Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Хәтер – мәңгелек

13.07: Хәтер – мәңгелек

 Сулдан уңга — Марат Ибраһимов, Миңсылу Ибраһимова-Фәйзуллина,   Сания  Ибраһимова-Абдуллина  һәм шушы  мәкалә авторы. Сулдан уңга — Марат Ибраһимов, Миңсылу Ибраһимова-Фәйзуллина, Сания Ибраһимова-Абдуллина һәм шушы мәкалә авторы.Галимҗан Ибраһимовның иң якын кардәшләре белән очрашу.

Татар әдәбияты классигының 130 еллыгы аның туган авылы Солтанморатта һәм Татарстан башкаласы Казанда, һәрвакыттагыча, киң колач белән, югары дәрәҗәдә үтте. Аларда әдипнең хәзерге вакытта исән иң якын ике кардәше — бертуган энесе Габделхәкимнең кызлары Сания (87 яшьтә) һәм Миңсылу (80 яшьтә), шулай ук аларның кайбер балалары, оныклары да катнашты. Берсе — Үзбәкстанда, икенчесе Стәрлетамакта гомер кичерүче бу апалар теремек, зирәк хәтерлеләр. Казандагы юбилей чараларыннан соң миңа алар белән Уфада сөйләшеп утыру бәхете тиде.


Ибраһимовларның гаять киң тармаклы нәсел шәҗәрәсе тирәнтен һәм төгәл итеп моннан ун ел элек төзелеп беткән. Бу җәһәттән Авыргазы егетләре — туган як тарихын өйрәнүдә бай тәҗрибә туплаган белгеч Мөдәрис Сафинның, әдипнең икетуганнарының оныклары Марат Ибраһимов белән Марат Сәетовның хезмәте зур.
Шәҗәрәгә күз ташласаң, шундыйрак мәгълүматлар күренә. Булачак язучының картәтисе Нурмөхәммәт гаиләдәге җиде бала арасында бердәнбер малай булып үскән. Аның ике хатыныннан (Сәйдә иреннән — 6 яшькә, Хәдичә 35 яшькә кече) барлыгы 12 бала туган. Нурмөхәммәт имамның 1847 елгы улы Гыйрфан мәгъзүм Троицк шәһәре мәдрәсәсендә белем алган, шунда ук бераз укыткан, мулла булып та торган. Ырынбур сәүдәгәре Заһидулла Гобәйдул­линның кызы Бибихөснибануга (документларда Бибихөснә буларак еш очрый, ә халык аны “Хәсәнә” дип йөрткән һәм тарихка да шул исем белән кергән) өйләнгән. Мәгъзүмнең әтисе үлгәч, алар Солтанморатка кайткан. Шәһәрдә тәрбияләнеп үскән яшь абыстайга авыл тормышына күнегеп китү — йорт эшләрен алып бару, мал-туар карау кыенга туры килгәндер, әлбәттә. Ләкин уңган һәм гыйлемле Хәсәнә яңа тормышка тиз өйрәнгән, шунда ук Солтанморатның йөзек кашына әверелгән. Гаиләдә унбер (!) бала дөньяга килгән. (Элек аларның саны җиде дип исәпләнә иде). Иң өлкәне Фәрдәнә озак та тормыйча үлгән. Бибинәгыймәне Бәгәнәш авылының (Авыргазы районы) Хәбир исемле мулласына биргәннәр. Япь-яшь кенә кызының кияүгә чыгу тарихын ана кеше шулай дип әрнеп искә ала торган булган: “Ике мулла абзарга чыкты да кызны ярәшеп керде. Нинди кеше икәнен дә белү, тикшерү, минем белән киңәшләшеп тору да юк”. Бибинәгыймә анда 1916 елда 34 яшендә вафат булган.
Арытабангы өч малай гына өлкән яшькә җиткән: Шакирҗан — 78, Галимҗан — 51, Габделхәким 61 ел гомер кичергәннәр. Аннары гаиләгә тагын 6 тапкыр бала кайгысы ябырылган. Бибинәфисәбану — 8 яшендә, Ибраһим, Габделхак, Гобәй­дулла, Гүзәтелҗиһан, Бибимөнәвәрә сабый килеш дөнья куйганнар.
Галимҗан Ибраһимов белән Гөлсем Мөхәммәдованың бердәнбер уллары Рөстәм 1926 елның 5 ноябрендә туып, сау-сәламәт биш яшь ярымга җитеп, 1931 елның 21 мартында ниндидер аңлашылмаган шартларда гүр иясе булган. Шулай итеп, татар әдәбияты классигының турыдан-туры варислары калмаган. Шөкер, бертуган Шакирҗан абыйсының һәм Габделхәким (аны “Хәким” дип кенә йөрткәннәр, мин дә арытаба шулай дип алам) энесенең балалары ишле булган.
1899 елның августы. Игеннәр ишелеп уңган. Крестьянның эш-мә­шәкатьләре берсе өстенә икенчесе өелгән, куна-төнә басуда ятар вакыты. Әмма, шуңа карамастан, Гыйрфан мулла, 15 яшьлек Шакир­җанын һәм 12 яшьлек Галимҗанын алып, ат белән Ырынбур тарафларына юлга чыга. Улларының берсен — “Хөсәения”гә, икенчесен Вәли мулла мәдрәсәсенә урнаштыра. Ике туган анда 1905 елга кадәр укый. Беренче урыс революциясе йогынтысында “Хөсәения”дә сәяси буталыш башлана. Шунда катнашкан 33 шәкертне, шул исәптән Шакирҗанны да, мәдрәсәдән куып чыгаралар. Моның өчен Гыйрфан хәзрәт улыннан ваз кичә, язган хатларына җавап бирми. Егет Әхмәт Исхакый мәдрәсәсенә барып кергәч кенә ата бераз йомшара.
Арытаба Казахстанда һәм Төркестанда, Исхакый мәдрәсәсендә балалар укыта. Әтисе чирләп, урын өстеннән тора алмый башлагач, авылга кайтып, аны бер елдан артык караша. 1915 елда Беренче бөтен­дөнья сугышына алына, революция хәрәкәтләрендә катнаша, 1919 елга кадәр колчакчыларга каршы сугышып йөри. Шуннан кайтып, Солтанморат мәктәбендә бик озак еллар татар теле һәм әдәбияты укыта.
Шакирҗан белән Фатыйха биш бала үстерәләр: 1914 елгы Миң­нехалидә, 1919 елгы Наилә, 1922 елгы Фәридә, 1926 елгы Наил һәм 1930 елгы Камил. Наил 1943 елда армиягә алына, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, Япония белән сугышта катнаша. Владивостокта яшәргә калып, гомеренең ахырынача шунда була. Фәридә, Стәрлетамакта укытучы һөнәре алып, шул ук шәһәрдә яшь буынга белем бирә. Физика-математика фәннәре кандидаты Камил Стәрлетамак һәм Уфа институтларында эшли, аны хәтта шул фәннәр буенча дәресләр бирергә Анголага чакырып алалар. Кызганычка каршы, ул яшьли генә операция өстәлендә үлә. Камилнең 1956 елгы улы Әнвәр Ибраһимов — фехтование буенча атказанган спорт мастеры, 1988 елгы Олимпия уеннары чемпионы, күп еллар рәттән СССР, Европа һәм дөнья беренчелегенә ярышларда җиңүче. “Башкортостан” кыскача энцикло­педиясендә аның исеме бөек бабасы Галимҗан Ибраһимов белән янәшә тора.
— Ә без әти белән әнинең (ул Хәлимә исемле иде) алты баласы булып үстек, — ди Сания апа. — 1919 елгы иң өлкән Фирдәвис абый 1942 елда сугышта һәлак булды. Хәзер Миңсылу белән икәү генә исәнбез инде, менә сезнең алда утырабыз.
Алда укып үтүебезчә, бөек әдипнең бертуганнары, икетуганнары, аларның уллары сугышларда актив катнашкан, канлы яуларда үлеп калучылар да булган. Мәсәлән, аның икетуган абыйсы Әхмәтсолтан Ибраһимов фронтка бөркеттәй биш улын озата. 1910 елгы офицер Зөлкарнәй 1943 елда Сталинград янында каты яралана, дәваланып яңадан сафка баса. “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә. 1913 елгы Зөфәр 1935-37 елларда армиядә булып кайтканнан соң укытучы булып эшли. Сугыш башлангач, өлкән лейтенант званиесендә ротага командалык итә. Ржев янындагы алышларда каты яралана. “Кызыл йолдыз” һәм икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары белән бүләкләнә. 1915 елгы Гомәр, өлкән лейтенант, ике тапкыр яралана. Александр Невский һәм икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары белән бүләкләнә. 1946 елда демобилизацияләнә һәм тагын бер елдан нибары 32 яшендә вафат була. 1922 елгы Әхияр 1939 елдан армия сафында. Өлкән лейтенант. Батальон командиры. Дүрт тапкыр яралана. Беренче һәм икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары белән бүләкләнә. 1924 елгы Әсрар беренче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. Аякларыннан мәхрүм калып, беренче группа инвалид булып гомер кичерә.
Монда шунысы да игътибарны җәлеп итә: сугыштан соң Зөлкарнәй Үзбәкстанда яши, эшли, ә калган дүртесе Кыргызстанның Ош шәһәрен төяк итә. Дөрес, бераздан кайбе­рәүләре Авыргазыга һәм Уфага кайта.
Электән сырхаулап килгән, шактый картайган (65 яшьтә!) Гыйрфан хәзрәтнең 1913 елда үлүен Галимҗанның Киев төрмәсенә утыртылу хәбәре тизләткән дигән фикер үткәрелә әдип турындагы мәгълүм трилогиядә. Ләкин бу дөрес түгел. Хәзрәт 28 мартта соңгы сулышын ала, ә Галимҗанны искәрмәстән 17 апрельдә төрмәгә илтеп тыгалар. Сүз уңаенда әйткәндә, Галимҗанның 1920 елда әнисен соңгы юлга озата алу-алмавы турында мәгълүмат таба алмадым. Шул елдан соң аның Солтанморатка бер дә кайтмавы хакында күп язалар.
1912 елның көзендә 25 яшьлек Галимҗан Ибраһимов махсус чакыру буенча Киевка бара. Тормышының матди ягын татар теле һәм әдәбияты буенча хосусый дәресләр бирү белән тәэмин иткән хәлдә, ул, ялкынланып, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә: “Казах кызы” романының яңа редакциясе өстендә эшли, хикәяләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре яза. Университетка керү теләген тормышка ашыру нияте белән укытучы яллап, өлгер­гәнлек аттестаты алуга әзерләнә. Киев университетының алдынгы карашлы профессорларының лек­цияләренә йөри, революцион рухтагы яшьләр белән аралаша. Алдынгы фикерле якташ студент-медик Хәлиулла Еникеев белән дуслаша, аның ярдәмендә башкорт, казах, үзбәк, әзербайҗан, дагстан яшьләре белән бәйләнеш урнаштыра, Киев мөселман студентларының якташлык җәмгыятенә әгъза булып керә.
Якташлык җәмгыятен тар мөсел­манлык, мәгърифәтчелек чиклә­реннән киң интернациональ юлга, сәяси көрәш мәйданына алып чыгуда Ибраһимов зур эш башкара. 17 апрельдә университетлы шәһәр­ләрдән килгән делегатлар катнашлыгында якташлык җәмгыяте җыелышы барган чакта полиция кереп, 14 кешене кулга ала. Галимҗан да сәяси тоткыннар өчен булган ялгыз камерага ябыла. Фатирында үткәрелгән тентү вакытында жандармерия кулына гаять зур күләмле әдәбият — урыс, татар, төрек, әзербайҗан телләрендәге биш төргәк китап, гәзит-журналлар, альбом, кулъязмалар һәм якташлык җәмгыяте документлары эләгә.
Кулга алынган күпчелек яшь­ләрнең ата-аналары самодер­жавиенең ышанычлы, могтәбәр кешеләре булганлыктан, эш йомып калдырыла. 13 июньдә шул яшьләр белән бергә Галимҗан да төрмәдән чыгарыла. Ул, Казанда һәм Уфада булганнан соң, Солтанморатка кайта. “Сәяси яктан ышанычсыз” мөһере сугылганлыктан, ул кайда да полициянең катгый күзәтүе астында була.
Бу дәвердә инде ул, шактый еракларда йөрүенә, эш-мәшәкатьләре баштан ашкан булуга карамастан, әнисе янына кайтып, хуҗалык эшләрендә ярдәмләшергә тырыша. Беренче бөтендөнья сугышы башланып, абыйсы да, энесе дә фронтка алына. Авыру ана ялгыз кала. 1917 елгы Февраль революциясе. Бу вакытта Шакирҗан — Германиядә әсирлектә. Рига фронтында сугышучы Хәким большевик агитаторлар тәэсирендә коралын ташлый да авылга юл тота. Шушы мәлдә Уфада “Ирек”, “Безнең юл” гәзитләре чыгаручы Галимҗан да кайтып төшә. “Чакырсалар да, син хәзер армиягә барма инде”, — ди энесенә.
1918 елның июнь башларында Галимҗаннан хат килә. “Хәким, син минем фәлән-фәлән әйберләрне Уфага алып кил әле”, — дип язылган була. Хәким абыйсы кушкан әйберләрне ике тартмага тутыра да, ат җигеп, Уфага китә. Күрсәтелгән адрес буенча абыйсын тиз генә таба алмый әле. Урамда аптырап йөргәндә Шаһит Ходайбирдинны очрата. Абыйсы янына ул алып бара. Тегесе аны озак тотмый, хәл-әхвәл сорашып, әнисе хуҗалыгында нәр­сәләр эшләргә киңәшләр бирә дә кайтарып җибәрә.
Шакирҗан һәм Габделхәким Ибраһимовлар аннан соң да Казанга һәм Ялтага Галимҗан янына берничә тапкыр бара.
Мәгариф ветераны, 75 яшьлек Фәридә Шакирҗан кызы Ибраһимова үзеннән кечерәк кардәшләре белән очрашканда шуларны хәтерли торган булган: “1937 елның җәендә әткәй Галимҗан абыйдан хат алды. Һәм икенче көнне үк Ялтага китте. Ул аннан ике тартмага салынган кәгазьләр, дәфтәрләр алып кайтты да яшереп куйды. “Минем баш очымда болытлар куера башлады, зинһар өчен шуларны алып кайтып җый әле”, — дип үтенгән Галимҗан абый. Аны Казан төрмәсенә алып киткәч, әткәйне район үзәге Толбазыга чакырта башладылар, Галимҗан абыйның кәгазьләрен таптыралар икән. Куркытып, янап, кисәтеп тә бетергәннәр. Әткәй түзмәде, теге тартмаларны НКВДга илтеп тапшырды. Аларны әткәйнең күз алдында яндырганнар”.
Галимҗан Ибраһимовның китап­ларын, язуларын Солтанморатта өй борынча эзләп йөриләр. Мотаһар исемле икетуган энесе аларны бәрәңге бакчасына күмгән икән дә, аны аңа ачу саклап йөрүче күршесе күреп калып, тиешле җиргә хәбәр итәм, дип янаган. Шуннан Мотаһар, аларны алып кереп, мичтә яндырган. “Галимҗанның китаплары елый-елый яндылар”, — дип сөйләгән ул азактан авылдашларына.
...Әлеге очрашуда мин Сания Хәким кызына сорау бирәм:
—Сез 87 еллык гомерегезнең 71 елын Үзбәкстанның Навои шә­һәрендә яшисез. Анда каян, ничек һәм ни өчен барып чыктыгыз?
— Озын һәм күңелсез тарих инде ул. Әтием — Солтанморатта колхоз оештыручыларның берсе. Үзебездә һәм Кәбәч авылында колхоз рәисе урынбасары да, рәис тә булды. Бөек Ватан сугышы башланды. Басуларда үскән барлык ашлыкны дәүләт келәтләренә кырып-себереп алып торалар. Халык ачтан үлә башлагач, әти ул заман өчен хәтәр адым ясый: колхозчыларга күпмешәрдер килограмм ашлык тарата. Аны кулга алдылар, Уфа төрмәсенә илтеп яптылар. Берничә тапкыр сак астында авылга суд утырышына кайтардылар. Халыкны җыеп, әтигә каршы сөйләтергә тырыштылар. Өйдә берничә тапкыр тентү ясадылар. Әнкәй Уфа төрмәсенә әтигә алабута катыш кара икмәк илткәч, “монда колхоз милкен үзләштергән карак утыра, дигәннәр иде”, дип аптыраганнар, имеш, андагылар.
Утырыш арты утырыш үткәрә торгач, бер гаебен дә тапмыйча, әтине азат иттеләр. Ул үзе теләп сугышка китте. Рядовой булып хезмәт итте. 1946 елда демобили­зацияләнде. Суд тарафыннан күптән акланган, утлы юллар үткән 51 яшьлек фронтовикка, аның гаиләсенә авылыбызда көн итү мөмкинлеге калмаган иде. Авылдашлар, хәтта кайбер якын кардәшләр, безнең белән аралашмаска тырышты. “Халык дошманы” буларак юк ителгән язучының бертуган энесе һәм аның гаиләсе дип, безгә төртелеп-чәнчелеп кенә тордылар.
Менә шундый шартларда шул ук 1946 елда әти-әни безне, калган кечерәк балаларын төяделәр дә Үзбәкстанга чыгып киттеләр. Миңа ул чакта 16 яшь иде. Әти-әни, башка туганнар ике елдан Башкортстанга кайтып киттеләр. Үзебез юкта авылда туган йортыбызны утынга сүтеп якканнар. (Бу әтинең якын дус-хезмәттәшләре кушуы буенча эшләнгән). Гаилә урамда торып калган. Бу гаиләдән бит әле ике кеше сугышта катнашкан, берсе 23 яшендә корбан булган дип тә тормаганнар. Гаилә Стәрлетамак шәһәренә барып сыенган. Әти шунда эшләп, 1957 елда вафат булды.
Мин Үзбәкстанда калдым. Педагогия техникумын тәмамлап, башлангыч сыйныфларда укыттым. Үзебезнең Авыргазы районының Балыклыкүл авылында туып-үскән Мөнир Абдуллинга кияүгә чыктым. Безнең язмышлар да уртак. Хәлле тормышлы гаилә булганлыктан, кулак итеп сөрелгәннәр. Мөнир — һөнәре буенча агроном. Навои өлкәсе Авыл хуҗалыгы идарәсендә җаваплы вазыйфа башкарды. Эштән аерылмыйча икебез дә югары белем алдык. Алты малай үстердек, алтысы да Русиянең институт һәм университетларын тәмамлады. Иремнең вафатына 10 ел булды. Илле яше генә тулган бер улыбызны да югалттык. Рамил улыбыз 1993 елдан бирле Кырмыскалы районының Кабак авылында яши, Уфага йөреп эшли. Кал­ганнары кайсысы — Үзбәкстанда, кайсысы — Русиядә. Минем белән бер шәһәрдә яшәүче Шамил улыбыз зоотехник белгечлегенә Ырынбур авыл хуҗалыгы институтында укыды. Бүгенге ерак сәфәрдә мине ул озатып йөри.
Ә йомгаклап әйткәндә, әйбәт гомер юлы үтелде, язмышымнан зар­ланырлык түгел. Балаларыбызның, оныкларыбызның да тормышлары көйле.
— Сания апа, Казандагы юбилей чараларыннан алган тәэссорат­ларыгыз белән кыскача гына уртаклашсагыз иде.
— Казанда мин ун ел элек тә бул­ган идем. Быелгы юбилей “Мә­дәниятләр төрлелеге контекстында Галимҗан Ибраһимовның мирасы” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция буларак үтте. Татарстан галимнәре, язучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре белән беррәттән, Башкортстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрек­мәнстан, Үзбәкстан, Кырым, Чувашстан, Удмуртия, Мәскәү вәкилләре дә катнашты. Әдипнең кардәш-ыруларыннан анда 7 кеше барган идек. Бабакабызның әдәби, гыйльми, иҗтимагый эшчәнлеген югары бәяләүләре өчен горурлык тойгылары кичердек. Безгә дә кадер-хөрмәт күрсәттеләр.
Икенче әңгәмәдәшем Миңсылу Хәким кызы Ибраһимова-Фәйзуллина шушы көннәрдә 80 яшен тутырды. Аңа Солтанморат мәктәбендә укырга туры килмәгән. Фирдәвис абыйсы Авыргазының Мостафа авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрелгән. Миңсылу аның гаиләсендә яшәп укыган. Шуннан әти-әниләре янына Стәрлетамакка киткән. Миякә районының Чишмә авылында туган шофер егет Рәшит Фәйзуллинга кияүгә чыккан. Бер кыз, бер ул үстергәннәр. Миңсылу апа сәнәгать предприятиеләрендә һәм сәүдә өлкәсендә эшләгән. Казандагы, Уфадагы чараларга аны кызы Нәфисә озатып йөрде.
Үзбәкстан һәм Стәрлетамак кунаклары белән мин Уфаның Сипайлово бистәсендә Марат Габделхак улы Ибраһимов фатирында әңгәмә кордым. Бөек әдипнең икетуган­ының оныгы ул. Үзләренең нәсел шә­җәрәсен бик җентекле һәм төгәл итеп төзегән, моннан биш ел элек Татарстан китап нәшриятында татар һәм урыс телләрендә “Галимҗан Ибраһимов” дип аталган, бик күп документларны, тарихи фотоларны, балаларының һәм оныкларының әдипкә багышланган гыйльми хезмәтләрен үз эченә алган зур күләмле җыентык чыгарган шәхес тә ул Марат әфәнде.
Җиде ел элек республика күләмендә Шәҗәрә бәйрәме үткән иде. Анда Марат Ибраһимовның заманча итеп бизәлгән, үзенчәлек буларак, төрле буын вәкилләренең 160тан артык фотосы да теркәлгән шәҗәрәсе көчле тәэсир калдырды. Балаларын һәм оныкларын да җәлеп итеп, күмәк башкарылган бу хезмәт Уфа буенча — икенче, республика буенча өченче урын алды.
— Ибраһимовлар шәҗәрәсен төзергә омтылыш күптән килә иде, ди Марат әфәнде. — Әтием Габделхак Газизҗан улына да заманында репрессия җилләре кагылып үткән. 1932 елның августында Ялтага барып, Галимҗан абыйсының хәлен белгән өчен аны — 27 яшьлек гади бухгалтерны Урал аръягына сөргенгә озатканнар.
Галимҗан Ибраһимовның исеме ялган гаепләрдән арыну белән үк аның тормышын һәм хезмәтләрен өйрәнү киң колач алгач, әтием, ул вакытта инде СССР Журналистлар берлеге әгъзасы иде, абзыйсы турында мәгълүматлар туплый, истәлекләр яза. 1967 елның мартында, бөек шәхеснең 80 еллыгы билгеләнгәндә, нәселебезнең шәҗәрәсен төзи башлый. Әтинең архивында Шакирҗан һәм Мөхтәр Ибраһимовларның безнең нәсел вәкилләре, аларның туу һәм үлү даталары турында язулары сакланган. Ләкин төзелгән шәҗәрәнең төгәллегендә миндә тулы ышаныч юк иде. Теге яки бу фактларны расларлык яисә кире кагарлык документларны һәм тере шаһитларны эзләргә тотындым. Әтием туплаган тарихи архив материаллары миңа кыйммәтле мирас булып калгач, үз өстемдә югары җаваплылык тоеп, моңача ишекләре беркемгә дә ачылмаган архивларга керү әмәлен табып, яшерен фондларда Галимҗан Ибраһимов язмышына бәйле мәгълүматлар белән таныштым, әдипнең соңгы 10 ел гомере үткән Ялтада да эзләнү эшләре алып бардым. Әти башлаган эшне без — аның балалары, оныклары һәм аларның балалары — кырык елдан артык дәвам итеп, татар әдәбияты классигының нәселеннән 300дән артык кешене (ир-атлар линиясе буенча гына) берләштергән шәҗәрә төзеп бетердек.
Марат Габделхак улы фатирында 5 метрлы бу шәҗәрәне барыбыз да кызыксынып карадык.
Кунаклар бу көнне, шулай ук, Зәки Вәлиди исемендәге Милли китап­ханәдә туган якны өйрәнүчеләр клубының чираттагы утырышында да катнашты.





Басып чыгарырга



Ленин бабай туган көн
23-04-2018 :: Шәхес
Ленин бабай туган көн
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»