аспирантура тәмамлап, диссертация якладым, бер үк вакытта әсәрләрем гәзит-журналларда басыла башлады.

— Авылдан килгән һәр бала кебек, Сез дә гомерегезнең бер өлешен тулай торакларда, фатирдан фатирга күчеп үткәргән­сездер әле. Анда иҗатка урын кала идеме соң?

— Әйе, гаиләмне яшәтү өчен эшчеләр тулай торагына тәрбияче булып кердем, алты ел буе алты йөз эшчене үзем дә белеп бетер­мәгән тормыш хикмәтләренә тө-шендердем, яшәү серләренә өй­рәттем. Соңыннан мин бу чор­ның алдагы повесть-хикәяләрем өчен төп материал булуына төшендем. Күпме образлар, типажлар, гыйб­рәтләр алып чыктым бит мин бу “общага”дан. Бик авыр хәлдәге тулай торакка барып кереп, өч елдан мин аны бөтен Советлар Союзы буенча 3нче урынга чыгардым. Горком бюросы алдында эшчеләр тулай торагындагы тәрбия алымнары турында докладлар укыган чаклар булды. Шуларны уйлап, бер көләсе, бер елыйсы килә...

Әлбәттә, бу болгавыр вәзгыять­тән арып, шигырь тойгысы күпме­дер вакытка күңелгә кереп бик-ләнде. Ә мин ул мыштым гына тор­­ган арада фәнгә киттем, университетта укыттым, җәен шабашкаларда, төзелеш отрядларында, экспедицияләрдә йөрдем, берьюлы 3-4 эштә эшләдем... Гаиләмне карарга, ике баламны аякка бастырырга кирәк иде. Фатир алып булмасмы дип, Казанда Яшьләр торагы комплексының нигез салдым, бу комплексның штаб начальнигы булдым. Әмма бу эш тә миңа сынау гына булган икән, ике ел көне-төне шушы юлда йөргәч, күзләремә закондагы статьяларны китереп терәделәр: берьюлы ике эштә эшләргә ярамый! Сайла, янәсе... Мин бу юлы да яшьлек максатыма хыянәт итмәдем, алып бетерә язган, ике ел буе төзегән фатирымнан баш тартып, кулыма каләм алдым. Татарстан китап нәшрия­тына редакция мөдире булып күчкәч, удар хезмәтем бәрабәренә, бер елда өчәр еллык план үтәгәнем өчен, профсоюз оешмасы һәм нәш­рият җитәкчелеге миңа өч бүлмәле кооператив фатир сатып алып бирде.

Якты, җылы өйдә күңел дә җы­лынып китте. Шигырь уянды, образлар җанланды, каләмем, тер­нәкләнеп, сынын турайтты, ак кә­газьгә сыенды... Ниһаять, минем “Тозлы яңгыр” китабым утыз мең данә белән басылып чыкты, гәзит-журналларга “Галимҗан Гыйльманов”, “Галим Әсәнов” дигән исемнәр инде бервакытта да китмәскә әй­ләнеп кайтты.

— Галимҗан абый, бу кадәр ныклык, үҗәтлек Сезгә кемнән күчкән? Әниегез бик нечкә кү­ңелле, шигырь җанлы булган, әллә әтиегез өйрәттеме бу кадәр ныклыкка, тормышка шулкадәр үҗәтлек белән ябышырга, сынмаска, сыгылмаска, яшьлек максатларына хыянәт итмәскә?

— Әйе, ныклык, үҗәтлек күбрәк әткәй ягыннан килә дип уйлыйм. Әнкәем дә тормыш җанлы, уңган кеше булды. Бүген дә ул бу яклап безгә үрнәк. Әмма әткәйдәге ныклыкка, максатчанлыкка бөтен авыл шакката иде. Ул бит ятим үскән, әткәсе сугышка киткәндә борын асты да кибеп бетмәгән малай гына булган. Авыру әнкәсе белән сугышның дүрт елын яшәргә, арба буе гына малай килеш авыр эшләр башкарырга туры килгән аңа. “Әткәйнең сугыш көндәлеге” дигән повестемда аның балачак хатирә­ләрен шактый җете төсләрдә тасвирлауга ирештем дип уйлыйм.

Әткәй дүрт малаен да эш белән тәрбияләде. Без бер оста да ялламыйча ике тапкыр йорт җиткез­дек, ныклы хуҗалык тоттык. Кырыс­лыгы да бар иде. “Эшегездә беренче булмасагыз, китегез, башка эшкә тотыныгыз, ләкин алдынгы булыгыз, артта гына түгел, урталыкта да йөрмәгез”, – дияргә ярата иде.

— Галимҗан абый, Сез инде татар дөньясында билгеле шәхес. Сез эшләмәгән иҗат өлкәсе юк, Сез татып карамаган жанр юк. Сез – күпкырлы каләм иясе. Бу күпкырлылык, бу төрлелек иҗатыгызда файда итәме, әллә кыенлыклар да тудырамы?

— Иҗатыңда чәчелеп китми­сеңме, дип сорыйсың килә инде. Юк, бу күпкырлылык – минем өстен ягым. Бу хакта бер тамчы да шикләнми әйтә алам. Инде үзең дә аңлап-төшенеп алгансыңдыр – минем канда, димәк ки, җанда да әткәй белән әнкәйдән күчкән ике тойгы яши – тормыш гаме һәм кү­ңел хисе. Бу ике башлангыч үзләре үк ике якка тарта: берсе – яшәеш драмаларына, тормыш сюжетларына, икенчесе – лирик тетрә­нү­ләргә, күңел ялкынсынуларына, җан балкышларына. Бу лирик һәм эпик башлангычлар берничек тә тынгы бирми миңа. Филүс Каһи­ровның минем сүзләргә җырлаган “Күңелем җырдан тора” дигән җыры нәкъ минем хакта инде.

— Искә алганым бар: Сезнең прозада шигырь аһәңнәре бар, ә шигырьләрегездә тормыш драмалары ярылып ята...

— Нәкъ шулай! Бу да күптөрле иҗади алымнар белән эш итүдән килә. Шигъри, хисси алымнар авыр прозаны йомшарта, җиңеләйтә, аны укымлы итә. Шигырьгә дә драма, интрига салырга тырышам. Минемчә, шигырь, кайберәүләр әйткәнчә, кәеф кенә тудырып калмыйча, укучыга сабак та бирергә тиеш. Моның өчен һәр язган әсәрдә, хәтта ике юллык шигырьдә дә, тормыш интригасы булу зарур.

Кызларым – фәрештәләрем!Кызларым – фәрештәләрем!


Яшьтән үк, хәтта авылдан ук бер яраткан шөгылем бар иде: мин көндәлекләремә көндәлек хәлләрне парчалар, хикмәти гыйба­рәләр, нәсерләр, кечкенә хикәя-новеллалар, лирик, әдәби этюдлар рәвешендә язып бара идем. Фәндә аны “лирик проза” диләр. “Тозлы яңгыр” китабының күпчелек өлеше шундый әдәби парчалардан тора. Мин укучыны иң элек әнә шул кечкенә күләмле язмаларым белән җәлеп иттем бугай, аннары гына “Албастылар”, “Оча торган кеше-ләр”, повестьлар, хикәяләр язылды.

— Галимҗан абый, Сез — бүген Казанда үз кеше. Сез – татарларыбызның яраткан язу­чысы. Узган гомерегездә милләт өчен, республика өчен куйган хезмәтегез әйтеп бетергесез. Казан дәүләт университетында укыту, Татарстан китап нәшрия­тында җаваплы вазыйфалар, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелегендә генә дә ике тапкыр хезмәттә булу. Бүген исә Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратында сектор мөдире, билгеле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Сез – дәүләт бүләк­ләренә, һәртөрле премияләргә ия шәхес, “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мәртәбәле исемегез бар. Гөлнур апа белән ике кыз үстереп, бүген өч онык тәрбиялисез... Узган елда Сез илебездә бик сирәк гаилә­ләргә генә бирелә торган “Мәхәб­бәт һәм тугрылык” меда­ленә лаек булдыгыз...

— Боларның барысы да дөрес, әлбәттә. Ләкин санап үтелгән анкета җаваплары акка кара белән язылган салкын юллар гына. Юл араларында язылган язмыш елъязмасының чын асылын үзем һәм Ходай Тәгалә генә беләдер. Аннары, минем язмыш ритмын бүген дә үз-үзен карап яшәүче, Әсәндәге нигеземне җылы килеш тотучы Әнкәй генә тоядыр, тагын өч ир туганым, хәләл җефетем Гөлнур гына аңлыйдыр... Инде бик күп әңгәмәләрдә әйтә торган сүземне тагын бер мәртәбә кабатларга тиешмен: тормышымда югалтуларга караганда табышлар, уңышлар күбрәк булды. Бу инде бәхет турында авыз тутырып сөйләргә ирек бирә!

Җәмәгатем Гөлнур минем белән дә, иҗатым белән дә  горурланып яши.Җәмәгатем Гөлнур минем белән дә, иҗатым белән дә горурланып яши.


Ә мәхәббәт белән тугрылыкка килгәндә, Гөлнур белән без, 38 ел бергә яшәп, бик матур гомер кичердек. Тигез гомер, тыныч гомер. Иң мөһиме — бер-беребезгә юл куя белдек. Гөлнур — бик кызык кеше, ул дөньяны, тормышны ничек бар, шулай кабул итә, мин исә чамадан тыш хыялый бәндә... Гөлнурга минем белән яшәргә бик кыендыр, дип уйлыйм. Ул бит мин нәрсә язам, шуны чын дип, булган дип кабул итә. Бигрәк тә мәхәббәт темасына багышланган әсәрләрне, күрмәсә генә ярар иде дип, аның күзеннән яшеребрәк язам. Әсәр­ләремдә “гыйшык-мыйшык” барлыгын сизсә, үзе үк “Лутчы укымыйм”, ди. Укыса, шундук чынга ала, көнләп җәфаламаса да, белеп торам: аның күңеленә авырлык килә. Ләкин гомерем буе шуны да белеп яшәдем: ул минем иҗатым белән бик горурлана. Миңа бу хакта дусларым сөйли. Кычкырып әйтмәсә дә, язган әсәремнең ника­дәр уңышлы чыкканын мин аның күзләренә карап беләм. Гөлнурның минем өчен горурланып яшәве, һәр яклап ярдәм итәргә тырышуы, гаиләдә җылы, күркәм атмосфера тудырып торуы минем хыялый-романтик күңелне күп кенә тетрә­нүләрдән, язмыш чоңгылла­рыннан саклап калды, дип әйтсәм дә һич хата булмас.

— Сез бәхетле, димәк? Килә­чәк тормышыгызда да бәхет-шатлык насыйп булсын! Галим­җан абый, күркәм гомер бәйрә­мегез белән котлап, Сезгә сәла­мәтлек, иминлек, иҗади уңыш­лар теләргә рөхсәт итегез!

— Рәхмәт! Әйе, мин бүген бә­хе­тнең нәрсә икәнен һәркемгә аңлатып-төшендереп бирә алам. Алдагы гомеремдә дә яшәешем әйбәт булыр дип өметләнәм. Тормышым бүген бөтен, имин һәм тигез. Гаиләм тулы, түгәрәк, тату. Туганнарым барысы да исән-сау. Әнкәй янда. Әткәйнең рухы шат – мин моны сизеп яшим. Тиешле догаларны беләм. 60 яшь тулганда шулай разый булып утыру бәхет­нең үзе түгелмени?! Ләкин бу әле тынычланып калу түгел. Алда мине яңа иҗади тетрәнүләр, бер үк вакытта моңлы да, мавыктыргыч та язмыш хикәятләре көтә. Мин моны төгәл беләм!

Әңгәмәдәш – Альбина Бәшәрова.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Әдипнең aвтографлары
16-02-2017 :: Шәхес
Әдипнең aвтографлары
Фән күгендәге йолдыз!
16-02-2017 :: Шәхес
Фән күгендәге йолдыз!
Әдипнең  автографлары
9-02-2017 :: Шәхес
Әдипнең автографлары
Көрәшчеләр  затыннан
9-02-2017 :: Шәхес
Көрәшчеләр затыннан








Новости русской версии сайта

Яңа номер

21 (25025)

от 21 февраля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»