Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Әдипнең aвтографлары

16.02: Әдипнең aвтографлары

Әдипнең aвтографларыГалимҗан ИБРАҺИМОВның тууына 130 ел тулуны каршылап.
Ахыры.
Башы - http://kiziltan.ru/shehes/4830-dipne-avtograflary.html


12. “Өч елдан соң кызыл баһадир булачак Үзбәк Алпаровка ядкяр. Галимҗан – май – 1920, Казан”.

Автограф Г. Ибраһимовның “Безнең көннәр” (Казан, 1919) дигән китабының титул битенә язылган. Китапның хәзерге вакытта кайда икәнлеге мәгълүм түгел. Фотокү­чермәсе Казанда Ә. Шамо­ваның шәхси архивында саклана. Беренче мәртәбә Г. Ибраһимов “Әсәрләр”е­нең 9нчы томында урнаштырылган. Текст фотокүчер­мәдән алынды.

Адресат исә — соңыннан РСФСР­ның һәм ТАССРның атказанган төзүчесе, инженер бул­ган Үзбәк Гыйбадулла улы Алпаров (1914–2003).

13. “Казан, 1921, июль 2.
Ерак Төркестан илләрендә яшәүче, шунда укып, халыкны агарту хезмәтенә әзер­ләнүче яшь иптәшләргә Тойгы туташ Исхакова аркылы үз революционерлык сәлам­нәремне күн­дерәм. Галимҗан Ибраһи­мов”.


Автографның төп нөсхәсе кайда икәнлеге мәгълүм түгел. Фото­күчермәсе Казанда Ә. Шамованың шәхси архивында саклана. Беренче мәртәбә “Казан утлары” жур­на­лының 1957 елгы 3нче санында, аннан соң Г. Ибраһимов “Әсәр­ләр”­енең 9нчы томында бастырылган. Текст фотокүчермәдән алынды.

Тойгы туташ Исхакова – Мәрьям Шәйхетдин кызы Исхакова (1905–1985) – партия-совет хезмәткәре.

14. “Г. Газиз иптәшкә ядкяр итәм – Галимҗан Ибраһимов. 1922 – май 26, Казан”.

Автограф Г. Ибраһимовның 1922 елда Казанда нәшер ителгән “Бөек октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы” дигән китабына язылып, танылган галим, профессор, җәмәгать эшлеклесе, фәндә Г. Газиз буларак киң билгеле Газиз (Габделгазиз) Салих улы Гобәй­дуллинга (1887–1937) бүләк ителгән. Төп нөсхә Г. Ибра­һимов исе­мендәге Тел, әдәбият һәм сән­гать институ­тының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана. Бе­ренче мәр­тәбә Г. Ибра­һимов “Әсәр­ләр”енең 9нчы томын­да (Казан, 2000), аннан соң “Тулпар” жур­налының 2012 елгы 3нче санында бастырылды. Текст төп нөсхәдән алынды.

15. “Сәид Вахидов ип­тәшкә. Г. И.”

Танылган археограф, тарихчы, шәхес культы корбаннары­ның берсе Сәидгаттар Габдел­мәннан улы Вахидовка (Вахидига) (1887–1938) адресланган бу автограф Г. Ибра­һимовның “Казакъ кызы” (М., 1924) дигән китабының титул битенә языл­ган. Беренче мәр­тәбә С. Вахи­диның улы Нәзиф Вахитов тарафыннан “Приборостроитель” гәзи­тенең 1967 елгы 13 март санында урыс телендә бастырылган. Төп нөсхә хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университеты Н. И. Лобачевский исемен­дәге Фәнни китапханә­сенең Сирәк кулъязмалар һәм китаплар бүле­гендә саклана. Текст шуннан алынды.

16. “Яшь шагыйрь Муса Җә­лил иптәшкә ядкяр итәм. Га­лим­җан Ибраһимов. 1925 – февраль”.

Автограф Г. Ибраһимовның “Пролетариат әдәбияты турында” дигән китабының титул битенә язылып, Муса Җәлилгә бүләк ителгән. Беренче мәртәбә журналист һәм публицист Шәм­си Хам­матовның (1920–1989) “Муса Җә­лил, аның каләм­дәшләре” (Казан, 1986) дигән китабында, аннан соң Г. Ибра­һимов “Әсәр­ләр”е­нең 9нчы томында бастырылган. Төп нөсхә­нең кайда икәнлеге әлегә мәгъ­лүм түгел. Текст Ш. Хамматов китабындагы фото­күчер-мәдән алынды.

17. “Кызыл Татарстан” ре­дак­циясенә. Г. И.”

Автограф Г. Ибраһимовның “Татарлар арасында революция хәрәкәтләре. Беренче бүлек (1905)” (Казан, 1925) дигән кита­бының титул битенә язылган. Китап Казан Фәнни үзәге китап­ханәсендә саклана. Текст төп нөсхәдән алынды һәм беренче мәртәбә бастырыла.

18. “Хөрмәтле Гайшәгә Кырым ядкяре: Галимҗан. 1928 – Ялта”.

Автограф Г. Ибраһимовның ачык хат карточкасына эшлә­телгән фотосының икенче ягына язылган. Төп нөсхә Г. Ибра­һи­мов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана. Беренче мәртәбә “Тулпар” жур­налының 2012 елгы 3нче санында бастырылды. Текст төп нөс­хәдән алынды.
Гайшә Габделхәмит кызы Шә­рипова (1901–1969) – язучы, Г. Ибраһимовның күп кенә әсәр­ләрен урыс теленә тәрҗемә итүче.

19. “Шагыйрь Сәйфи Кудашев иптәшкә. Г.И. 1928 – Ялта”.

Автограф Г. Ибраһимовның әдәби-гыйльми, иҗат эшчәнле­генә 20 ел тулу уңае белән урыс телендә чыгарылган “Галимджан Ибрагимов. Статьи П.С. Когана, А.Н. Самойловича, Н.Н. Фирсова, И.Н. Бороздина и А. Саади” (Казань, 1928) дигән китапның титул битенә язылган. Төп нөсхәсе, чыганаклардан күрен­гәнчә, С. Ку­дашның, фото­кү­чермәсе Казанда Ә. Шамова­ның шәхси архивында саклана. Беренче мәртәбә Г. Ибраһимов “Әсәр­ләр”е­нең 9нчы томында бастырылган. Текст фотокүчер­мәдән алынды.

20. “Шакирҗан абзый!
Мәрхүм балабыз кадерле Рөстәмнең күмү көнендә алынган кайгы рәсемен сиңа җибәрәбез. Галимҗан, Гөл­сем. 1931 – Ялта”.


Автограф Рөстәмне җирләр ал­дыннан соңгы тапкыр төше­релгән фотоның икенче ягына язылган һәм бертуган абыйсы Ш. Ибра­һимовка юллаган. Төп нөсхәсе Казанда Ә. Шамованың шәхси архивында саклана. Беренче мәртәбә Г. Ибра­һимов “Әсәрләр”е­нең 9нчы томында бастырылган. Текст төп нөс­хәдән алынды.
Рөстәм 1926 елның 5нче но­яб­­рендә туган. Әмма бу дөньяда нибары 4 ел 4 ай 16 көн яшәп, кинәт авырудан соң 1931 елның 21 мартында вафат булган.

21. “1932. Ялта. Галимҗан Ибраһимов”.

Автограф Г. Ибраһимов фо­то­сының икенче ягына язылган. Фото “Безнең көннәр” романы­ның урыс телендә чыгачак басмасы өчен Г. Шәриповага җибә­релгән булган. Төп нөсхә Татарстан Милли музеенда саклана. Текст шуннан алынды һәм беренче мәртәбә бастырыла.

22. “Кадерле Җиһан туганга Ялтада очрашу ядкяре. Галим­җан. 1932. 8. VII. Ялта”.

Автограф Г. Ибраһимовның утырып төшкән бер фотосының икенче ягына язылган. Төп нөсхәсе Казанда Ә. Шамованың шәхси архивында саклана. Беренче мәртәбә Г. Ибраһимов “Әсәрләр”енең 9нчы томында бастырылган. Текст төп нөсхә­дән алынды.

Җиһан Гафур кызы Тулун­гуҗина (1896–1973) – Г. Ибра­һимов­ның икетуган кардәше.

23. “Кадерле Мөхтәр!
Сиңа уртак дус Шаһит мәр­хүм белән бергә төшкән бу рәсемне җибәрәм.
Минем хәл яхшыра, үлем­не җиңәргә дигән көрәшләрем нәтиҗәсез булмады – хәзер инде авыруның куркыныч дәвере кичте, инде ныгып эшкә башлау заманнары якынлый. Сагынып сәлам: Галим­җан. 1932. 8. VII”.


Автограф Г. Ибраһимов белән Ш. Әхмәдиев бергә утырып төшкән фотоның икенче ягына язылган. Төп нөсхәсе Казанда Ә. Шамова­ның шәхси архивында саклана. Беренче мәртәбә Г. Ибраһимов “Әсәр­ләр”енең 9нчы томында бастырылган. Текст төп нөсхәдән алынды.

24. “Габделхак туганга Ялтада очра­шу­ның истәлеге. Галимҗан. 1932. 29. VIII. Ялта”.

Автограф Г. Ибраһимов фото­сының икенче ягына языл­ган. Ул әдипнең икетуган энесе финансист, Журналистлар берлеге әгъ­засы, Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Газиз­җан улы Ибраһимовка (1905–1980) адрес­ланган. Фотокү­чермәсе “Г. Ибра­һимов исемен­дәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты”ның Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана. Ул беренче мәртәбә Г. Ибра­һимов “Әсәрләр”е­нең 9нчы томында бастырылган. Текст фото­күчермәдән алынды.

Габделхак Ибраһимов 1932 елда Анападан курорттан кайтышлый, Ялта шәһәренә барып, әдипнең хәлен белеп чыга. Шул очрашу вакытында Г. Ибра­һимов аңа “Тирән тамырлар” романының урыс те­лендә басылган нөсхәсен һәм әлеге фотосын бүләк итә.

25. “Гыйбадулла, бу нәрсә­нең урысчасына күз салып кара әле. Галимҗан. 1934. 27. XII. Ялта”.

Автограф Г. Ибраһимовның “Казакъ кызы” романының Г. Шәрипова тарафыннан урыс теленә тәрҗемә ителеп, “Дочь степи” (М., 1934) исеме белән басылган китапның титул битенә язылган. Китапның хәзерге вакытта кайда икәнлеге мәгълүм түгел. Фотокүчермәсе Казанда Ә. Шамо­ваның шәхси архивында саклана. Беренче мәртәбә Г. Ибра­һимов “Әсәр­ләр”енең 9нчы томында бастырылган. Текст фото­күчермәдән алынды.

26. “Гыйбадулла туган Алпаровка. Галимҗан. Ялта, 1936. 27. II”.

Автограф Г. Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” ро­манының Г. Шәрипова тарафыннан урыс теленә тәрҗемә ителеп, “Татарка” (М., 1935) исеме белән басылган китапның титул битенә язылган. Китапның хәзерге вакытта кайда икәнлеге мәгълүм түгел. Фотокүчермәсе Казанда Ә. Шамо­ваның шәхси архивында саклана. Беренче мәртәбә Г. Ибра­һимов “Әсәр­ләр”енең 9нчы томында бастырылган. Текст фотокүчермәдән алынды.

27. “Хөрмәтле Гайшә Шә­ри­­пова иптәшкә Г. Ибраһи-мов. 1936. 7. III. Ялта”.

Автограф Г. Ибраһимов фото­сының икенче ягына языл­ган. Төп нөсхә Татарстан Милли музеенда саклана. Беренче мәр­тәбә Г. Шәри­пова тарафыннан “Ка­зан утлары” журналының 1967 елгы 3нче санында бастырылган. Текст төп нөсхәдән алын­ды.

Болардан тыш, янә төрле ке­шеләрнең истәлекләрендә дә Г. Ибраһимовның автографлары хакында мәгълүмат китерелә. Мәсә­лән, укытучы Гайнулла Ишбулатов Уфадагы татар-башкорт педагогия техникумында укыган вакытында, әдәбият түгәрәге әгъ­заларыннан 11–12 кеше җые­лып, 1924 елның июнь аенда Казанга экскурсиягә килгәч, әдип янына керүләрен, шунда ул үзенең “Кара маяклар яки һәм әдәбиятлар” исемле китабын әдәбият түгәрә­генә автограф белән бүләк итүен яза. Истәлек авторы белдергәнчә, Г. Ибра­һимов соңыннан “Пролетариат әдәбияты нәрсәдә?” дигән китабын да автограф белән җибә­рә.

Озак еллар мәгариф өлкә­сендә эшләгән педагог Касыйм Гыйрфанов 1920 елның башында Чиләбе­дән Казанга китаплар алырга командировкага килә. Шул вакытта ул Г. Ибраһимов белән очраша һәм әдип аңа “Безнең көннәр” романын тегелеп һәм төпләнеп бетмәгән килеш типо­графиядән алып кайтып, “Автордан Касыйм Гыйрфанов иптәшкә истәлек өчен” дип язып бүләк итә.

Әдипнең өченче хатыны Хәдичә Мөхәммәт кызы Әпсәләмова-Фәткуллина (1893–1967) Павлодарда укытучы булып эшләгәндә Г. Ибраһимов аңа “Яшь йөрәкләр” романын автографы белән җибә­рүе хакында 1961 елның 24 ию­лендә язучы Локман Бадыйкшанга (1919–2015) сөйләп калдырган.

Биредә китерелгән авто­граф­­ларның, күренгәнчә, күп кенә төп нөсхәләре хәзерге көн­дә сакланып калган. Ә кайбер­ләре исә бө­тенләй югалган яки истәлек­ләрдә генә телгә алына. Шулай да киләчәктә алар тагын да табылыр дигән өметтә калабыз. Эзләнергә кирәк.

Материалларны туплау-әзер­ләү барышында күрсәткән ярдәме өчен Әлфия апа Шамовага һәм Җәүдәт әфәнде Миң­нул­линга олы рәхмә­темне бел­дерүне үземнең мөкатдәс бурычым итеп саныйм.

Рамил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Алтын йолдыз  булып балкыды!
Сегодня, 00:00 :: Шәхес
Алтын йолдыз булып балкыды!
Хәтер – мәңгелек
13-07-2017 :: Шәхес
Хәтер – мәңгелек








Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»