Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Җитмеше тулган?! Кызык икән...

02.02: Җитмеше тулган?! Кызык икән...

Җитмеше тулган?! Кызык икән...Аның редакциягә килеп керүен әллә кайдан сизәсең. Бүлмәгә килеп җиткәнче әле бер кабинеттан, әле икенчесеннән кычкырып көлгән тавышлар яңгырый. Стеналар зыңлап тора. Ихата ярыгыннан бармак күрсәткәнгә дә кайбер бала-чага рәхәтләнеп көлә бит. Бездә дә шуңа охшаш күренеш. Ишек ярыгыннан Юнир Салаватовның күпереп торган мыек очы күренү белән авызлар җыеп алмаслык булып җәелеп китә. Көләргә сәбәп кенә көтеп торабыз.

Төз басып, шәп-шәп атлап йөрүче, көр тавышлы Юнир абыйның ничә яшьтә булуын уйлап та караган юк иде. Һәрчак яшь кебек ул. Баксаң, аңа да җитмеш тулган икән. Шул форсаттан аны җитди сөйләшүгә чакырдык.


— Юнир әфәнде, Сезнеңчә нәрсә ул юмор, сатира, көлке, шаяру?
— Фән теле белән әйткәндә, әл­бәттә, әдәбиятның, сәнгатьнең бер жанры. Формалары буенча ирония, сарказм һәм башка төрләре бар. СССР чорындагы халык теле белән әйткәндә, ул “кәкре көпшәле мылтык”, ягьни теге яки бу адреска, кешегә, чиновникка, яки кем көчле шуңа уенлы-чынлы, шаярган булып социаль, әхлакый, тәрбия һәм башка өлкәләрдәге проблемаларны, борчылуларны әйтеп бирү, уйнап күрсәтү, яки кыек атып туры тидерү. Икенче төрле итеп әйткәндә, ул — гади халыкның гаделлек, дөреслек өчен көрәшү коралы. Чөнки Хезмәт кодексы, Конституция законнары гади, ярлы кешегә барысы белән тиң хокук бирсә дә, эш бирүчеләргә, чиновникларга үз ягына уңайлы карар кабул итәргә көчнең бик күбе бирелгән.
— Башкортстан эстрадасында юмор, сатираны борчыган нинди проблемалар бар?
— Безнең Башкортстан эстрадасы сиксән елга якын яшәп килә. Шушы чорда бию, жыр, музыка бамбук кебек үсте һәм үсә дә. Чөнки шәһәр, район саен башлангыч, урта, югары музыка уку йортлары булдырылды, җырчы­ларны укытып та, конкурслар оештырып та үстерәләр. Ә менә юмор, сатира алардан артта кала. Бу жанр белән артистлар үз теләкләре белән шөгыль­ләнеп, ниндидер дәрәҗәдә аның барлыгын күрсәттеләр, гомер бирделәр. Шулай да үсү процессы гөл кебек чәчкә атмады, сәнгатьтә һава торышын үзгәртергә көче җитәрлек булмады, чөнки аның белән үзаллы мавыгып шөгыль­ләнүчеләр бик-бик аз. Тик керпе үз баласын “йомшагым” дип сөя, ди бит. Без дә анекдот кына булса да сөйләгән артистны хуплап тыңлыйбыз, көләбез, кул чабабыз, “йомшакларыбыз” дип аркаларыннан сөябез, башларыннан сыйпыйбыз. Узган вакытларда безнең эстрадада артистлык осталыгы белән танылган БАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Әхәт Уразмәтов, БАССРның халык артисты Гөлсем Хәбибуллина, Баш­корт­станның халык артисты Лилия Фатыйхованың репертуары бик аз тәшкил итте. Алар бер үк әсәрләр бе­лән 20-30ар ел чыгыш ясады. Бу җә­һәттән аларның бер гаебе дә юк, чөнки Мәскәү авторлары кебек ачы, тапкыр сүзле, фикерле, җөмлә саен шаккатыргыч көлкесе, кызыклы ситуациясе булган, анекдот формасына китерелгән әсәрләр иҗат иткән эстрада язучыларыбыз юк һәм булмас та. Чөнки элекке замандагы тыю, бармак янау бетсә дә, кемдер синнән гаеп табып, эшеңнән куса нишләрсең?
Соравыгызга җавабым шул: безнең эстраданы борчыган проблема — ул бәләкәй түрәләрнең олыларыннан куркуы. Хәер, түрә булсам, мин дә куркыр идем. Җылы, йомшак кәнәфидән, зур эш хакыннан кемнең колак кагасы килсен? Түрәңнең башында нинди уй барын каян беләсең инде.
— Юнир әфәнде, Сез — юмор, сатира остасы.
— Керпе күзлегеннән чыгып караганда, шулай күренәмдер. Ләкин мин үземне оста дип исәпләргә оялам.
Мәскәү юмористлары белән чагыштырам да, алар алдында үземне үзешчән артист дәрәҗә­сендә генә күрәм. Алар атна саен яңа программа күрсәтеп кенә тора. Әсәрләре ачы да, кызыклы да, тамашачы авызын яба алмыйча көлә. Мәскәү авторлары кебек репертуар әсәре яза алган авторларыбыз юк, үземнең дә иҗади ресурсым, хыялым туктап калды.
— Сезнең хакта “конфликтлы”, “җилгә каршы төкерүче”, “туры сүз­ле” дип әйткәннәрен ишеткәнем бар.
— Дөрес әйтәләр. Мин филармония тарихында беренче булып эстрада өчен үзем әсәрләр язып, үзем концертларда сөйләдем, ягъни язучы роленә керә башладым. Бу формадагы концерт алып баручыны “конферансье” тип атыйлар. Кирәге чыкканда репризалар импровизациялим. Концерт вакытында тамашачылардан җыр сорап запискалар килгән чаклар еш була. Ә мин аларны тамашачыга укыганда үземнең текстны әйтәм. Йөзәрләгән тамашачы арасыннан кемнең нәрсә язганын кем белсен. Мәсәлән, “Фә­ридә Кудашева белән Бәхти Гайсин бергә тора­лармы?”дип язылмаган текст­ны язылган кебек итеп укыйм. “Юк. Бергә тормыйлар. Фәридә апа ярты сәгатькә алдан тора”, — дип җавап бирәм. Җитәкчеләр шундый шаяру, юморны бер дә кабул итмәде. Турысын аңлап: “Нигә аларның шәхси тормышына кысыласың”, — диделәр. Минем әдәби халәтемә җитәк­челәр ышанып карамады. Шуңа да үз халәтемнең эстрадага кирәклеген исбат итәр өчен бәхәсләштем.
Үзсүзле артист булуым аркасында гел җитәкчеләрем белән төртешеп, бәрелешеп кенә тордым. Бәрелешкән чакларда очкыннар оча иде. Әлбәттә, кытыршы, чәнеч­келе мөнә­сәбәтләрне урап үтү юлы да бар. Ләкин андый позициядә булуны куркаклык дип исәпләдем. Хокукың, көчең барда нигә куркып яшәргә, нигә тудым соң мин бу дөньяга, дигән сораулар, уйлар җитәкчелек итте минем белән.
— Концерт алып баручы тама­шачының кул чабуын сорый, аны гел көлдерергә тырыша. Бу бик мөһимме?
— Эстрада концерты ул — беренче чиратта, товар. Бу товарны концертны оештыручы администратор сата. Ул, үз тәҗрибәсеннән чыгып, шау-шоулы концертның эстрада сөючеләргә ошавын бик яхшы белә һәм артистлардан шуны таләп итә. Шуңа да артистлар такмаклар, тиз ритмлы музыка, моңлы җырлар белән тамашачыны күңел­ләндерергә, администраторга ошарга тырыша. Тагын тамаша­чының шау-шоулы реакциясе — артистның аларга ошау дәрәҗәсен күрсәтүче индикатор. Ә сүз жанры артистлары тез белән кендек арасы анекдотларын сөйләсә, бу тагын шоу өстәп җибәрә. Мондый анекдотлар кемнәргәдер ошамый. Барыбыз да үз хезмәтебезнең халыкка ошавын яратабыз, шуның өчен тырышабыз. Күпләрнең башында чама, белем, талант җитмәү нәтиҗәсендә шаталак юмористларга көнебез кала да инде. Гомумән, югары мәдәнияткә ия булудан бик еракбыз әле.
— Сезнеңчә, югары дә­рәҗәдәге сатира, юмор ничек булырга тиеш соң?
— Элекке заман булса, бу сорауга әллә нинди классикларның, түрәләрнең бик акыллы сүзләренә, марксизм-ленинизм филосо­фия­сенә, афоризмнарга нигезләнеп, акыллы, бик белемле кешедәй булып, үземнең карашымны исбат итәр идем. Хәзер бу сорауга җавабым бик кыска. Концертка тамашачы акча түләп керә. Кем түли — шул командалык итә. Яки номерың, әсәрең тамашачыга ошасын, кассага акча керсен дә керсен. Моны дәүләт үзе оештырган филармонияләрдән дә таләп итә.
— Классик һәм замана юморы хакында да әйтсәгез иде.
— Мин профессионал әдәби аналитик түгелмен. Укучы буларак кына җавап бирә алам. Юморның да, са-тираның да унлаган язылу формасын безгә тиклем үк тапканнар, әмма эчтә-лекләре, темалары төрлечә. Әдәбиятта кемнедер үстерергә теләп, властька яраклашкан язучыларның әсәрләрен очындырып, гел “классика” дип бәя бирәләр иде. Җәмгыять үзгәреше фильтрыннан алар төшеп кала барганны үз күзлә­ребез белән күрәбез. Вакыт үтү белән “Акча” дигән әфәнде аларның әсәр­лә-рен кабат-кабат бастырмас, без аларны оныта барырбыз. Гасыр күзле-геннән караганда, урыс әдәбиятындагы сатириклар Гоголь, Крылов, Фонвизиннар гына үз урыннарын беркемгә дә бирмәс. Коммунизм чорындагы авторларны, киресенчә, киләчәк буын кирәк дип тапмас. Бу хәл безнең әдәбияттагы аз-маз гына булган сатира, юморның ярлылана баруына китерә. Ә инде дәүләт, кирәклеген аңлап, үзе Сатира һәм Юмор театры оештырса, без сүз алып барган жанр үсеп, яңа авторлар да туар иде. Әлегә бу жанр сәнгатьтә ятим булып кала.
— Автобиографиягездән берничә сүз әйтеп үтсәгез иде?
— Мин Башкортстанның Бөрҗән районының Байназар авылының куе урманы эчендәге бик бәләкәй генә өйдә кышкы салкын вакытта туганмын. Мин бала чакта простыня-фәлән булмаган, әнием йомшак булып черегән каен агачын мамык кебегрәк итеп ваклап, мич башында киптереп, жылытып, астыма жәйгән, өстемә фуфайка ябып, башым астына саламнан эшләнгән мендәр салган. Безнең заманның ярлылыгы аркасында ашау рационы икмәк, чәй һәм бәрәң­гедән тора иде. Зур гаиләләрдә бәрәңге дә тиз бетеп, яз көннәрендә җир сөр­гәндә черек бәрәңгеләрне коймак итеп пешереп ашадык. Ул миңа да эләкте. Бераз гына ит була иде, ул авызга бераз эләккәч тә аны тиз генә салымга алдылар.
Авылда әтисез ятим балалар ярыйсы гына санда булдык. Кием-фәлән булмагач, кыш көннәре урамга чыга алмадык. Яз җитеп, кояшта җылы­нырга тау битләвенә чыгабыз. Көзге булмагач, үземнең йөземне бервакытта да караганым булмады. Шуңа да минеке ничек булгандыр, ә иптәш­ләрнең йөзе ап-ак, мәетнеке кебек иде. Аз гына атлагач та хәлебез бетә, тауга таба башкача атлый алмыйбыз. Үләннәр үсә башлагач, юа, кәҗә сакалы, аннан соң кымызлык, кузгалак үләннәре ашап, йөзләребезгә кызыллык йөгерә башлый, тәнебезгә хәл керә. Безнең әниләребез авыл хуҗа­лыгы фермасында эшләде. Сталин заманындагы каты законнар безнең бала чакны да эләктерде. Фермада эшләгән бер апаның улы туды. Балага әнисенең сөте җитмәгәндер инде, ул гел елады да елады. Фермада эшлә­сәләр дә, бала өчен дә сөт алырга курыктылар. Әнисе эшләгән вакытта мин ул баланы кулыма алып тынычландырырга тырыштым. Ул имәргә имчәк эзләптер инде, иреннәрен йөртте, авызын ача. Ләкин аңа каптырырга бер азык та юк. Бишегенә салдым да чәйнектән калаклап җылы су эчерергә җыендым. Нигәдер ул елаудан туктады, янына килеп йөзенә карасам, ул үлгән. Бу чакта мин биш яшьлек кенәмен.
Кышкы салкын көннәр. Күп тә үтми минем калак сөягенең асты, кулбаш белән муен арасы бик нык чәнчә башлады. Авыртуга түзеп булмый. Тын ала алмыйм. Кычкырырга тырышсам, түшем чәнчә. Күз алларым караңгы­лана. Әниемне көтәм, килми. Арытаба бернәрсә дә хәтерләмим. Әллә каты йокыга киткәнмен, әллә аңымны югалтканмын. Әнием иртә таңнан үгез җигеп, савучылар өчен алты чакрымдагы тегермәнгә арыш тарттырырга киткән иде. Үгез ат түгел — бик җай йөри, он тарттыру да авыр эш. Шуңа ул ике көн өйдә булмады. Төн булгач кына кайткан. Мунча зурлык кына өйдә безнең белән бергә яшәгән акылга таман Маһый исемле апа бар иде. Ул мине үлгән дип толыпка төргән дә, абзардагы печәннәр арасына салган. Бервакыт күземне ачтым. Төн. Мин толыпка төрелеп ятам. Тирә-ягымда беркем юк. Абзар эчендәге сыер­ларның күшәве, тын алышлары гына ишетелә. Шулчак капка шыгырдап ачылды да кулына керосин фонаре тоткан әнием килеп керде. Толыпка төрелгән килеш өч апа мине өйгә күтәреп алып керделәр дә, тәнемне керосин белән ышкыдылар. Төн булса да мунча ягып, мине эссе ләүкәгә салдылар да мәтрүшкә чәе эчерделәр. Терелдем...
Миңа 11-12 яшьләр тирәсендә колхоз, көнбагыш чәчеп, малларга силос сала башлады. Мөхәммәт исемле малай белән чокырга төшәбез дә көнбагыш сабагы кисәгендәге сутны, әй, суырабыз. Аның лимонны хәтер­лә­түче ачы тәме бар. Аннан без зур канәгатьләнү таптык. Мамыклы җирен ашыйбыз. Мөгаен, организмыбызга ниндидер витамин, я ачылык җит­мә­гәннер инде.
Мәктәп тәмамлагач, З. Ис­мәгыйлев исемендәге сәнгать институтының театр факультетында укытып, актер итеп чыгардылар. Аннан соң М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына чакырылып, бераз эшләдем. Анда яшәргә тулай торак булмагач, филармониягә Кәтүкнең Баганае итеп эшкә кодаладылар. Фатир бирделәр. Авылда чагымда сәнгатьнең, актерның нәрсә икәнен дә белмәдем. Укытучыларым Г. Гыйләҗев, Р. Әюпов, Ф. Касыймова, Г. Мөбәрәкова, Т. Шаһитовага мин бик гаҗәпләнәм. Урманнан килгән Маугли кебек малайны актер итеп укытып, тәрбияләп чыгарсыннар инде! Укытучыларымны яратып, ихтирам итеп, аларның исемнәрен алтын хәрефләр белән үземнең почет тактама мәңгелеккә язып куйдым.
Мин илебез, дәүләтебез өчен бик авыр шартларда үссәм дә, һич кенә дә үкенмим, үземне жәл­ләтмим, ә якты дөньяга туганым өчен шатланам.
— Юнир абый, безнең редакциягә килеп, интервью биргәнегез өчен зур рәхмәт! Сезгә байлык...
— Юк, юк, байлык теләмә.
— Ни өчен?
— “Титаник” корабында гел байлар була бит. Баттылар да үлделәр, ә ярлылар коры җирдә торып калды. Аннан соң, Сезнең теләгегез тормышка ашып баесам, чит илгә чыгып китәрмен дә Башкортстан үзенең мыеклы юньле кешесен югалтыр дип куркам.
— Алай булгач, сәламәтлек, озын гомер телим.
— Вәт монысы дөрес! Сезнең теләгегез тормышка ашты да инде.
— Ничек?
— Кичә генә кешеләрнең җанын алучы Газраилга бардым. Компьютерын ачып карады да: “Юнир әфәнде, Сез әле минем исемлектә бөтенләй юк! Юбилей елың белән котлыйм! Гомерне күпме телисең, шул тиклем ал, — дип кайтарды.

Айгөл Юлъякшина әңгәмәләште.





Басып чыгарырга



Ленин бабай туган көн
23-04-2018 :: Шәхес
Ленин бабай туган көн
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»