Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Очучы-космонавт открыткалары тапшырылды

31.03: Очучы-космонавт открыткалары тапшырылды

Очучы-космонавт открыткалары тапшырылдыАгымдагы елның гыйнварында очучы-космонавт, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Владимир Комаровның кызы Мәскәүдәге Космонавтика музеена әтисенең автографы һәм анда язылган адресатлар турындагы мәгълүмат белән 18 открытка тапшырган иде. Ул открыткаларга 1964 елның 10 декабрендә Уфаның Авиация институтында үткән космонавт белән очрашуда кул куелган була, ләкин билгесез сәбәпләр аркасында очучы-космонавт аларны җибәрми кала.

Журналистларның актив катнашлыгы, интернет-берлек, “ВКонтакте” социаль челтәре, Уфа һәм илнең башка шәһәрләре халкы ярдәме белән бүген 13 хатның адресаты табыла. Һәм менә 53 ел үткәннән соң, бүген Уфа дәүләт авиация техник университетының актлар залында 6 кешегә әлеге хатлар тантаналы рәвештә тапшырылды.
Журналистлар, университет җитәкчелеге, преподавательләр, студентлар Владимир Комаровның туганы Ольга Мамонтова белән якыннан аралашты. Чарада дәрәҗәле кунаклар — СССРның очучы-космонавты, Советлар Союзы Герое Александр Баландин, Мәскәүдәге Космонавтика музее хезмәткәре Ольга Низовцева, запастагы полковник, “Байконур” космодромы ветераны Вячеслав Васильев, 1964 елда очучы-космонавт Владимир Комаров белән очрашуда катнашучылар истәлекләре белән уртаклашты.
Уникаль документ — совет очучы-космонавты автографы куелган открытка — Ырынбур дәүләт драма театры җитәкчесе Рифкать Исрафиловка да тәгаенләнә. Дөньядагы космик кораб экипажының беренче командиры Уфага туганнарына еш кайтып йөргән була. Бер кайтуында ул Башкорт дәүләт академия драма театрында була, алар шунда танышып китә.
— Минем өчен бу бик шатлыклы, шул ук вакытта күңелгә үтеп керерлек вакыйга, — дип, ул елларны искә төшерде билгеле режиссер.
Тагын да бер открытканы шушы университетның информатика һәм робототехника факультетында 3 курста белем алучы Роман Иванов дәү әтисе Валерий Габдрахманов исеменнән алды. 1964 елда очрашуда катнашкан ветеран Валерий Хөсәен улы бу очрашуга Стәрлетамактан килә алмаган. Оныгы кайнар сәламнәрен җиткерде.
Биш хатның адресатын эзләү дәвам итә. Киләчәктә хат ияләренең үзләре, яки туганнары табылып, аларга да открыткалар тантаналы рәвештә тапшырылыр дигән ышанычта калабыз.
Ләйсән БӘДЕРТДИНОВА.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Хәтер – мәңгелек
13-07-2017 :: Шәхес
Хәтер – мәңгелек








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»