Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Фән күгендәге йолдыз!

16.02: Фән күгендәге йолдыз!

Хәмит Гыйззәтуллин һәм Ринат Гатауллин фән дөньясы хакында сөйләшәләр.Профессор Хәмит Гыйззәтуллинга – 85 яшь.

Милләттәшләребез арасында горурланып телгә алырлык кешеләр күп. Шуларның берсе – икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы һәм советнигы Хәмит Гыйззәтуллин. Башкортстанда икътисади тикшеренүләр оештыруга искиткеч зур өлеш керткән галим ул. Хәмит Нурислам улы җитәкчелегендә Русиядә беренче тапкыр төбәкләрнең икътисади үзаллылыгы нигезләре һәм Башкортстанда фәнни-техник прогресс, табигый байлыкларны нәтиҗәле файдалану программалары, территориаль структур үзгәрешләр белән оптималь идарә итү нигезләре эшләнә. Аның башлангычы белән һәм аның катнашлыгында Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгендә Икътисад һәм социология институты (Хәмит Гыйззәтуллин – аның беренче директоры), төбәк икътисады буенча беренче Диссертация советы оештырыла. Институт каршында өч белгечлек буенча аспирантура ачыла.


Хәмит Нурислам улы илледән артык фән докторы һәм кандидат әзерләгән, алар бүген төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт итә, иң алдынгы вузларда белем бирә.

Хәмит Гыйззәтуллинга шушы көннәрдә 85 яшь тулды. Ул бүген дә актив яза, эзләнә. Галим күңелен борчыган нәрсәләр күп – Башкортстанның фәнни өлештә нәтиҗәләре тыйнак, кайбер төбәкләр белән чагыштырганда, фәнни хезмәткәрләр күпкә аз, республиканың яхшы укучылары, вуз тәмамлаучылар, фән белән шөгыльләнергә теләүчеләр читкә китә, мәгариф системасындагы реформа укытуның сыйфатын һәм эшсез калган укытучылар язмышын игътибарсыз калдырды... Ә бит киләчәк мәктәпкә бәйле. Иң мөһиме – социаль лифтлар бар. Күтәреләсең килсә, беренче чиратта, яхшы укырга кирәк. Төпкел авылдан чыккан гап-гади татар малаеның бүген ил фәне күгендә якты йолдыз булып балкуы моңа ачык мисал түгелмени?

Күренекле галим белән аның тормыш сәхифәләрен барлыйбыз. Ә алар – китап язарлык. Язма герое сүзне ерактан, хәтта үзе туганчы еллардан башлады...

...1901 ел. Дәүләкән районы­ның Чуенчы авылының күп кенә кешесе, яхшы тормыш эзләп, Ташкент якларына юл тота. Юл ерак, җиңел түгел. Зианчура районы­ның Исәнгол авылында берничә көнгә ял итәргә туктала болар. Карыйлар, биредә җирләр уңды­рышлы, яшәргә урын җитәрлек. Эш тә бар – Үрген авылындагы байга ялланырга мөмкин. Калалар монда. Шулай “Чулпан” дигән авыл барлыкка килә. Соңрак “Чулпан-Чуенчы” дип йөртелә башлый. Менә шушы авылда 1932 елда безнең язма герое Хәмит дөньяга килә. Бибиямал белән Нурисламның беренче баласы ул. Соңрак янә сигез энекәше, бер сеңелкәше булачак.

Җиләкле болыннар, печән чабулар, бакча эшләре, ат караулар... Табигать кочагында, хез­мәттә чыныгып үсә малай. Җиде яше тулгач, әнисе аны мәктәпкә җибәрми. “Башта бераз үссен, укырга-язарга ныклап өйрәнсен әле”, – ди. Мәктәпкә бик тә барасы килгән Хәмит яшьтәшләренең белем ташы кимерергә киткәнен тәрәзәдән күз яшьләре белән озатып кала. Ә алар, кайтышлый янына кереп, андагы хәлләрне сөйләп, йөрәкне тагын да ныграк яндыра... Башлангыч белем серләренә аны өйдә әтисе өйрәтә. 9 яшендә генә мәктәпкә төшә. Сугыш башланган ел була бу. Әтисенең бер күзе авыру булу сәбәпле, сугышка барган җирен­нән Уфада кире боралар һәм бик җаваплы хезмәткә – авылдагы карт-коры, хатын-кызлар белән бергә тормыш йөген тартырга колхоз рәисе итеп куялар.
– Бәхетемә, алтынчыда укыганда зур татар авылы Күгәр­чендә мәктәпне яптылар һәм эшсез калган бик белемле Мәрьям апа Нигъмәтуллина безгә эшкә күчте, – дип көлеп искә ала бүген Хәмит Нурислам улы.

Мәрьям апа сәләтле малайны шунда ук күреп ала. Аңа аерым биремнәр бирә. Математиканы яратучы малай җидееллык мәктәпне Мактау кәгазе белән тәмамлый. Әнисе аның киләчәктә укытучы булуын тели. Ә әни сүзеннән чыгып булмый, билгеле. Зилаерга педтехникумга укырга керә. Әмма анда укыту дәрәҗәсе егеткә ошамый, шуңа да җәйге каникулга кайткач, педтехникумга башкача бармаячагын белдерә Хәмит. Баймакның тау-металлургия техникумына юллана. Анда нәкъ ул яраткан фәннәр – физика, механика, математика, югары математика, химия... Стипендия дә әйбәт – 280 сум! Өстәвенә, махсус кием бирәләр. Авыл сәләмәләрен салып ташлап, кәттә егеткә әйләнә Хәмит. Рәхәтләнеп, үзе яраткан белем дөньясына чума. Курсташ егетләр кич кинога йөргәндә, ул төн уртасына кадәр мәсьәләләр чишә... Аның искиткеч сәләтле, белемле булуы хакында дан тиз тарала, хәтта югары курслар ярдәм сорап килә башлый. Ә укытучылар инде аңа аерым, өстәмә биремнәр әзерли. “Алтын укытучыларым” дип искә ала аларны хәзер галим...

Өченче курсны тәмамлаганда иң яхшы җиде укучыны армия хезмәтенә чакыралар. Билгеле, араларында Хәмит тә бар. Кореяда сугыш бара, Совет авиациясенә белемле яшьләр кирәк... Әти-әнисенә армиягә китүе турында хәбәр җибәрә егет. Әтисе, ат җигеп, юлга чыга, улын күреп калырга ашкына. 42 километрны үткәч, өянәге башланып, дәваханәдә җан бирә. Тик Хәмит моны бик күп вакыт үткәч кенә беләчәк...

Хәмит Гыйззәтуллин 1,5 ел хәрби авиаторлар училищесында белем ала. Биредә дә ул белеме белән таң калдыра, “Непревзойденный отличник” кушаматы ала. Арытаба ул Кырымга, ябык частька, кораллы авиация хәрби-һава базасына җибәрелә. Биредә 3,5 ел хезмәт итә. “Син генерал-полковникка кадәр күтәреләчәксең”, дип, аны армиядән җибәрергә теләмиләр. Ул риза була. Ләкин нәкъ шул вакытта Хрущев хәрби училищеларны, офицерларны кыскарта башлый...

Хәмит Гыйззәтуллин, Күмер­тау шәһәренә кайтып, кичке мәктәпкә укытучы булып эшкә урнаша. Барлык энеләрен дә укырга чакыра. Нәкъ Күмертауда булачак тормыш иптәше Лилияне очрата, гаилә кора. Үзе, читтән торып, БДУга укырга керә. Кышкы сессиягә килә. 70 кеше арасыннан берүзе генә имтиханнарны тапшыра ала. Кайтып җитә алмый, кичекмәстән көндезге бүлектә укырга чакырып хат килә. Яшь гаилә исә нәни кул баласы белән бер әбидә подвалда яши...

Диссертациясен Свердловскидагы математика институтында яклый Хәмит Гыйззәтуллин. Янә дүрт елдан – икътисад фәннәре докторы. Шунда күченеп, Свердловск өлкәсендә 24 ел яши Гыйззәтуллиннар.

1985 елда туган Башкортстанына кайта Хәмит Нурислам улы. Шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгендә хезмәт сала.

– Хәмит Нурислам улы ака­демиягә килгәндә мин өлкән фәнни хезмәткәр идем. Авыр 90нчы елларда бергә эшләргә, икътисади көрчектән чыгу юлларын бергә эзләргә туры килде, – ди икътисад фәннәре докторы, профессор Ринат Гатауллин. – Әйтергә кирәк, ул елларда республика 73 төбәк арасында 71нче урында иде. Икътисадта Гыйз­зәтуллин кебек галимнәр хезмәте бөтенләй түбән тәгәрәмәскә ярдәм итте.

“Язмышыгыздан канәгать­се­з­­ме?” – дип соравыма галим һич икеләнмичә уңай җавап бирде. Шулай булмыйча, үзен аңлаучы, яратучы хатыны белән берсен­нән-берсе акыллы өч бала тәрбияләп үстергән алар. Роза, Светлана һәм Тимур, өчесе дә яхшы югары белем алып, тормышта үз урыннарын тапкан, зур шәхесләр булуга ирешкән. Хәмит Нурислам улының балалары гына түгел, хәтта оныклары да гомерләрен картәтиләре барлык нәрсәдән өстен күргән фәнгә – математикага, икътисадка багышлаган. Бер оныгы – Англиядә, берсе – Һиндстанда...

Шуны да әйтми булмый: Хәмит Гыйззәтуллин Русия Фәннәр академиясенең татар миллә­теннән булган бердәнбер мөхбир-әгъзасы. Гап-гади төпкел авылдан чыккан татар малаеның шундый шәхес булуга ирешеп, фән күгендә йолдыз булып балкуына сокланмый мөмкин түгел!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Әдипнең aвтографлары
16-02-2017 :: Шәхес
Әдипнең aвтографлары
Әдипнең  автографлары
9-02-2017 :: Шәхес
Әдипнең автографлары
Көрәшчеләр  затыннан
9-02-2017 :: Шәхес
Көрәшчеләр затыннан








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

48 (25052)

от 25 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»