Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Реабилитация чаралары вакытында биреләчәк

27.06: Реабилитация чаралары вакытында биреләчәк

Реабилитация чаралары вакытында биреләчәкРусия Социаль страховка фондының Башкортстан төбәк бүлекчәсендә гражданнарны реабилитация чаралары белән тәэмин итү һәм шифаханәләрдә ял итүне оештыру буенча киңәшмә узды. Анда республика һәм башкала инвалидлар иҗтимагый оеш­малары вәкилләре, Уфа шәһәре, район хакимиятләре башлыклары урынбасарлары катнашты.

Ел башыннан Русия Социаль страховка фондының Башкортстан бүлекчәсенә инвалидларны реабилитация чаралары белән тәэмин итү, протез-ортопедия эшләнмәләре әзерләү һәм ремонтлау, шифаханәләргә путевкалар бүлү һәм алар урнашкан төбәккә юл чыгымнарын каплауны тәэмин итү бурычы йөкләтелде. Моңа кадәр аны Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башкара иде. Ел башында ул инвалидлардан алынган 23 мең гариза һәм 57 мең заявканы Фондка тапшырды. Аларны канәгатьләндерү өчен 800 миллион сум акча таләп ителә, 2015 елда бирелгән гариза һәм заявкаларны да исәпкә алганда, ул 1 миллиард 200 миллион сумга җитә. Әлеге максатта федераль бюджеттан 319 миллион сум акча бүленгән, аның 159,5 миллион сумын беренче яртыеллыкта кулланырга рөхсәт ителгән. Реабилитация чаралары һәм путевкалар чират буенча бүленә башлаган. Әмма акча җитешмәү сәбәпле бу эш сүлпән бара һәм халык арасында ризасызлык тудырган.Социаль страховка фондының Башкортстан бүлекчәсе шушы уңайдан Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына, Русия Федерациясе Социаль страховка фондына мөрәҗәгать итте. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов ярдәме белән әлеге максатта федераль бюджеттан 734 миллион сум акча бүленде һәм дәүләт контрактлары төзелде. Болар барысы да киләсе айларда мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге бирәчәк.
Башкарыласы эшләр Фонд хезмәткәрләре алдына яңа бурычлар куя. Ел башыннан инвалидларны реабилитация чаралары белән тәэмин итү буенча 15 900 гариза, 44 000 заявка кабул ителгән, моңа кадәр үтәлмәгәннәре белән алар саны 108 меңгә җитә.
Ел башыннан инвалидларга 933 649 техник чара, памперс һәм махсус кием, матрац һәм мендәрләр тапшырылган. Июль-августта тагын 400 миллион сумлык реабилитация чарасы тапшырылырга тиеш.
— Әлбәттә, алдыбызга бик җитди бурычлар куелган, — ди Социаль страховка фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Марат Латыйпов. — Киләсе ике-өч айда бу өлкәдәге киеренкелекне бетерү мөмкин булачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Балаларга ярдәм күрсәтик!
25-07-2017 :: Социаль өлкә
Балаларга ярдәм күрсәтик!
Кәбестә арзан бездә!
20-07-2017 :: Социаль өлкә
Кәбестә арзан бездә!
Русиядә  халык кими
20-07-2017 :: Социаль өлкә
Русиядә халык кими








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»