Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Җирдә һәйкәл калдырган галим

23.09: Җирдә һәйкәл калдырган галим

Җирдә һәйкәл  калдырган галимАкадемик Үзбәк Госмановның вафатына бер ел.

Академик Үзбәк Госманов, бөек шәхес, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе буларак, ил, республиканың фәнни даирәсендә, халык хуҗалыгының төрле тармакларында якты эзләр һәм җуелмас сәхифәләргә бай тормыш сабаклары калдырып китте. Үзе исән чагында ук Үзбәк Госман улын Башкортстанда авыл хуҗалыгы, аграр җитештерү проблемалары белән җитди һәм нәтиҗәле шөгыльләнүче “беренче дәрәҗәдәге” галим буларак кабул итәләр иде.

Әлбәттә, вафатына бер ел тулган көннәрдә олы галим исемен йөрткән шәхесебезне зур юксыну белән искә алуыбыз да очраклы түгел, чөнки Үзбәк Госманов, ил тормышында сәяси вакыйгалар катлаулана башлагач, либераль карашлы дәүләт эшлеклеләренең фәнгә мөнәсәбәте үзгәргән бер вакытта, Башкортстанда Фәннәр академиясе оештыру кирәклеге турында беренчеләрдән булып үзенең кыю фикерен белдерә. Фәннәр академиясен оештыру комитетының актив әгъзасы була. Мәсьәләне республика Югары Советы Рәисе дәрәҗәсендә ашыгыч рәвештә хәл итүне күтәреп чыга. Билгеле, ил таралганда Башкортстанда Фәннәр академиясе төзелү башта ышанмаслык хәл була. Әмма Госмановның карашы, фикерләре республика җитәкчелеге игътибарыннан читтә кала алмый.

Әйтергә кирәк, Башкортстан Фәннәр академиясе бүген республика тормышында мөһим роль уйный. Шуңа күрә дә академик Үзбәк Госмановның исеме һәм хезмәтләре фәнни даирәдә лаеклы урын тота. Ул, шулай ук, аграр икътисадта фундаменталь тикшеренүләре белән киң билгеле галим.


Үзбәк Госмановның тормыш юлы, гыйльми эшчән­леге гаять үзенчә­лекле. Ул студент елларыннан ук үзенең килә­чәген фән юлы белән бәйләргә карар иткән. Алай гына да түгел, яшь белгеч буларак, үзенең туган ягында — Дүртөйле районы хуҗалыкларының берсенә җитәкче итеп тәгаенләү тәкъдимен ишеткәч тә райкомның беренче секретарена укуын аспирантурада дәвам итеп, киләчәктә фәнгә хезмәт итәргә теләвен әйтә. Беренче секретарь өлкә комитетка эшкә үрләтелгәч тә, Үзбәк Госман улын эзләп табып, үзе янына зур вазыйфага чакыра. Бу юлы да ул, зур ышаныч белдерүләренә рәхмәтен әйтеп, баш тарта. Әгәр шул вакытта Үзбәк Госманов партноменклатурага хез­мәт итәргә калган булса, алдагы язмышы ничек булыр иде икән, әйтүе авыр. Әмма аның шул чакта ук барлык гомерен, көчен һәм хезмәтен фәнгә, тәгаенрәк әйткәндә, рес­публиканың аграр тармагын оештыруга багышлавы зур ихтирам уята. Алгарак китеп, шуны да әйтергә кирәк: арытаба ул авыл хуҗалыгында планлы һәм базар икътисады шартларында ахыргы нәтиҗәгә ирешүдә яңа мөмкинлекләр ачуга иреште һәм, шул рәвеш­ле, республикада гына түгел, ә Русия күләмендә аграр реформаларны тормышка ашыруга зур өлеш кертте.
Ул үзенең хезмәт­ләрендә товар җитеш­терүдә коллектив (кооператив) формаларның кече җитештерүчеләре белән бертигез шартларда үсүен аграр хуҗалык­ларда студент буларак практика үткән еллардан ук тупланган тәҗрибә­ләре аша дәлилләде.
Шунысы да игътибарга лаек: узган гасыр ахырында республикада җир, милек, фермерлык, икътисадны тотрыкландыру, аграр җитештерүдә нәти­җә­лелекне бәяләүгә кагылышлы законнар бик үк камил түгел иде. Бер төркем галимнәр тарафыннан парламент депутатлары каравына әзерләнгән закон проектларында Үзбәк Госман улы төпле, икътисади нигезле һәм республика мәнфәгатьләре өстенлек иткән тәкъдим-фикерләре белән аерылып торды.
Башкортстанда фән­нең берничә юнә­лешендә уңышлы эшләгән һәм Русия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты булып торган галимнәр берничә генә. Шуларның берсе — Үзбәк Госманов. Ул СССР Фәннәр ака­демиясенең Башкортстан филиалында икътисади тикше­ренүләр бүлег­ендә сектор мөдире, Башкортстан дәүләт аграр университетында кафедра мөдире дә булып эшләде. Ә 1998 елдан башлап Русия Авыл хуҗалыгы акаде­миясенең Башкортстан гыйльми үзәге рәисе булды. Бу югары вазыйфалар да остазыбызның гади генә галим булмавын күрсәтә. Һәм аның феномены очраклы вакыйгалардан ерак тора. Максатчан, эрудицияле һәм киң карашлы булуы, мөгаен, Үзбәк Гос­манов­ның яшәү мәгънәсе белән дә бәйле булгандыр дигән фикер туа.
Ә мондый биек­лек­ләргә менүнең сере нәрсәдә? Ихтимал, мондый рангтагы галим­нәрнең уртак үзен­чәлеге шундадыр: алар үз эшенә генә бирелгән һәм олы максат куеп хезмәт итү­челәр. Андыйлар бер гыйльми юнәлеш, әмма аның күпкырлы аспектлары буенча эшли. Кагыйдә буларак, аларның карьерасы эре фәнни оешмаларга җитәкче итеп тәгаенләнгән­че дәвам итә. Мин Үзбәк Госман улының фәнни эшчәнлегендә дә шушы юлны күрәм. Башта алар таулар күчерердәй дәрт һәм омтылышлар белән ялгызы эшли, аннары эре фәнни коллективларга җитәкчелек итү бурычы йөкләтелә. Янә дә шунысы: фәнни-тик­ше­ренү институт­лары­ның да, югары уку йортлары ректорларының һәммәсе дә академия әгъзасы, бу очракта ике академия әгъзасы була алмый. Үзбәк Госман улы турында сөйләгәндә, билгеле, аның табигый талантын тулыландырган тынгысызлыгы һәм эш сөюе, шулай ук тормыш-яшәешкә кагылышлы проблемаларны хәл иткәндә системалы алымы аның феноменын ачып бирә.
Галимнең тормыш һәм фәнни эшчәнлегенә бәя биргәндә дә берьяклы гына фикер йөртеп булмый. Үзбәк Госмановның гомер юлы аның балачагыннан алып, шәхес булып формалашканга кадәр берничә этапка бүленә. Миңа калса, аның мәк­тәпкәчә булган үсмер елларында булачак галим күңелендә киләчәккә нинди һөнәр сайларга, тормышта үз урыныңны ничек табарга дигән серле сорауга “оеткы” салына да. Әнисе һәм өлкән апасы хәстәрлеге белән аның зур дөньяга карашы формалаша. Үзбәк Госман улы үзенең истәлек­ләрендә туган җире — Дүртөйле районының Тайморза авылындагы үсмер чоры, биредә кеше­ләрнең тормышы турында мавыктыргыч итеп язганын да укыган идем. Тайморза җидееллык мәктә­бендә белем ала ул, аннары укуын Дүртөй­ледәге данлыклы 1нче урта мәк­тәптә дәвам итә. Биредә педагоглар булачак га­лимдә фәнгә сөю уята. Үзбәк Госман улы үзе укып чыккан мәктәпләр белән һәрвакыт элемтәдә торды. Уку алдынгыларын бүләк­ләү өчен үз акчасы исәбенә махсус премия­ләр булдыруы да аның мәрхәмәт­лелеге һәм бер үк вакытта мәктәпне, балаларны яратуы турында сөйли.
Мәктәптән соң аның заводка эшкә урнашуы да шәһәр тормышын өстен күрүе турында сөйләми. Ул анда чит мохитне өйрәнеп, укуын башкалада дәвам итәргә тели. 1959 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы инсти­тутының зоотехния факультетына укырга керә. Биредә ул авыл хуҗалыгы белгече һөнәренә генә ия булып калмый, килә­чәктә кайда эшләсә дә, җирдән аерылмаячагына ышана.
Дүртөйле районында хуҗалык рәисе урынбасары булып эшләү чорында Үзбәк Госман улы тармакны үзгәртеп коруда зур яңалык-үзгәрешләр кирәген аңлый. Яшь белгеч хезмәтне оештырудагы икътисади мөнә­сә­бәтләрне модер­ни­за­цияләү зарурлыгы таләп ителгәненә төшенә. Әй­тергә кирәк, узган гасыр­ның алтмышынчы еллары башында авыл хуҗа­лыгында җитеш­терүне индустриаль үсеш юлына чыгаруга әзерлек башланган иде. Әмма тәүдә икътисади фәнне тамырдан үзгәртергә кирәк була. Үсемлекчелектә, терлек­­челектә җитеш­терүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, продукциянең үзкыйм­мәтен төшерү өчен икътисади үсешнең яңа моделен булдыру бурычы тора иде.
Билгеле галим, икътисад фәннәре докторы Мәхмүт Токымбәтов җи­тәкче­легендә Үзбәк Госман улы сайлап алган диссертация темасының да кеше капиталының нәтиҗәле­леген күтәрүгә багышлануы очраклы түгел. Әгәр тарихка күз салсак, икенче Бөтен­дөнья сугышына кадәр әлеге проблема стахановчылар хәрәкәте үрнә­гендә хәл ителә. Анда эшче коллективлар матди-техник ресурслар бе­лән хезмәт җитешт­е­рүчәнлеген берничә тапкыр арттыруга иреште. Үзбәк Госманов хезмәт­ләрендә тармакны интенсивлаштыру аерым хезмәт коллективларына хезмәт­тә батырлык яулау өчен түгел, ә тоташ җитеш­терүне үзгәртеп кору өчен кирәклеген күрсәтте. Галим, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге икътисади пробле­ма­ларның асылына тө­шенеп, тармак өчен методик һәм методологик тәкъдимнәр эшләде.
Республиканың аграр сәясәтен тәэмин итүгә лаеклы өлеш керткән галимнең бер хезмәтенә тукталмыйча булмый. Аның авыл хуҗалыгын һәм аграр җитештерүне табигый-климатик шартларны исәпкә алып үстерү системасы һәм республика икътисадының күпкыр­лы булуы турындагы фәнни хезмәте Башкортстанда 1968-98 елларда агросәнәгать комплексын системалы үстерү документына кертелде. Мәгъ­лүм булуынча, шул заманда СССР Фәннәр академиясе илдә аграр тармакны нәтиҗәле үстерү буенча Госмановның бу хезмәте иң төпле һәм ышанычлы документ дип билгеләде.
Үзбәк Госмановның Башкортстан аграр уни­верситетының авыл хуҗа­лыгы икътисады кафедрасына мөдир булып күчүе, гомумән, респуб­ликаның аграр тормышында зур вакыйга дип билгеләргә мөмкин дип исәплим. Биредә ул икътисади белгечләр әзерләү белән генә чикләнмәде, ә фәнни мәктәп эшчән­легенә нигез салды. Ә инде аның тырышлыгы белән республика Фәннәр академиясе ачылгач, галим эшчәнлегенең офыклары да киңәйде. Биредә ул биология, медицина һәм авыл хуҗалыгы бүле­генең академик секретаре итеп сайланды. Гоме­ренең соңгы 15 елында академик Госманов республикада аграр җи­тештерүне фәнни ни­гез­дә үстерүгә юнәлтелгән йөзләрчә хезмәт язды. Галимнең мирасы бай. Ул — 520дән артык фәнни хезмәт, ике дистәдән күбрәк китап авторы. Аның җитәкче­легендә 55 кандидатлык һәм 11 докторлык диссертациясе якланды.
Ышанам, халкыбызның бөек шәхесе, бар булмышы белән Җир улы исеменә лаек галим Үзбәк Госмановның исеме дә, аның хезмәтләре дә Башкортстан тарихында лаеклы сакланыр. Ул беркайчан да җирдән, хезмәт кешеләрен­нән аерылмады. Респуб­ликаның фәнни үсешенә зур өлеш керткән галим исеме белән җирдә үзенә һәйкәл калдырды.
Әлфис Гаязов,
Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты.





Басып чыгарырга



Ленин бабай туган көн
23-04-2018 :: Шәхес
Ленин бабай туган көн
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»