Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Егетлек ул хатын-кызларга да килешә

02.03: Егетлек ул хатын-кызларга да килешә

Егетлек ул хатын-кызларга да килешәЖурналист һәм шагыйрә Фәния Габидуллинага — 60 яшь.

“Кызыл таң”да һәрвакыт үз эшенә бирелгән фидакарь кешеләр эшләде. Мин инде бигрәк тә әдәбият һәм сәнгать бүлегендә эшләүчеләрне ныграк беләм, чөнки иң элек алар белән аралашыла, йомышларым, үтенечләрем аларга төшә, минем үземә дә күп очракта алар мөрәҗәгать итә. Фәрит абый Габдерәхимов белән Рим Идиятуллин эшләгән чорларны аеруча сагынып искә алам. Алар мине һәрчак үз итте, җибәргән әсәрләремә игътибарлы булды. Менә ничә еллар инде әлеге бүлекне Фәрит Фаткуллин җитәкли. Тәрбияле, тәртипле, итагатьле, үз эшенә мөкиббән киткән эш аты, төгәлрәге, редакциянең йөк аты. Каләмдәше Фәния Габидуллина да 27 ел аның белән бергә эшләде. Сүзем дә нәкъ менә аның турында булыр...


Хатын-кызга “егет кеше” дигән мөһер сугу бик үк килешеп бетмәсә дә, Фәнияне мин “егет кеше”ләрнең берсе дип атар идем. Бүгенге сәер бер заманда, ир-атлар арасында да егетлек сыйфатлары бетеп барганда, егетлек, гомумән, дефицитка әйләнгәндә, Фәниянең “егетлек”­ләре тагын да калкурак булып күренә. Егетлек ир-атларны гына түгел, хатын-кызларны да бизәүче, аларның мәртәбәсен арттыручы матур бер сыйфаттыр ул. Егетлек ул хатын-кызларга да бик килешеп тора!

“Кызыл таң”чыларның бик матур бер традициясе бар: алар авторлар белән эшли белә, гәзиткә иң яхшы авторларны җәлеп итә һәм аларны югалтмаска тырыша. Фәния дә “Кызыл таң”да эшләү дәверендә шул принциптан чыгып эш итте. Теләсә кайсы очракка аның авторлары әзер иде. Бик күп авторлар тора-бара аның иҗади дусларына да әверелде. Егетлегенең беренчесе – ул “Кызыл таң”ның 100 еллык тарихында әдәбият бүлегенең тәүге хатын-кыз мөдире булды. Шунысы да бик мөһим: ул редакциягә татар әдипләрен генә түгел, башкорт әдипләрен дә, Уфаныкыларны гына түгел, Казанда яшәүче авторларны да җәлеп итә белә иде.

Гомумән, иҗат кешеләренең юбилейларын “Кызыл таң” кебек зурлап, яратып, вакыйга булырлык итеп, урынны кызганмыйча яктырткан башка матбугат басмасын мин белмим. Юбилейларны гына түгел, аларны соңгы юлга озатканда да, мәрхүм­нәрнең кырыкларын уздырганда да аларны хөрмәт итүне, олылауны, иҗатларын пропагандалауны үзләренең изге бер бурычлары итеп саныйлар. Моны, ихлас­тан әйтәм, “Кызыл таң” гына шулай булдыра ала. Татарстан матбугатын әйтеп тә тормыйм, бездә, киресенчә, юбилейларны инкяр итәргә тырышу тенденциясе көчәеп бара шикелле. Ә “Кызыл таң” эшли белә! Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Нәҗип Асанбаев, Фәридә Кудашева кебек бөекләребезгә мөнәсәбәтле кабатланмас саннар да шулай эшләнде. Фәния алдан ук шалтыратып куя, киңәш-табыш итә, заказын бирә... Гәзит чыккач, карыйсың: бит тулы материал, хәтта бер генә биткә дә сыймаган була.

Шуңа күрә дә аның дуслары да күп: Ирек Киньябулатов, Кадим Аралбай, Хәсән Назар, Гөлфия Юнысова, Казаннан — Рәдиф Гаташ, Галимҗан Гыйльман... Һәм, әлбәттә инде, үземне дә шулар рәтенә кертәм.

Фәния Габидуллинаның Башкортстан Язучылар берлегенә эшкә килүе дә дөрес булды. Монда да аның егетлеге исбатланды: татар әдипләре берләшмәсендә аңа кадәр гел ир-егетләр җитәкче булды: Равил Шаммас, Муса Сираҗи, Марат Кәримов, Рәшит Сабит, Марис Нәзиров. Фәния — янә үз иңнәренә егетләр йөге салучы беренче хатын-кыз җитәкче. Ул килеп эшли башлагач, татар әдипләренең эше җанланып китте, Казан белән аралашулар ешайды. Фәния Башкортстанда яшәп иҗат итүче бер төркем татар язучыларын, шагыйрьлә­рен Казанга, Язучылар берле­генә алып килде, иҗади очрашулар уздырды, Казанда яшь башкорт һәм татар әдипләренең иҗади семинарын оештыру­чыларның берсе булды. Болар барысы да — Фәниянең оештыру сәләтен күрсәтеп торучы дәлилләр. Мондый аралашулар, һичшиксез, кирәк. Ләкин аларны бит иң элек оештырырга да, үз өстеңә җаваплылык та алырга кирәк. Дөрес, кирәк диючеләр күп ул, андый эшкә алынучылар гына сирәк. Ә Фәния андый чараларга берсүзсез алына һәм менә дигән итеп башкарып та чыга.

Бер генә мисал китереп үтим. Мин белорус язучылары белән аралашып яшим. Узган көздә миңа күптәнге дустым, күренек­ле белорус язучысы, хәзер инде Белоруссиянең мәгълүмат министры урынбасары Алесь Карлюкевич шалтыратты: “Безнең озакламый язучыларның съезды булачак. Башкортлардан беркемне дә белмим, син аларның берлек­ләренә шалтыратып сөйләшеп карамыйсың­мы, безнең съездга котлау җибәрә алмаслар микән?” Мин тоттым да Фәниягә шалтыраттым инде, мәсьәләне аңлатып бирдем. Икенче көнне үк ул миңа Башкортстан Язучылар берлеге рәисе имзасы белән бөтен шартын китереп язылган котлау хатын җибәрде. Ул тәбрикләү хаты белорусларның язучылар җыелышында яңгыра­ды һәм алкышларга лаек булды. Миңа калса, шушы бер мисал да каләмдәшебезнең уңган­лыгын, җавап­лылыгын күрсәтеп тора.

Башкортстандагы әдәби-мәдәни тормыш­ның уртасында кайнаучы Фәния — уздырыл­ган чараларны ташка басып калдыруда, рухи тормышыбызның елъязмасын булдыруда да үзеннән мул өлеш керткән журналистыбыз. Уфада, районнарда, авылларда, мәктәпләрдә уздырылган юбилей кичәләре, әдәби бәйрәмнәр, яңа китапларны тәкъдим итүләр, әдипләргә багышланган очрашулар, иҗади берлекләрнең эшчәнлекләре, башка әдәби-музыкаль чаралар... Боларның барысы турында да ул үзенең репортажларында, мәкаләләрендә, интервьюларында бөртекләп, җен­текләп яктыртып барды.

Миндә аның “Язмышлар ярында” дигән китабы бар. Ул, әлбәттә инде, үз вакытында “Кызыл таң” битләрендә басылып барган язмалар тупланмасы. Әллә күпме шәхес турында мәгълүмат табарга була аннан. Исемнәре генә дә ни тора бит: Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Мостай Кәрим, Нәҗип Асанбаев, Шәүкәт Галиев, Таһир Ахунҗа­нов, Зинира Атнабаева, Гөлли Мөбәрәкова, Илсөяр Газетдинова, Суфиян Поварисов, Азат Магазов... Бу исемлекне бик озак дәвам итәргә булыр иде. Җыйнак кына энциклопедияне хәтерләтүче бу җыентык, нигездә, иҗат әһелләре турында булса да, әдәбият һәм сәнгатькә багышланган мәкаләләр белән генә чикләнми. Китап битләрен­дә, без яхшы белгән шәхесләр белән беррәттән, моңа кадәр укучыларга таныш булмаган башка якташларыбызга да шактый күп урын бирелгән. Алары да кызыксындырырлык итеп, ихластан язылган.

Юбиляр күренекле әдипләр Роберт Миңнуллин һәм Ирек Киньябулатов белән. 2015 ел.Юбиляр күренекле әдипләр Роберт Миңнуллин һәм Ирек Киньябулатов белән. 2015 ел.


Әлеге китап чыкканга да шактый еллар узды инде. Аннан соң да Фәния санап бетергесез мәкаләләр, интервьюлар язып бастырды. Нәҗип ага Асанбаев­ның соңгы юбилей­ларының берсенә багышлап иҗат ителгән “Асанбай әлифбасы” дигән язмасы аеруча исемдә калган. Олуг язучыбыз­ның бөтен тормышын, язмышын, иҗатын, дөньяга, җәм­гыятькә карашларын, каләмдәшләренә булган мөнәсәбәтен бөтен тулылыгы белән күрсәтә алган иде ул анда. Ихлас, ачык күңелле әдибебез анда олы талант, акыл иясе, философ булып күз алдына килеп баса. Мостай ага Кәрим белән сөйләшү дә (Фәрит Фаткуллин белән бергәләп), Таһир Ахунҗанов белән әңгәмә дә күңелдә шундый ук җылы тәэсирләр калдырган иде.

Ул үзенең туган җирен — Дүртөйлесен ярата. Без аның белән бик күп тапкырлар уртак остазыбыз Наҗар ага Нәҗми юбилейларында бергә булганыбыз бар. Шагыйрьнең үзе исән чагында да, аның вафатыннан соң да... Якташлары Фәниянең үзен дә хөрмәт итеп тора. Бөек якташы Наҗар Нәҗмигә багышлап язылган шигырьләрдән торган “Җырның булмый соңлаганы” дигән җыентык бастырып чыгаруы да нәкъ әнә шул Туган як белән Шагыйрәнең бер-берсенә булган мәхәббәте һәм хөрмәте нәтиҗәсе иде. Җае чыкканда, мактану булса да, әйтим: без хәзер икебез дә — Фәния дә, мин фәкыйрегез дә — Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреатлары!

Фәнияне Казанда да яхшы беләләр. Биредә аның бергә укыган дуслары күп. Шушы көннәрдә “Халыклар дуслыгы йорты”нда танылган язучыбыз Галимҗан Гыйльманның 60 яшен билгеләп уздык. Мәҗлес барышында Фәния Габидул­линаның да исеме берничә тапкыр яңгырады. Хикмәт шунда ки, Галимҗан белән Фәния — күрше авылдашлар, сабакташлар, Әсән урта мәктәбендә бергә укыганнар. Мәктәптән соң бергәләп Казан университетына укырга киткәннәр. Нәкъ менә Казандагы студент еллары, иҗади аралашулар, андагы әдәби мохит, “Әллүки” әдәби бер­ләшмәсенең сабаклары Фәнияне әдә­биятка, журналистикага тарта да инде. Язганнарында да аның “Казан мәктәбе”н узганлыгы сизелеп тора.

Фәния Габидуллина, әлбәттә, бик әйбәт шагыйрә дә. Бик еш басылмаса да, без аның шигырьләрен укып торабыз. Кызганычка каршы, әлеге мәкаләмне язганда аның шигырь китапларын өемдә таба алмадым. Шуңа күрә башка шагыйрьләрнең фикерләренә таянырга булдым. Иң элек Фәниянең “Таң кызы” дигән китабына карата дустым Хәсән Назар сүзләрен файдаланыйм. “Үз йолдызы” дигән мәка­ләсендә “Фәния тойгылы, фикерле, иң мөһиме, тормышчан шигырьләр язган. Күңел дөнья­сы аша аның үз шәхесенең күз алдына басуы бигрәк тә әйбәт. Бу – шагыйрә бар дип әйтер өчен төп нигез, чыганак, таяныч”, — ди ул. Аннары өстәп тә куя: “Бу китап күңел матурлыгыннан, кайбер ир затына да тәтемәс күңел көченнән тукылган!” Туры сүзле олы башкорт шагыйренең әлеге фикерләре — минем өчен ышанычлы дәлил! Хәсән Назар мондый бәяне болай гына әйтмәс!

Фәниянең талантлы шагыйрә булуын тагын да ныграк дәлилләр өчен күренекле шагыйрь Галим Дәүләдидән дә бер өзек китерим: “Шагыйрәнең мәхәббәт лирикасы күңелгә аеруча якын. Аның лирик герое — тынгысыз йөрәкле гашыйк җан. Гашыйклар күңеле ничек тыныч булсын инде!”

Үземнән өстәп, шуны гына әйтә алам. Шулай, тынгысыз җанлы дустыбыз Фәния Габидуллина — тынгы белми торган өлгер каләмле журналист. “Кызыл таң” гәзитендә озак еллар хезмәт иткән, редакция тарихында тирән эз калдырган шәхес. Ул юкка гына “Баш­корт­станның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булмагандыр! Әйе, Фәния нечкә күңелле, хисләргә бай лирик шагыйрә дә. Юкка гына аның шигырьләренә композиторларыбыз матур-матур көйләр иҗат итмидер! Ниһаять, ул үзенең оста оештыручы икәнен дә дәлилләде. Каләмдәшләре аны юкка гына Башкортстан Язучылар берлегенә җаваплы эшкә чакырмаганнардыр! “Кызыл таң”да алган иҗат һәм тормыш тәҗрибәсе монда да ярап куйды. Менә ничә еллар инде ул, нинди генә авыр чорлар, катлаулы вакыйгалар булуга карамастан, зур җаваплылык тоеп, ихластан бирелеп, үзенә тапшырылган шул олы вазыйфаны башкара.

Роберт Миңнуллин,
Татарстанның халык шагыйре.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»