Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ачның хәлен тук аңлыймы?

26.11: Ачның хәлен тук аңлыймы?

Ачның хәлен тук аңлыймы?Русиядә социаль карточка системасы кертелергә әзерләнә.

Русиялеләр азык-төлек карточкаларын яхшы хәтерли. Төрле чорларда ил халкын туклану продуктлары белән тәэмин итүдә өзеклек туганда яисә җәмгыятьтә аз керемле гаиләләр саны артканда, властьлар шул рәвешле социаль киеренкелекне йомшартырга тырыша. Узган гасырның 90нчы елларында да карточка системасы Русияне социаль шартлаудан саклап калды. Һәм менә янә дә Русия Хөкүмәте 2017 елдан азык-төлек карточкалары кулланырга җыена. Монысы, әлбәттә, илдәге генә түгел, тышкы сәяси хәл-вакыйгалар, икътисади эмбарголар белән бәйле. Илнең аграр тармагы ихтыяҗны канәгатьләндереп өлгерми һәм бер үк вакытта хезмәт хаклары тотрыклы түгел, инфляция үсә. Берничә көн элек кенә Мәскәүдә узган Социаль форумда шундый саннар китерелде: Русиядә 23 миллион граждан яшәү минимумыннан түбән керем, ягъни аена 10 мең сум чамасы акча ала. “Росстат” мәгълүматлары буенча, узган ел мондый категориягә керүчеләр 16 миллион чамасы кеше тәшкил иткән. Билгеле, әлеге тенденция дәвам иткәндә ашыгыч чаралар күрү таләп ителә. Һәм бу очракта азык-төлек карточкалары куллану, Хөкүмәт әгъзалары билгеләвенчә, иң нәтиҗәле юл булачак. Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исә бу программаның аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм генә түгел, үзебезнең җитештерүчеләргә өстенлек бирүгә этәргеч булачагына да ышана. Билгеле, әлеге карточкалар белән бары тик Русия товарларын гына сатып алып булачак.

Аграр җитештерү өстенлек иткән Башкортстанда халыкны үзебезнең азык-төлек белән тәэмин итү ни дәрәҗәдә оештырылган? Республика Башлыгы билгеләгән бурычлардан соң аграр предприятиеләргә генә түгел, ә крестьян, фермер хуҗалыклары продукциясенә дә шәһәр сәүдә нокталарына юл ачылганмы?


Ачның хәлен тук аңлыймы?


Азык-төлек карточкалары куллану җәмгыятьтә төрле фикерләр тудырды. Аларның каршылыклы булуы да табигый. Әлеге программаны гамәлгә кертү, беренче карашка, Русия кебек бөек державаның көчсезлеген күрсәтә кебек. Икенче яктан, мондый адым социаль дәүләтнең үз гражданнары турында хәстәрлек күрүенең ачык мисалы. Азык-төлек карточкалары ачлык, сугыш янаганда гына кулланылырга мөмкин, дигән фикер белдерүчеләр дә юк түгел. Шулай да “дөнья тоткасы” булган АКШта мондый карточ­калар күп дистә еллар дәвамында кулланыла һәм бу хәл бер дә куәтле илнең дәрәҗәсен төшерми кебек.

Ничек кенә булмасын, Русия Хөкүмәте әлеге программаны җитди әзерли. Аны гамәлгә ашыру өчен таләп ителгән чыгымнар күләме дә исәпләнгән. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге максатларга федераль казнадан 70 миллиард сум чамасы акча юнәл­теләчәк. Якынча исәпләүләр буенча, программада 15-16 миллион кешенең катнашуы көтелә. Аз керемле гаиләдә һәр кешегә аена 1400 сум акча күчерергә кирәк булачак. Билгеле, сайлап алу ышанычлы “фильтр” аша гамәлгә ашырылачак һәм үзен аз керемле дип исәпләгән һәркем бу ярдәмгә өмет итә алмый.

ШУЛ УК ВАКЫТТА...
Электрон азык-төлек сертификатына алкоголь һәм тәмәке продукциясе кертелми. Аерым чыганакларга караганда, исем­лектә төрле ярма һәм консервалар да карал­маган. Әлеге кар­точкалар ит, сөт, балык продукциясе, яшелчә-җи­меш, йомырка һәм яшел тәм­ләткечләр сатып алу мөм­кин­леге бирә.

“Анкетолог” җәмәгатьчелек фикерен өй­рәнү институты белгечләре үткәргән сораштыру мәгъ­лүмат­ларыннан күре­нүенчә, респон­дентларның 22 проценты гаилә кеременең бары тик туклану продуктлары сатып алуга гына җитүен белдергән. Тагын да дүрт проценты ачлы-туклы яшәвен әйткән. Җавап бирүче­ләрнең 41 проценты гаилә бюджеты­ның 60-100 проценты туклануга китә дип белдергән.

Башкортстанда быел ашлык җитештерү артты. Ит, сөт җитештерү күрсәткечләре дә узган елгыдан начар түгел. Шәһәр сәүдә нокталарында республикада җи­тештерелгән азык-төлек продукциясе өлеше 80 процентка җитте. Аграр пред­приятиеләр генә түгел, крестьян, фермер хуҗалыкла­рының үзләрендә җитештер­гәнне эре сәүдәдә, базарларда сату мөмкинлеге артты.

Республиканың авыл хуҗа­лы­гы министрлыгы әзерләгән мәгъ­лүматларга игътибар итсәк, мәсәлән, 14-15 ноябрьдә яр­мин­кәләрдә генә барлыгы 54,3 миллион сумлык продукция сатылган. Уфа, Бәләбәй, Благовещен, Октябрьский шәһәр­ләре һәм Приют поселогында, Учалы, Туймазы, Благовещен һәм Белорет районнары базарларында гына барлыгы 1729 сәүдә ноктасы эшләгән. Бу очракта, нигездә, халык күп яшәгән төбәкләр исәпкә алынган.

– Ике көн дәвамында башкалабызда 14 зур мәй­дан­чыкта 855 сәүдә ноктасы эшләде. Уфа ярмин­кә­ләренә ике көндә 37 районнан олау килде. Шәһәр халкы 100 тоннадан күбрәк ит, 7 тоннадан артыграк кош ите һәм 50 тонна чамасы яшел­чә, башка продукция сатып алды. Соңгы елларда авыл җитеш­терү­челәре шәһәр ихтыя­җын тулысынча канә­гать­ләндерә алуын күрсәтте. Районнарда шәхси ихата продукция­лә­рен сатуны оештыру юнә­лешендә зур чаралар күрелә, – дип җавап бирде соравыбызга тармак ми­нистр­лы­гының матбугат хезмәте җитәкчесе Ләйсән Хәйретди­нова.

Шул ук вакытта, башкалада яшәүчеләрнең, узган ел белән чагыштырганда, сатып алу мөм­кинлеге дәрәҗәсе түбә­нәюен дә исәпкә алырга кирәк. Күптән түгел Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты “2015 елның 10 ае йомгаклары буенча Русиядә ярлылык динамикасы” дигән тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъ­дим итте. Ул 500 меңнән дә ким халык яшәмәгән 35 зур шәһәрдә уздырылган. Аерым саннарга игътибар итик. Уфада, мәсәлән, 30 яшькә кадәр булганнар арасында гаилә кереме тукланырга гына җитә дип белдерүчеләр саны 3тән 6 процентка үскән. Әлеге категориягә караучы пенсионерлар саны 21дән 23 процентка күтәрелгән. Волгоград һәм Әстерхан шәһәрләрендә халыкның 65-66 проценты ачлы-туклы яшәвен хәбәр иткән. Монысы, билгеле, чагыштыру өчен генә. Әлеге мәгълүматлар, әйтергә кирәк, Русиядә азык-төлек карточкаларын куллануның ни дәрә­җәдә актуаль һәм кичектергесез булуын күрсәтә. Ә инде социаль карточкаларның ил икътисадына нинди файда китерүен инфографик мәгъ­лүматта күрә аласыз.

САННАР ТЕЛЕНДӘ
Ел башыннан республика ярминкәләрендә һәм базарларында сатылган продукция күләме, 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда, 18,5 процентка кимеде, дип хәбәр итә “Башкортостанстат”. Кешеләр кафе-рестораннарга азрак йөри башлады. Җәмәгать туклануы әйләнеше шушы чорда 14 процентка кимегән. Азык-төлек продукциясе 15,2 процентка азрак сатылган.

Әйтергә кирәк, сәүдә нокталарында социаль әһә­мият­тәге азык-төлекнең кыйм­мәт­ләнүе аз керемле гаиләләрдә генә түгел, гому­мән, сатып алучыларда да канә­гатьсезлек тудыра. Хакл­арның еш кына акланмаган сәбәп белән үсүенә беркем дә контрольлек итми кебек. Шул ук “Башкортостанстат” мәгъ­лү­матларына караганда, мәсә­лән, 20 ноябрьгә ка­­дәр узган атна дәвамында республикада бер литр сөт бәясе 2,3 процентка күтәрелде һәм уртача 52,07 сумга җитте. Туңды­рыл­ган балык та шул күләмдә “үсеш” биргән. Кишер, суган, шикәр комына хаклар­ арта башлаган. Базар кануннары белән бәхәс­ләшеп булмый, про­дукциягә их­тыяҗ арта башлау белән хаклар бәйдән ычкына. Тик йө­гәннең генә кем кулында булырга тиешлеге ачык түгел. Халыкның “тавышы” чыкканчы ук сәүдә­гәрләрнең нәфесен тыярдай чара күрү дөрес булмасмы?

Килешик, яшәеш кануннары, сәүдә итү һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре дә үзгәрә. Кырысрак шартларда һәм мөм­кинлегебездән чыгып яшәр­гә өйрәнәбез. Кешеләр күбрәк үзләренә ышана. Гаилә кереме, туклану проблемалары турында сүз алып барганда да шулай. Илдә, яшәештә икътисади хәлләр мөшкелләнгәч, үзләренең натураль хуҗа­лыгына өстенлек бирүче гражданнар саны арта башлау күзәтелә. Бөтенрусия җә­мә­гать­челек фикерен өйрәнү үзәге шушы көннәрдә генә игътибарга лаек мәгълүмат таратты. Аннан күренүенчә, сорау алуда катнашкан рес­пондентларның 50 проценттан артыгының дачасы яки йорт яны участогы бар. Димәк, ке-шеләр азык-төлек хәвеф­сез­леген натураль хуҗалыклары исәбенә тәэмин итә. Җавап бирүчеләрнең 89 процентының дачасында яшелчә-җимеш үсә. Бакча хуҗаларының 94 проценты үзләре үстергән яшелчә-җимештән кышкылыкка төрле запас әзерләвен белдергән. Әлеге чарада катнашу­чылар­ның 7 проценты “кышкы запас”ны бары тик соңгы ике елда гына әзерләвен әйткән. Кыскасы, соңгы елларда тоташ ил халкының дүрттән бер өле­ше диярлек натураль хуҗалык продукциясен күбрәк кулланып, аны запас белән хәзерли башлаган. Шунысы да игътибарга лаек, әлеге категориянең кү­бесе бәләкәй шәһәрләрдә яки авыл җирендә яши. Димәк, Хө­күмәт тәкъдим иткән социаль карточкалардан тыш, натураль хуҗалыкта җитеш­терелгәне дә ышанычлы тыл булачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Компенсацияне кемнәр  алачак?
25-04-2017 :: Социаль өлкә
Компенсацияне кемнәр алачак?
Күпбалалы гаиләләр ярдәм ала
21-04-2017 :: Социаль өлкә
Күпбалалы гаиләләр ярдәм ала
Социаль юнәлеш - мөһим мәсьәлә
20-04-2017 :: Социаль өлкә
Социаль юнәлеш - мөһим мәсьәлә
Карлар белән бергә... юллар эри
17-04-2017 :: Социаль өлкә
Карлар белән бергә... юллар эри








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»