Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Югалган шагыйрь

21.12: Югалган шагыйрь

Югалган шагыйрьШундый олы талант та еллар тузанында күмелеп калсын әле!

Көннәрдән бер көнне “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Фәрит Фаткуллин шалтыратты да: ”Тиздән гәзитебезнең 100 еллыгы. Шул уңайдан редакциядә элек эшләгән язучы-шагыйрьләрне барлап утырдым. Алар 50 кеше икән. Әдәбиятка алты халык язучысын, халык шагыйрен, ике Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатын биргән безнең гәзит. Басмабызның 100 еллыгына шуларның әсәрләрен гәзит укучыларга җиткерәсе иде. Бу яклап син бик өлгер журналист бит, әлеге вазыйфаң да әдипләрнең иҗатын халыкка җиткерүдән гыйбарәт, ярдәм итмәссең микән?” – диде. Мин Фәрит абый белән бер бүлектә дистә еллар эшләгән кеше буларак, аның кешегә эшне сайлап, төптән уйлап куша торган гадәтен беләм. Шуңа күрә каршы килергә җөрьәт итмәдем. Иң беренче халык шагыйрьләре әсәрләрен тупладым: М. Гафури, С. Кудаш, С. Поварисов, Ә. Атнабаев, Н. Асанбаев, А. Игебаев. Аннары яшьләре буенча, гәзиттә эшләгән еллары буенча Г. Рамазанов, Я. Колмый, И. Насыйри, Г. Гомәр, Г. Әмири, Ф. Гомәров, Г. Хәйри, Х. Кунакбаев кебекләрнең иҗатын барладым. Бу шагыйрь-язучылар турында мәгъүмат табу авыр булмады. Беренче авырлык Әсгать Мирзаһитов әсәрләрен туплауда туды. Драматургның иҗаты белән танышканда аның тәүдә шигырьләр язуы мәгълүм булды. 1945 елда район гәзитендә җиңүгә багышланган шигыре дә басылган хәтта. Тик аның шигырьләре бер җирдә дә сакланмаган. Аның каравы, Әсгать Мирзаһитовның пьесаларында әллә күпме шигырь! Аның җырлы спектакльләрен карап үскән буын бит без. Шигырь язу сәләте булгач, спектакльләрдәге җыр текстлары, димәк, Мирзаһитовныкы. “Әниемнең чал чәчләре” спектакленнән Җәмилә җыры, “Гөл бакчасы” спектакленнән Лилия җыры (җырның көен Т. Кәримов язган дип куелган), “Солдат улы” спектакленнән солдатлар җыры. Ә “Аналар көтәләр улларын” спектаклендә шигырь белән бирелгән пролог һәм эпилог пьесалар китабында “автордан” дип язылган. Шулай итеп, бу авырлыкны да җиңдем.








Басып чыгарырга



Ленин бабай туган көн
23-04-2018 :: Шәхес
Ленин бабай туган көн
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»