Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Игътибар үзәгендә — өлкәннәр һәм инвалидлар

26.12: Игътибар үзәгендә — өлкәннәр һәм инвалидлар

Игътибар үзәгендә —  өлкәннәр һәм инвалидларРеспубликаның Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы елга йомгак ясый.

Гыйнвар

* “Каршылыкларны бер­гәләп җиңик” социаль проекты кысаларында “Изгелек” акциясе үтте. Ул мөмкинлек­ләре чикле балаларга сәләт­ләрен ачарга ярдәм итте.
* Башкортстан спортчылары чукраклар арасында тау чаңгысы буенча Русия Кубогында җиңү яулады.
* Башкортстанда Донецк һәм Луганск халык республикалары халкы өчен техник чаралар җыю оештырылды.
* Социаль приютта тәрбия­ләнүчеләр ”Салават Юлаев” хоккей командасы матчларында булды. Моны “Балаларга юл” хәйрия фонды волонтерлары оештырды.
* Гыйнвар ахырында “Дә­ваханәләргә – китаплар” социаль проекты старт алды.
* Коляскада утыручы инвалидлар Ирәмәл тавын буйсындырды.

Февраль

* Уфада рак чирен җиңгән балалар Бөтендөнья җиңү­челәр уеннарыннан дүрт медаль белән кайтты.
*Республикада ветераннарга һәм тыл хезмәт­кәр­ләренә ярдәм итүгә юнәлтел­гән “Бөек Җиңүгә кадәр 100 көн” хәйрия марафоны старт алды.
* “Түгәрәк өстәл” барышында элекке наркоманнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды.

Март

* Уфада “Саклану чаралары. Хезмәт хәвефсезлеген саклау” күргәзмәсе үтте.
* Республиканың ташламага ия гражданнары түләүсез юридик ярдәм ала башлады.
* “Бала хокуклары – уртак хәстәрлек” арт-акциясе старт алды. Аның максаты — авыр тормыш хәлендә калган балалар хокукларын һәм мән­фәгатьләрен яклау.
* Башкортстанда электрон төзелеш хезмәт биржасы эшен башлады.
* Инвалидлар өчен компьютерлар җыю буенча акция игълан ителде.
* Уфага “Гармония” Бөтен­русия фестиваленә ил төбәкләреннән начар ишетүче артистлар җыелды.
* Мөмкинлекләре чикле кызлар арасында гүзәллек конкурсы үтте, анда Туймазыдан Александра Бороздина җиңде.
* Уфада “Бер адым алга” инклюзив иҗат фестивале үтте.

Апрель

*Уфада коммерция карамагында булмаган оешмалар­ның II республика форумы узды.
* “Ел инженеры-2014” Бө­тенрусия конкурсында Баш­кортстанның 10 вәкиле җиңү яулады.
*“Яратам сине, тормыш!” фестивале республика буйлап эшен башлады.
* Республикада инвалид балаларга игътибарны арттыру максатында “Минем белән йөреп кер” социаль акциясе игълан ителде.

Май

* Башкортстаннан инвалид егет Илдар Галиәкбәров велоколяскада Севастопольгә барып җитте. Бу акцияне ул Бөек Җиңүгә багышлады. 2491 чакрымны 22 көндә үткән егеткә таң калган севас­топольлеләр Илдарга электр коляскасы-трайк бүләк итте.
* “Мәңгелек ут” мемориаллары саны буенча Башкортстан Русиянең тәүге ун төбәге исәбенә керде.
* Бомжларга ярдәмне күздә тоткан “Тормышка хокук” акциясе үтте.
*Валентина Матвиенко Башкортстанның социаль хезмәтләндерү өлкәсендәге эшен югары бәяләде.

Июнь, июль, август

* Инвалид балалар Әй елгасы буйлап салларда йөзде.
* Коляскалар парадында мөмкинлекләре чикле балалар да катнашты.
* Благовещен шәһәрендә психоневрология интер­натының яңа корпусы ачылды.
* Башкортстан пенсионерлары компьютер ярышлары буенча Казанда ачылган V Бөтенрусия чемпионатында катнашты.
* Башкортстан командасы коляскадагы инвалидлар өчен үткәрелгән Бөтенрусия балык тоту фестивалендә 2нче урын алды.
* Башкортстанда элекке тоткыннар махсус социаль хезмәтләндерү ала башлады.

Сентябрь

* Башкортстанда йөзендә тумыштан кимчелеге булган балалар өчен “Елмаю” хәйрия акциясе старт алды.
* Картлар йортларында, психоневрология интернатларында тәрбияләнүчеләр өчен “Тормышта ялгызлыкка урын юк” дип аталган конкурс игълан ителде.
* “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе барышында Октябрьский шәһәре халкы һәм эшкуарлары аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәр­бияләнүче балаларга 1 миллион 750 мең сумга мәктәп кирәк-яраклары сатып алды. Республикада барлыгы 7 миллион сумлык товар алынды.
* Уфада пенсионерларның беренче спартакиадасы үтте.

Октябрь

* “Яратам сине, тормыш!” республика фестивалендә 600дән артык өлкән яшьтәге кеше катнашты.
* Мөмкинлекләре чикле кешеләр Русиядә берен­челәрдән булып ГТО нормативларын тапшырды.
* Уфада инвалидлар һәм өлкәннәр өчен социаль такси эше тергезелде.
* Уфада IV Төбәкара кадрлар форумы эшен башлады.
* Башкортстанның биш иҗтимагый оешмасы 8 миллион сум грантлар алды.
Ноябрь
* Башкортстан инвалид­ларның һөнәри осталыкларын билгеләүче “Абилимпикс” халыкара хәрәкәтенә кушылды.
* Сочида узган Халык университетларының Бөтен­русия слетында Башкортстаннан иң күпсанлы делегация катнашты.
* “Шикәр диабеты” диагнозы куелган ун бала түләүсез инсулин помпалары алды.
* Мәскәүнең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау департаменты вәкилләре Баш­корт­станның социаль хезмәт­ләндерүне оештырудагы тәҗрибәсен өйрәнергә килде.
* Уфада узган “Хезмәт кешесе” фестивалендә 7 меңнән артык кеше катнашты.

Декабрь

* Донбасс балаларына Башкортстаннан бүләкләр җи­бәрелде.
* Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең Башкортстан оешмасы 90 еллыгын бил­геләде. Бүген ул 6130 инвалидны берләштерә.
* Коммерция карамагында булмаган оешмалар өчен федераль грантларның өченче конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында —республиканың 8 иҗтимагый оешмасы.
* Башкортстанда “Бер сәгатькә картәни” хезмәте күрсәтү өчен өлкән яшьтәге волонтерларны җыю башланды.
* Уфада мөмкинлекләре чикле балалар өчен чыршы бәйрәме узды.
“Югалтулар булмасын” хәйрия фонды “Могҗизалар ярминкәсе” дигән кул эшләре күргәзмәсе үткәрде. Җыелган акчага авыр чирле балаларга ярдәм күрсәтелде.
* Паралимпиячеләр инвалид балалар белән тәҗрибә уртаклашты.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Русиялеләр озаграк яши башлады
Вчера, 11:09 :: Социаль өлкә
Русиялеләр озаграк яши башлады
Тәүге сертификатлар  тапшырылды
12-08-2017 :: Социаль өлкә
Тәүге сертификатлар тапшырылды
Саклык акча күпмегә җитә?
8-08-2017 :: Социаль өлкә
Саклык акча күпмегә җитә?
Балалар өчен–  пенсиягә өстәмә!
29-07-2017 :: Социаль өлкә
Балалар өчен– пенсиягә өстәмә!
Үз тәкъдимеңне керт!
28-07-2017 :: Социаль өлкә
Үз тәкъдимеңне керт!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

94 (25098)

от 15 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»