Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Без — Муса абый шәкертләре!

04.11: Без — Муса абый шәкертләре!

Юбиляр җәмәгате Закирә ханым белән.Юбиляр җәмәгате Закирә ханым белән.Башкортстандагы татар матбугатын үстерүгә, утыз елга якын гомерен “Кызыл таң” гәзитенә биреп, катлаулы, болгавыр шартларда басманы яңа биеклекләргә күтәрүгә зур көч салган Муса Гайса улы Мөлековны берничә буын журналистлар үзләренең остазы дип саный. Үзе мөхәррирлек иткән елларда да, аннан соң да журналистикага яңа аяк басучы сәләтле яшьләргә һәрчак игътибарлы булды ул. Каләмнәрен шомартырга, үз юлларын табарга ярдәм итте, бай тәҗрибәсе белән уртаклашты. Хәтта педагогия университетында укыткан студентлары арасыннан да язуга әвәс кызлар һәм егетләрне гәзиткә җәлеп итте. Шуңа да “Кызыл таң” гәзитендә эшләүче күпләр “Мөлеков мәктәбе”н үтүе белән хаклы рәвештә горурлана.

Юбилее уңаеннан Муса абый белән Нагаево бистәсендә урнашкан йортларында очраштык. Әйткәндәй, Аксаков урамындагы фатирларында яшәгәндә дә студентларга, хез­мәттәшләренә аларның ишеге һәрвакыт ачык булды. Кешелекле, ярдәмчел, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә вакытын кызганмады остазыбыз. Әлеге күркәм гадәт шәһәр читенә күченгәч тә дәвам итә.
— Монда яшәвебезгә ике ел. Ишекне ачтыңмы — яшел үлән, саф һава, сөенеп туялмыйбыз, — дип, һәрвакыттагыча, ачык йөз белән каршы алды Закирә апа.
— Ниһаять, җиргә аяк бастым... — Муса абый җәмәгатенең сүзләрен җөпләп куйды. Сәйләнле түбәтәен кырын салып кигән, бар булмышы белән мәдәниятле һәм зыялы укытучым күңелендәге шатлыгын да, горурлыгын да әнә шулай бер җөмләгә сыйдырды.
Кайчандыр Муса Гайса улында белем алганнар яхшы белә: ул укытучы буларак та нәкъ шундый төгәл сүзле булды. Аның лек­цияләре эзмә-эзлекле, бай эчтә­лекле, аң­лаешлы булуы белән аерылып торды. Укытучыбыз конкрет сөйли, фикерен һәрвакыт мисал белән ныгытып куя. Буш, купшы сүз­лелекне җаны сөйми. Татар әдәбиятын, халкыбызның рухи мирасын барлык нечкәлекләренә кадәр белүче мөгаллимнең лекция-семинарлары бик кызыклы үтә иде.
Ул әле дә элеккечә, бер тамчы да үзгәрмәгән. Мөгаллим каршында үземне нәкъ егерме еллар элек басып торган студент хәлендә тойдым. Муса абый сорауларын бирә, хәл-әхвәлем, үзенә бик кадерле булган “Кызыл таң”ы, каләмдәш­ләре белән кызыксына. Мин сөйлә­гәннәрне җитди, дикъкать белән тыңлый. Югыйсә, киресенчә булырга тиеш, мин остазым белән әңгәмә корырга килдем ич! Ләкин Муса абый — гаять тыйнак кеше. Ул беркайчан да мәкалә-очерклар герое булырга ашкынып бармады.
...Кунак бүлмәсендә эленгән аклы-каралы фоторәсемнәр — зәвык белән эшләнгән йортның аерым бер бизәге. Монда — тарих, үткәннәр, буыннар бәйләнеше. Алар сүз җебен үзеннән-үзе әңгәмә­дәшемнең туган төяге — Благовар районының Сынны авылына, балачак елларына алып кереп китә...
— Минем әти тирә-якта данлыклы гармунчы иде. Аяк бармаклары белән гармун уйнап, Бүздәк сабантуенда премия алган кеше. Бу вакыйга Наил Котдусовның бер повес­тенда урын алган хәтта, — ди Муса абый, газиз кешесенең рәсеменә ымлап. — Әти сугышка киткәндә өстәлдә берсе өстенә берсе куелган өч гармуны калды. Аларның берсен Бүздәк районының Кыска-Елга авылында яшәүче дусты үзе белән фронтка алып китеп, утлы сугыш юлларында йөртеп, алып кайтты. Ә безгә, әти сугышка китеп беркадәр вакыт үткәч, аның хәбәрсез югалуы турында кара мөһерле хат килде...
Ике ир бала белән калган Нә­гыймә апа көн-төн кырда, толлар җилкәсенә төшкән бөтен авырлыкны сыкранмыйча күтәрә, балаларын укытырга тырыша. Бәрәңгене санап кына пешергән, икмәккә туймаган, өс-башка кияргә булмаган авыр еллар. Ярый әле әтиләренең әтисе — Нурмөхәммәт картәтисе тегүгә оста. Аның кулы белән тегелгән туннар, толыплар, итекләр ул хәтәр елларда балаларны ачлык-ялангачлыктан коткара. Нурмөхәммәт бабай әлеге һөнәргә Казан осталарыннан өй­рәнгән була.
Авыл чирәмендә тәгәрәп, яң­гырдан соң җыелган суны чәчрәтеп уйнап үскән малай күңеле белән кечкенәдән китап дөньясына кереп чума. Авыл Советы бина­сының бер як почмагында урнашкан китап­ханәгә ияләшә. Нәфис әдәбият уку белән генә мавыгып калмый, аны күбрәк фәнни китаплар, әдәби тәнкыйть кызыксындыра. “Кызыл таң”, “Труд”, “Известия”, “Правда” гәзитләрендә сәхнә әсәрләренә, кинофильмнарга карата басылган рецензияләрне көтеп алып укый. Болар барысы да булачак галим, журналист Муса Мөлековның күңел дәфтәренә теркәлә бара һәм аның шәхес буларак формалашуында зур роль уйный.
Урман хуҗалыгы техникумына укырга керергә килгән Муса урыс әдәбиятыннан имтихан вакытында укытучысын хәйран калдыра. Аңа Пушкин иҗаты буенча билет эләгә. Әсәрләрен яттан белә, хәтта җавабын Белинский фикерләре белән дә баетып җибәрә егет.
— Син бу кадәресен каян белә­сең?! — ди мөгаллимә, җиде сыйныф кына тәмамлап килгән авыл мала­еның интеллектуаль әзерлек­ле булуына гаҗәпләнеп.
Әлбәттә, Муса Мөлеков урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Лисовскаяның сәләтле, тырыш студентларының берсе була. Эчке тоемлавы көчле булган педагог курс алдында: “Күрерсез, Мөлеков әдәбиятчы булачак!” дип әйтә торган була. Аның фаразлавы чынга аша.
— Лариса Александровна әдә­биятны, сәнгатьне дөрес тоемларга өйрәтүче, иҗади мохиткә алып керүче остазым булды. Бәхеткә, тормышымда үз һөнәренең остасы бул­ган, кирәк вакытта дөрес юнәлеш бирердәй шәхесләр очрап торды, — ди Муса Гайса улы.
Шундыйларның янә берсе — “Кызыл таң”ның “Яңа авыл” исеме белән чыккан елларыннан бирле эшләгән, гәзитнең сәнгать бүлеген җитәкләгән Сәхи Мусин. Ул матбугат битләрендә хәбәрләре күренә башлаган егетне “Кызыл таң”дагы әдәби түгәрәккә җәлеп итә. Темалар бирә, беренче язмаларын укый, тикшерә. Түгәрәккә йөрүчеләр янына еш кына күренекле язучылар, шагыйрьләр дә килә. Журналистлык эшчәнлеге серләре, әдәби иҗат турында яшьләргә күп файдалы мәгълүмат бирә алар.
Шуңа да Муса Гайса улының БДУның 4нче курсында укыган чагында ук гәзит мөхәррире Таһир Ахунҗанов чакыруы буенча “Кызыл таң”да эшли башлавы табигый була. Гади хәбәрчедән бүлек мөдире, җаваплы секретарь, гәзитнең мөхәррире вазыйфаларына күтәрелә ул. Казан дәүләт университетында аспирантура тәмамлап, Ибраһим Нуруллин җитәкчелегендә диссертация яклый. Хезмәт юлының ике дистәгә якын елында Башкортстан дәүләт педагогия институтында (университетында) студентларга белем бирә.
Шунысы ачык мәгълүм: нинди генә вазыйфага алынмасын, Муса Гайса улы кыю, төпле фикерле, үз кыйбласына тугры була белде. Ул — шәкертләре өчен дә, хезмәт­тәшләре, каләмдәшләре өчен дә абруйлы шәхес. Муса абыйның абруй көченә бәйле бер вакыйга күңелгә кереп калды. 3нче курста тарих фәненнән имтихан тапшырабыз. Белгән билет эләкте. Укытучының менә-менә “бишле” куюын көтәм. Ә ул зачетканы бер ача, бер яба, аның саен сорауларын яудыра. Нәрсә дип “бәйләнә”, һич аңламыйм. Шунда укытучы абый зачеткага зур итеп “дүртле” билгесе куйды һәм җавапны үзе бирде:
— 1нче курста әдәбият теория­сеннән Мөлеков “өчле” куйган... Мин аңардан уза алмыйм!..
Муса абыйның тормыш юлында очрап, аның язмышына йогынты ясаучы кешеләр арасында Закирә Бәдретдин кызы аерым урын били. Икесе дә сугыш ятимнәре, икесендә дә укуга, фәнгә омтылыш көчле, табигатьләренә үҗәтлек, тырышлык хас — ике яшь йөрәкне үзара якынайтуга әнә шул охшашлык сәбәпче булгандыр, мөгаен. Үзе дә гомеренең 51 елын студентлар белән эшләүгә багышлаган, шуның 25 елында Башкортстан дәүләт университетының чит телләр кафедрасын җитәкләгән Закирә Бәдретдин кызы Муса Гайса улы­ның илһамчысы да, тыңлаучысы да, аңлаучысы да, терәге дә. Аларның хәтта хезмәт биография­ләре бергә үрелә. Заманында партиянең өлкә комитеты таләбе белән “Кызыл таң” гәзитендә атна саен Һалле шәһәрендә чыгып килүче “Фрайхайт” гәзитеннән яңалыклар басыла башлый. Алман илендәге яңалыкларны немец теленнән татарчага тәрҗемә итүче кеше Закирә Бәдретдин кызы була.
Сукмаклары бергә кушылганга ярты гасырдан артык вакыт үткән. Ходай Тәгалә аларны акыллы, игелекле балалар белән бүләкләгән. Өлкән уллары Малик — Төркиядә, кечеләре Марат атом индустриясе буенча Мәскәүдә хезмәт сала. Закирә апа белән Муса абыйның бүген шәһәр читендәге заманча һәм зәвык белән эшләнгән өч катлы йортта чөкердәшеп яшәүләре дә булдыклы улларының хезмәте нәтиҗәсе, әти-әнисенә чиксез мәхәббәт һәм рәхмәт билгесе.
Ир балаларга дөрес тәрбия бирү турында сүз чыккач, Мөлековлар икесе дә:
— Баланы болай ит, тегеләй эшлә, дип кенә яхшы булырга өйрәтү мөмкин түгел. Шәхси үрнәк — иң үтемле тәрбия, — дип җаваплады.
...Закирә ханым чәйне яңартуга тирә-якка хуш ис таралды. Җитез хәрәкәтле, кунакчыл хуҗабикә, чәйле чынаякны кадерләп кенә кулына алып, каршыга куйды:
— Рөстәм Хәмитовның бүләге бу, саклап кына тотабыз! — диде ул зур горурлык белән.
50 елдан артык бәхетле, тигез гомер кичергән пар, республикабыздагы матбугат һәм фән үсешенә зур өлеш керткән Закирә апа белән Муса абый Мөлековлар республика Башлыгы бүләгенә, чыннан да, лаек шәхесләр шул!





Басып чыгарырга



Ленин бабай туган көн
23-04-2018 :: Шәхес
Ленин бабай туган көн
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»