Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Тыйнаклык һәм оялчанлык —аның канында!”

08.02: Тыйнаклык һәм оялчанлык —аның канында!”

Тыйнаклык һәм оялчанлык —аның канында!”Дөньякүләм танылулы топ-модель Эльвира Хисаеваның нәсел тамырлары Илештән.

Якташым, дөньякүләм танылулы топ-модель, вакытында “Дольче Габбана”, “Кристиан Диор” кебек компанияләрнең “йөзе” булган, Токио, Милан, Нью-Йорк, Париж, Лондон, Барселона, Кипр шәһәрләренең атаклы Мода агентлыклары подиумнарында балкыган Эльвира Хисаева турында язу күптәнге хыялым иде. Ни өчен дигәндә, Эльвираның әнисе Рәзилә Наил кызы безнең күрше авылда — Яңа Аюда туып-үскән, Эльвираның балачагы да күбрәк шушында — Агыйдел буенда узган.

Эльвираның исеме, дөньякүләм мода дөньясында танылулы булса да, хәтта ки кайбер якташлары да аның турында әле бик белеп бетерми. Моңарчы мин үзем дә әнә шул белмәүчеләр исемлегендә идем. Аллаһы Тәгалә “Эльвира турында тулырак белергә вакыты җитте!” диде бугай. Күптән түгел, һич уйламаганда-көтмәгәндә, Эльвираның Мәскәүдә яшәүче әнисе Рәзилә апа “Вконтакте” аша бәйләнешкә чыкты. Экранда “Хисаева” фамилиясе калкып чыгуга иң беренче булып күңелдән “Бу Эльвираның берәр кеме түгелме икән?” дигән уй йөгереп узды. Рәзилә ханымның авыл тарихы буенча бер мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап язуы икән. Соравына җавап бирү белән инде мин, әлбәттә, Эльвира турында сораштыра башладым. Шушы сөйләшүне, дөресрәге, Рәзилә Наил кызы бәян иткәннәрне, сезнең хөкемегезгә тапшырырга булдым, хөрмәтле гәзит укучылар!


Тамырлар
Тыйнаклык һәм оялчанлык —аның канында!”Һәр чишмәнең башы булган кебек, Эльвираның нәсел тамырлары да Агыйдел буена — Минеште койган урынга барып тоташа. 1907 елгы картәтием Галимҗан Хаҗиев заманына күрә бик тә укымышлы һәм алдынгы карашлы кеше була. Бөредә югары партия мәктәбен тәмамлый, Агыйдел буе төбә­гендәге 17 авылны үз эченә алган тәүге колхозны оештыра, аның беренче мөһерен эшләтеп алып кайта һәм җиң сызганып эшкә тотына. Ике ел ал-ял белми тир түгә ул. Рәислек итүенең өченче елында һава шартлары бик начар килә. Шунлыктан, иген дә уңмый. Өстәге җитәкчеләр моның һава шартларыннан түгел, рәиснең эшне дөрес оештыра белмәвеннән күрә. Бәхет­сезлегенә каршы, нәкъ шул вакытта тагын бер вакыйга карт­әтиемнең рәислек карьерасына зур тап төшерә.
Бер көнне күпбалалы бер хатынны бер уч ашлык белән тоталар. Халык суды вакытында картәти бу хатынны яклап чыгыш ясый. Аның бу гамәлен “хаклык” өчен көрәшүче хөкем­дарлар кабул итә алмый, шундук әлеге хәбәрне кирәкле урынга җиткерә­ләр. Нәтиҗәдә, карт­әтине шул төнне үк төрмәгә алып китәләр.
Хатыны, ягъни картәни, берсеннән-берсе кечерәк өч бала белән торып кала. Картәти төрмәдә чакта Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул беренче көннәрдән үк фронтка юллана. Шул китүеннән туган якларына әйләнеп кайтмый ул. Сугыштан соң Белорет ягына кайтып төпләнә. Саимә исемле хатын белән гаилә корып җибәрә.
Картый аның бу гамәлен бик авыр кичерә. Ул гына да түгел, иренең кара күләгәсе аңа да төшә: “халык дошманы” хатыны буларак, Чиләбе якларына торф чыгарырга җибәрәләр. Ул, өч баласын ияртеп, күз күрмәгән якларга чыгып китә. Шунда чакта кече баласының үлемен дә кичерергә туры килә: ул ачтан үлә.
Картый авылдан чыгып китүгә өен дә тартып алалар. Шуңа да ул, Чиләбегә кайтып төшкәч, баштагы мәлләрдә өйдән-өйгә йөреп көн күрергә мәҗбүр була.
 Эльвира әти-әнисе белән. Эльвира әти-әнисе белән.Әтигә дә бик яшьли дөнья камытын кияргә туры килә. 11 яшеннән ул көтү көтә башлый. Шул вакытта Агыйдел буенда көтү көткәндә үлем белән дә күзгә-күз очраша. Көтүдә чагында аны бик каты кыйнап, әрәмә­лектә ташлап калдыралар. Очраклы рәвештә генә ул исән кала.
Ятимлекнең барлык ачысын татыган егет 17 яшендә үз әтисе янына Белоретка юллана. Әтисе аны заводка эшкә урнаштыра. Белоретта яшәгән чагында әтиебез Дүртөйле районыннан эшкә килгән Вәсилә исемле кыз белән таныша. Озакламый алар гаилә корып җибәрә. Өлкән абыем Рәсүл шунда — Белоретта дөньяга килә.
1964 елда алар туган якка күченеп кайта. Кайтып, ике ел үтүгә мин туганмын. 1967 елда әткәйләр Агыйдел елгасы ярындагы Шырбай урамында йорт җиткереп керә. Безнең бала чагыбыз, үсмер елларыбыз да шунда үтте. Абый гомер буе хәрби-диңгез флотының су асты корабларында хезмәт итте, су юлы белән чит илләргә йөрде. Мин урта мәктәп тәмамлаганнан соң Уфага китеп төпләндем. 1986 елда әнкәебез яшьли дөнья куйгач, әткәй, ихатадагы мал-туарны сатып, булган акчасын да кушып, абый белән икебезгә Уфада Дуслык монументы яныннан ике яклы шәхси йорт алып бирде. Мин дә, абыем да үз гаиләләребез белән шунда яшәдек.

Мәхәббәт
Мәхәббәт дигәннәре көтмә­гәндә килеп ишек какты. 1987 елны каршыларга әзерләнгәндә ахирәтем Зилә: “Әйдә, Яңа елны бергә каршы алабыз. Минем егетем дә киләчәк, үзе белән дустын да алып киләчәк”, — дип тәкъдим ясады. Мин каршы килмәдем. Шул кичтә үк Ришат белән бер-беребезгә гашыйк булуыбызны аңладык. 1989 елда чәчләребезне чәчкә бәйләдәк. 1990 елда, шомыртлар ап-ак чәчәкләргә төренеп утырган бик матур мәлдә, кызыбыз Эльвира дөньяга килде.

Эльвира туган көн
Эльвира туган көн — 1990 елның 17 мае — бүгенгедәй хәтеремдә саклана. Ул елны кыш салкын, яз яңгырлы килде. Эльвира туган көнне генә зәңгәр күкне ялтыратып кояш килеп чыкты һәм җылы нурлары белән барлык тирә-якны чолгап алды. “Күрәсеңме, кызың туу хөрмә­тенә матур булып кояш чыкты. Әйбәт фал бу, Рәзилә!” — диеште палатадагылар.
Кызымны тудырырга Эльвира исемле акушерка ярдәм итте. Кичкә ул: “Кызыгыз туу белән котлыйм сезне!” — дип, бүлмәгә ап-ак шомырт чәчәге бәйләме күтәреп килеп керде. Бик якын дустым да Эльвира исемле иде. Шуңа мин кызыма исем уйлап озак баш ватмадым: дәваханә­дән чыкканчы ук аңа “Эльвира” дип дәшә башладым.

Балачак
Эльвираның балачагы күбрәк Агыйдел буенда — Яңа Аюда һәм әтисенең туган ягында — Дүртөйле районының Семилетка авылында үтте. Иремнең әнисе бик уңган кеше, бәләкәй генә бакчасында әллә нинди җимешләр-яшелчәләр үстерә иде. Без кунакка кайтсак, шундук безне бакчасындагы хәзинәләре белән сыйларга тотына. Мине дә бик ярата, “кызым” дип кенә тора иде. Оныклар дигәндә, бөтенләй эреп төшә. Беренче онык булгангамы, Эльвираны аеруча үз итте.
Эльвираны Яңа Аюдагы картәтисе дә бик ярата иде. Кая гына барса да үзе белән ияртеп йөртте.
Безнең текә яр башында утырган йорт тәрәзәсеннән Агыйдел елгасы ап-ачык күре­неп тора. Чәй эчкәндә Эльвира Агыйделдә йөзгән ак пароходларны күзәтергә, су коенырга, иптәш кызлары белән яр буендагы юеш комнан “кәт­лит”тер, “торт”тыр “пешереп” уйнарга ярата иде. Идел эчендәге әрәмәлеккә — җиләк-җимеш, акланга җиләк җыярга да бик теләп йөрде.
Бервакыт бу бездән сеңел таптыра башлады. Апасының “соравы” буенча, 2000 елда икенче кызыбыз Ирина дөньяга килде. Ул тугач, тормышыбыз тагын да түгәрәкләнебрәк кит­кәндәй булды. Эльвира да сеңлесен яратты. “Минеке, үземнеке ул!” дип, гел күтәреп кенә йөрде.

Хыянәт
Әнисенең абыйсы Рәсүл, сеңлесе Ирина белән.Әнисенең абыйсы Рәсүл, сеңлесе Ирина белән.Без ирем белән яратышып өйләнештек. Башта барысы да әйбәт кенә барды. Мин Уфада Мода йортында эшләдем, ул, акчасы күбрәк булыр, дип, Себер тарафларына юл алды. Бераздан аның кайтулары, телефоннан шалтыратулары да сирәгәя башлады. Мин моны нәрсәгә юрарга да белмәдем. Йөрәк тикмәгә генә өзгәләнмәгән икән: озак та үтмәстән иремнең миңа хыянәт итүе ачыкланды.
Башта бик авыр булды: йөрәк иремнең хыянәтен кичерә алмады. Бу вакытта 6нчы сыйныфта укучы Эльвирама да әтисенең өйдән чыгып китүе бик авыр тәэсир итте: ул үз эченә йомылды, укуы да сүлпәнәйде. Кызымның көннән-көн сула баруын күреп, дустым Зиләнең киңәше буенча, мин аны дзюдо секциясенә биреп карарга булдым. Ләкин Эльвира аны үз итмәде, тәүге көнне үк: “Миңа анда ошамый. Бүген менә борынымны сугып канаттылар”, — дип, тренировкадан елап кайтып керде.

“Сылукай”
Бер арада Эльвираның буе озынаеп китте. Ул инде үзенең буеннан кыенсына башлады. Көн туса, “Нигә мин башкалар кебек уртача буйлы түгелмен икән?” — дип сыктады. “Балам, безнең нәселдә гел озын буйлы кешеләр бит. Син дә безгә охшагансың инде”, — дип, кызымны юатырга тырыштым. Ул да ярдәм итмәгәч, аптырап, ахирәтем Зәлифәнең киңәше буенча Уфадагы данлыклы “Сылукай” студиясенә алып барып карарга булдым. “Модель булып китмәсәң дә, төз басып, матур атлап йөрергә, бизәнергә, кеше кырында үзеңне тотарга өйрәнерсең”, — дидем.
Башта яратыр-яратмас, мин кушканга гына йөргән кебек тоелса да, тора-бара Эльвира бу студиядә бик теләп шөгыль­ләнә башлады. Бер көнне ул: “Әнием, мин “Сылукай” конкурсында катнашырга телим”, —дип, канатланып кайтып керде. Тик кастингтан үтә алмады. Коридорга чыкты да: “Мине алмадылар!” — дип, иңемә башын салып, кычкырып елап җибәрде. Аны юатып торганда каяндыр “Сылукай” студиясе җитәкчесе Ленара Таһирова килеп чыкты да: “Эльвира, я әле, тынычлан. Бүген бәхет елмаймаса, иртәгә сиңа елмаер. Менә күреп торырсың, озакламый синең хакта бөтен дөнья ишетер”, — диде. Дөрес, ул бу сүзләрен Эльвираны юатыр өчен генә әйтте. Ләкин аның шушы сүзләре әүлиянеке булып чыкты.

Танылу
Бер көнне “Сылукай” сту­диясендә шөгыльләнүче кызларны күргәзмәгә кыйммәтле чит ил машиналарын рекламаларга алып китәләр. Кызлар барысы да алдарак торучы машиналар янына барып баса, Эльвирага урын иң артта гына кала. Күргәзмә башлануга фотографлар кызларны шалт та шолт фотога төшерә башлый.
Кояшлы көн була ул. Нә­тиҗәдә, иң артта — күләгә урын­да басып торган Эль­вираның фотолары иң уңыш­лысы булып чыга. Нәкъ шушы фотолар Эльвираның арытабангы карьера үсешендә хәлиткеч роль уйный да инде.
Берничә көннән әлеге фотоларны Мәскәүгә җибәрәләр. Башкалада нәкъ Эльвираның фотосына игътибар итәләр һәм, хезмәттәшлеккә чакырып, “Сылукай” студиясенә шалтыраталар.
Мәскәүдән шалтырату белән Ленара Таһирова: “Нишләргә уйлыйсыз?” — дип, минем белән бәйләнешкә чыкты (Эльвира балигъ булмаганлыктан, бөтен контрактларга да башта мин кул куеп йөрдем). Эльвира әлеге сөйләшүне ишетеп калды да, “Барыйк инде, әни”, дип, мине үгетли башлады. “Яңа гына техникумга укырга кердең бит. Мәскәүгә китсәң, укуың нишләр соң?” — дип, башта бу тәкъ­димгә каршы төштем. “Әнием, имтиханнарымны әйбәт итеп тапшырачакмын. Барыйк инде!” — дип ныкышкач, тәвәккәлләргә булдык.
Августта Мәскәүгә бардык, шундук контрактка кул куярга тәкъдим алдык. Тик мин икеләнеп калдым. “Ныклап уйлап бетерик әле”, дип, кызымны алып Уфага кайтып киттем. Эльвира авиация техникумында укый башлады. Күрәм, җаны урынында түгел моның. Нәкъ шул чакта ноябрьдә “Уйлап бетермәдегезме әле?” дип, янә Мәскәүдән шалтыраттылар. Бу юлы инде мин кызымның теләгенә дә, Мәскәүләрнең тәкъдименә дә каршы төш­мәдем, Эльвираны ияртеп, башкалага чыгып киттем.

Топлеска “юк!” дидем
“Модель” сүзе безнең җәм­гыятьтә, ни сәбәпледер, бик үк уңай кабул ителми. Эльвираны Мәскәүгә җибәрергә тәвәккәлли алмыйча йөрүемнең дә төп сәбәбе шул иде. Мин, үз милләтемнең һәм динемнең чын патриоты буларак, кызымның ярым ялангач хәлдә фотога төшүен күз алдыма да китерә алмый идем. Модель агентлыгына барып керү белән: “ Топлес фотога төшү” пункты булмаса гына контрактка кул куям”, — дидем. “Контрактта андый бүлек юк”, — диделәр. Мин шуннан соң гына риза булдым.
Хәер, чын мөселман гаиләсендә, картый, картәти тәрбиясе алып үскән Эльвира үзе дә һичкайчан ярымшәрә килеш фотога төшәргә риза булмас иде. Чөнки тыйнаклык һәм оялчанлык — аның канында. Әнә шул сыйфаты дөньякүләм дәрәҗәдә танылырга ярдәм иткәндер дә инде аңа.
Мәскәүдә “Президент” модель агентлыгында берничә ай шөгыльләнгәннән соң, Эльвираны, контракт буенча, Токиога җи­бәр­деләр. Аннан ул бер­никадәр вакыт Европа модель агентлыклары белән хезмәт­тәшлек итте: Югары мода атналыкларында Милан, Лондон, Париж, Барселона, Кипр подиумнары буйлап йөрде. Парижда чакта “Кристиан Диор”, “Дольче Габбана” компания­ләренең “йөзе” булды. Аннары Нью-Йоркка китте. Кайда гына чыгыш ясаса да, нинди генә илдә булса да, Эльвира үзенең чын мөселман кызы икәнлеген онытмады, тыйнаклыгын, оял­чанлыгын югалтмады. Модель агентлыклары җитәкчеләре аны, талантыннан һәм үзләре әйткәнчә, “экзотик матурлыгыннан” тыш, әнә шул сыйфатлары өчен дә яратты һәм хөрмәт итте.

Кайту
Эльвира Нью-Йоркта контракт буенча ел ярым эшләде. Бер үк вакытта Уфа авиация техникумында да укуын дәвам итте. Эльвира сессия бирергә кайтып-китеп йөри алсын өчен миңа, эшемне ташлап, бизнеска кереп китәргә туры килде. Уртак тырышлыгыбыз бушка китмәде: авиация техникумын ул кызыл диплом белән тәмамлады.
Эльвираның Нью-Йоркта калу мөмкинлеге дә бар иде. Ләкин бер сөйләшү Эльвираның арытабангы яшәешен һәм эшчәнлеген төбе-тамыры белән үзгәртте.
Эш шунда: Эльвира Нью-Йоркта чакта башта Яңа Аюдагы картәтисе, аннан Семилеткадагы картыйсы үлеп китте. Мин, тычкан бизгәге эләктереп, үлем хәлендә дәваханәдә яттым. Әлбәттә, океан артында чакта ул боларның берсен дә белмәде. Кайтты да: “Әйдә, әни, картәти янына кунакка кайтып киләбез”, — диде. “Картәтиең юк шул инде, кызым, берничә ай элек вафат булды”, — дидем. Ул моны ишетүгә тораташтай катып калды һәм, телен чак әйләндереп: “Алай булгач, әйдә, картый янына Семилеткага кайтабыз”, — диде. Мин аның да юклыгын әйттем. Бу хәбәрне ишеткәч, Эльвира чак һушыннан язмады. Хәле бераз әйбәт­ләнгәч, ул юкта үземнең дә авырып ятуым, үлем хәлендә булуым һәм, үлә-нитә калган очракта, аның кайтып җитә алмаган булырын әйттем. Бу сүзләрне ишетүгә ул яшь тулы күзләрен мөлдерәтеп миңа карады да: “Әнием, мин башка беркайчан да чит илгә яшәргә китмим: шушында — синең һәм сеңлем янында калам!” — дип вәгъдә бирде. Сүзендә торды кызым: башка океан артына бармады.

Мәскәү
Әлбәттә, Эльвира турыдан-туры Уфага яшәргә кайтмады, Мәскәүдә төпләнде. Танышы­ның ире аны үз янына реклама компаниясенә менеджер итеп эшкә алды. Бераздан өлкән менеджер вазыйфасына күтәрде. Акрынлап эш хакы да арта барды. Ул арада Эльвира Казандагы югары уку йортларының берсенә “менеджмент һәм идарә” бүлегенә читтән торып укырга керде, ипотекага бер бүлмәле фатир алды.
Күпмедер вакыт үтүгә аны “Рамблер” компаниясенә эшкә чакырып алдылар. Ул анда директор урынбасары вазыйфасында хезмәт салды. Аннары аны “МАТЧ ТВ”каналының реклама бүлегенә эшкә чакырдылар. Берара “Из Рук в Руки” – IRR.RU компаниясендә коммерция буенча директор булып эшләде. Әлеге вакытта исә ул Мәскәүдәге киң билгеле бер компаниядә генеральный директор булып хезмәт сала, Аллаһ насыйп итсә, киләчәктә үз эшен ачарга җыена.
Кызымның тырышлыгына, иртә таңнан кара төнгәчә баш күтәрми эшләвенә карап торам да, идарә итү, оештыру сәләте аңа картәтисе Галим­җаннан күчкәндер, дип уйлап куям. Югыйсә, 27 генә яшендә ул зур компания белән идарә итә алыр идемени?
Оештыру, дигәннән. Картәти­дәге бу сәләт Эльвирага гына түгел, абыем Рәсүлгә дә күчкән. Ул инде менә ничәмә еллар буе туган авылыбызда — Яңа Аюда Сабантуйлар оештыра, Уфадан артистлар чакыра. Әлбәттә, беркем дә аңа “Сабантуй үткәр әле”, дими. Моны ул авылдашларга, туган җиргә хөрмәт йөзеннән башкара.
Аллаһка мең шөкер, туганнар белән араларыбыз бик җылы. Туган нигездә беркем дә көтеп тормаса да, абый да, мин дә гаиләләребез белән җыелып, туган якка еш кайтабыз, бергә­ләшеп күңелдәге хатирәләрне яңартабыз, балачак эзләре буйлап кат-кат узабыз. Шунсыз булмый да. Туган як — ул һәркем өчен кадерле һәм изге төшенчә. Адәм баласы Җир йөзенең кайсы гына төбәгендә яшәсә һәм эшләсә дә, туган ягыннан илһам алып яши, җай чыккан саен шунда ашыга. Без дә мөмкинлек чыккан саен туган якка кайтырга тырышабыз. Туган якка кайтып, җанга шифа алып китәбез.

Игелекле кыз
Эльвира — бик игелекле бала. Иң беренче гонорарына ул миңа — “Лада калина” машинасы, 45 яшемә — чәшке тун, 50 яшемә яхшы чит ил машинасы алып бирде. Чит илгә барып кайту өчен бүләк иткән юлламалары турында әйтеп тә тормыйм инде. Сеңлесе Ирина өчен дә ул — ныклы терәк. Әле менә аны Мәскәүдәге иң абруйлы уку йортларының берсенә укырга кертәм, дип янып йөри. Шул сәбәпле, яз буласы туен да кичектереп торды. Сер итеп кенә шунысын да әйтеп китим: Эльвира әлеге көндә үзе белән бер компаниядә эшләүче Ринат исемле татар егете белән очраша, Аллаһ боерса, җәйгә аңа кияүгә чыгарга җыена.
Эльвира — бик төпле акыллы бала. Ул беркайчан да нинди дә булса карарны үз белдеге белән генә кабул итми: иң беренче чиратта минем һәм сеңлесе белән киңәшләшә. Шуннан соң гына карарын кабул итә. Җиде кат үлчәп, бер кат кисү — аңа хас төп сыйфатларның берсе.

Чын мөселман баласы
Кем өчендер Эльвира дөньякүләм танылулы топ-модель булса, минем өчен ул газизләрдән-газиз бала, тәүге мәхәббәт җимеше булып кала. Бәләкәйдән үк мин Эльвирамны Ислам дине традицияләре буенча тәрбияләргә, олыны — олы, кечене кече итә белергә, кеше янында үзен тәрбияле тотарга өйрәтеп үстердем. Туган телне белеп үссеннәр өчен өйдә алар белән гел татарча гына сөйләштем. Әле Мәскәүдә яшә­гәндә дә без өйдә татарча гына сөйләшәбез, башлыча татар-башкорт милли ризыклары пешерергә тырышабыз. Эльвира бигрәк тә бәлеш, манты, тәбикмәк кебек ризыклар ярата. Үзе дә аларны бик тәмле пешерә. Ураза, Корбан гаете кебек бәйрәмнәр булса, хез­мәттәшләрен чәк-чәк пешереп алып барып сыйлый. Бу уңганлык аңа Семилеткадагы картәнисеннән килә.
Миннән барысы да: “Эльвира ничек шулай ябык булып кала ул? Мөгаен, берәр диетада утырадыр инде?” — дип кызыксыналар. Мин аларның һәммәсенә: “Диетада утырмый. Барлык ризыкны да ашый. Тик бик аз күләмдә генә!” — дип җавап бирәм. Эльвира бер утыруда 5 пилмән, икенче утыруында бер бәләкәй генә кисәк бәлеш ашап куярга мөмкин. Азыкның сыйфатына да бик игътибарлы ул. Ресторанга, кафеларга керсәк, иң беренче ризыкның дуңгыз итеннән пешерелгәнме-юкмы икәнлеген белешә, шуннан гына аңа заказ бирә.
Элек, чит илләрдә яшәгәндә һәм эшләгәндә, иң беренче эш итеп Интернет аша шундагы мәчетләрне эзләп табуы, анда барып, үзе белгән догаларны укыганнан соң гына модель агентлыкларына юл тотуы турында да сөйләгәне бар иде.
Һәр яңа көн туса, мин Аллаһы Тәгаләдән кызларым­ның икесенә дә озын гомер, ныклы сәламәтлек, якты һәм матур киләчәк сорыйм, аларның икесенең дә түгәрәк бәхетле булуын телим. Хәер, минем генә түгел, һәр ата-ананың иң зур теләге шулдыр инде ул...

Венера МӘҖИТОВА язып алды.
(Фотолар Рәзилә һәм Эльвира Хисаеваларның гаилә альбомыннан алынды).





Басып чыгарырга



Ленин бабай туган көн
23-04-2018 :: Шәхес
Ленин бабай туган көн
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»