Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Рәдиф Тимершин вафат булды

03.05: Рәдиф Тимершин вафат булды

Рәдиф Тимершин вафат булдыКичә Уфада 71нче яшендә элекке хезмәттәшебез, танылган көлке остасы, язучы-сатирик Рәдиф Тимершин вафат булды. Аның бөтен гомере әдәбият һәм республика матбугаты белән бәйле иде.

1947 елның 1 гыйнварында дөньяга килгән язучы, Башкортстан дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлеген тәмамлап, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, 1971 елда “Һәнәк” журналына әдәби хезмәткәр буларак эшкә кабул ителә. Төрле елларда Башкортстан Язучылар берлегендә, “Өмет” яшьләр гәзитендә, “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясендә хезмәт куя. 2004 елда “Кызыл таң” гәзитенә эшкә килә һәм, өч ел узгач, биредән хаклы ялга чыга.
Әдәбият юлына Рәдиф Тимершин 1960 еллар ахырында аяк баса. 1974 елда Башкортстан китап нәшриятында аның “Беренче кар” дигән тәүге шигъри җыентыгы дөнья күрә. Язучының иҗади мирасын йөзләрчә сатирик һәм юмористик хикәя, скетчлар, монологлар, фельетоннар, скетчлар, пьесалар, мәсәлләр, пародия һәм эпиграммалар тәшкил итә. Соңгы елларда ул җитди әсәрләр дә, балалар өчен язылган хикәя-шигырьләр дә иҗат итте. Күптән түгел “Тулпар” журналында дөнья күргән “Әсәр ничек туа?” дигән язмасын хаклы рәвештә аның гомеренә йомгак итеп карарга мөмкин.
Рәдиф Тимершин озак еллар Башкортстан Язучылар берлегенең сатира һәм юмор секциясен җитәкләде. Башкортстан әдәбияты алдындагы хезмәтләре өчен язучы 1997 елда “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә һәм Гали Чокрый исемендәге премиягә лаек булды.
Күренекле язучы, үткен каләмле журналист, яхшы кеше Рәдиф Тимершинның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр. Туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»