Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Изге җанлы, мәрхәмәтле булуыгыз өчен рәхмәт”

15.06: “Изге җанлы, мәрхәмәтле булуыгыз өчен рәхмәт”

 “Изге җанлы, мәрхәмәтле  булуыгыз өчен рәхмәт”Балтач районында Русиянең социаль яклау хезмәтенә 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте.

Халыкны социаль яклау – дәүләтнең үсешкәнлеген күрсәтүче билге ул. Чыннан да, тормыш авырлыкларына дучар булганнарга төрлечә ярдәм күрсәтү безнең илдә һәм республикада киң җәелдерелгән. Социаль өлкә бик күп башлангычларны үз эченә ала. Мәсәлән, төрле пособиеләр түләү, эшсез калган гражданнарга, авыруларны реабилитацияләүгә, ятимнәргә, инвалидларга, картларга ярдәм итүгә юнәлтелгән оешмалар эшли.


Быел Русиянең социаль яклау хезмәтенә 100 ел тулды. Чыннан да, бер гасыр дәвамында халыкка төрлечә ярдәм иткән бу өлкәнең хезмәтен бәяләп бетергесез. 8 июньдә Балтач районында да бу вакыйгага бәйле тантаналы чара узды. Анда район хакимияте баш­лыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, шушы өлкәдә эшләп, хаклы ялга чыккан хөр­мәтле ветераннар һәм башкалар катнашты.
— Социаль хезмәткәр тормыш­ның һәрвакыт алгы сызыгында. Ярдәмгә мохтаҗ булучылар бе­лән, тәү чиратта, сез очрашасыз. Чыннан да, бу һөнәр ияләре киң кү-ңел­ле, кешелекле, гадел, эчкерсез. Алар һө­нәр­ләренә аеруча җаваплы карый: ярдәмгә мохтаҗ һәр­кем өчен борчыла, аларга тәүлекнең төрле вакытында ярдәм итәргә әзер. Кешелек дөнья­сындагы иң матур сыйфат­ларны туплап, башкаларга да өлеш чыгара белә алуыгыз, бу өлкәдә күрсәткән хез­мәт нәтиҗә­ләрегез, чыннан да, мактауга лаек, — диде Фирдәвис Рәхимов.
2005 елда районда cәламәт­леге чикле балалар өчен “Балаларны һәм үсмерләрне реабили­тацияләү үзәге” ачылды. Ул 8 район­нан кил­гән балаларны хез­мәтләндерә. Заманча җиһазлан­ды­рылган бу үзәктә сабыйлар сый­фатлы дәвалау алып кына калмый, аларның ялларын оештыруга да зур көч сала биредә хезмәт итүчеләр.
2003 елдан районның Югары Карыш авылында балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют эшли. Сер түгел, ата-анасы исән булып та тиешле тәрбия ала алмаган балалар күп. Биредә нәкъ шундыйлар күңел җылысы таба, тәрбия ала. Алай гына түгел, приют авыр шартларда калган балаларны гына тупламый, аларның ата-анасы белән дә тәрбия эше алып бара. Приют хезмәткәрләре билгелә­венчә, нинди генә булмасын, ата-аналар балаларының читтә тәр­бияләнүен теләми. Ә сабыйлары вакытлыча яшәү өчен булдырылган бу дәүләт учрежде­ние­ләренә эләк­кәч, алар начар гадәтләре турында уйлана башлый, төзәлү юлын эзли. Приют, Балтач районыннан тыш, Борай һәм Мишкә районнарын да хез­мәт­ләндерә.
Шул ук вакытта районның һәр авылында диярлек социаль хез­мәткәр бар. “Изге уй” оешмасында эшләүчеләр караучысыз калган картларга да, тәрбия кирәк булган авыруларга да ярдәм итә. Чыннан да, социаль хезмәткәр көндәлек тормышта ярдәм итүче генә түгел, ул медицина хезмәткәре, психолог, җыештыручы ролен дә үти.
— Тәрбиячесез калган өлкән яшь-тәгеләрнең һәркайсы да картлар йортында яшәргә теләми. Алар-ның калып, картлык көннәрен үз өен­дә үткәрәсе килә. Бу теләкне ниндидер көйсезлек дип кабул итү дөрес түгел, чыннан да, кеше хә­ленә керә белү, аның күңелен аңлау таләп ителә. Әйе, мондый вазыйфаны һәркем башкара алмый. Киң күңелле, сабыр булып, шушы мох­таҗларга көн саен яр­дәм күрсәт­кәнегез өчен рәхмәт­лебез, — диде чыгышында Фәрдәвис Гайнел улы.
Районда халыкка социаль ярдәм күрсәтү, чыннан да, югары дәрәҗә­дә оештырылган. Күптән түгел Уфада шушы бәйрәмгә багышланган чарада республиканың иң алдынгы 23 хезмәткәре билге­ләнде. Шулар­ның икесе – Балтач районыннан.
Тантаналы чарада бу өлкәдә уңышларга ирешкән хезмәткәр­ләрне бүләкләү дә булды. Баш­корт­станның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы “Халыкны социаль яклау учрежде­ниесенең иң яхшы хез­мәткәре” исеменә үткәргән конкур­ста катнашып, Нефтекама шәһәре сәламәт-леге чикле балаларны һәм үсмер-ләрне реабилитацияләү үзәгенең Балтач филиалы мөдире Илгиз Рәхимҗанов “Халыкны социаль яклау учреждениеләре арасында иң яхшы структура подразделениесе җитәкчесе” номи­нациясендә җиңсә, филиал тәр­биячесе Айгөл Хәбирова министр­лыкның Рәхмәт хаты белән бүләк­ләнде. Чарада башка хезмәт­кәр­ләрнең эше дә лаеклы бәяләнде.
Тантаналы чараны бу өлкә ветераннарының районда социаль хезмәт күрсәтүнең үсешкәнлеге турындагы чыгышлары тулыландырды. Илебез тарихында катлаулы чорлар вакытында, әлеге шикелле мөмкинлекләр булмаганда да, аларның халыкка ярдәм итәргә тырышуы, бу җәһәттән төрле башлангычлар җәелдерүе сокландыра. Мәрхәмәтле, изге җанлы кешеләр генә башкалар өчен барысына да әзер. Бу өлкә хезмәткәрләре, чыннан да, олы рәхмәткә лаек.

Гөлия Гәрәева.
Балтач районы.





Басып чыгарырга



Эш байлыкта гына түгел
Вчера, 00:00 :: Социаль өлкә
Эш байлыкта гына түгел
Йөрәк җылысын – мохтаҗларга
8-06-2018 :: Социаль өлкә
Йөрәк җылысын – мохтаҗларга
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»