Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре...

27.02: Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре...

Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре...Гаиләләр таркалу күрсәткече коточкыч чиккә җитте.

Туксанынчы еллар уртасында бу җыр аеруча популяр иде. Һәм, ни гаҗәп, бүген дә ул актуальлеген югалтмый. Соңгы вакытта дөньяда, илдә генә түгел, Башкортстанда да аерылышучылар саны артканнан-арта бара.


Русиядә ел саен 900 меңгә якын законлы никах теркәлә, ә аерылышу очраклары — 600 мең чамасы. Статистика мәгълүматларыннан күренүен­чә, Санкт-Петербург шәһәрендә кавышкан парлар­ның — 45, Ленинград өлкәсендә 79 проценты аерылыша. Башкортстанда да хәлләр мактанырлык түгел. Узган елның ун ае нәтиҗәләрен­нән күренүенчә, аерылышучылар саны буенча республика Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан. Шушы чорда 13,2 мең пар аерылышкан. Күршеләрдә дә хәл шәптән түгел. Шу­шы ук вакыт эчендә Самара өлкә­сен­дә — 11,8, Татарстанда 11 мең кеше никахын таркаткан.

Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре...Аерылышуларның сәбәбен ачыкларга теләп, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе 20-40 яшьтәге 320 аерылышучы (211 хатын-кыз һәм 109 ир-егет) арасында сорау алу үткәргән. Анда катна­шучыларның 39 проценты әлеге хәлнең төп сәбәбе итеп холыклары туры килмәвен һәм ике арада аңлашу булмавын атаган, калганнар исә хыянәтне, ата-аналар­ның тыкшынуын, уртак бала булмавын, гаиләдә физик көч куллануны, матди авырлыкларны, торак булмауны күрсәткән.

Бүгенге көндә аерылышулар саны арту — республика җитәкчелеген һәм киң җәмәгатьчелекне борчыган иң кискен мәсьәләләрнең берсе. Гаилә институтын саклап калу җәһәтеннән республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов тарафыннан былтыр 2025 елга кадәр исәпләнгән “Башкортстанда Гаилә сәясәте концепциясе” кабул ителгән. “Гаилә — дәүләтнең нигезе, мәдә­ниятне, телне, гореф-гадәт­ләр­не саклап калу урыны. Гаиләләр нык булсын өчен барлык шартларны да тудырырга тиешбез” диелә концепциядә.

Татарстан Башлыгы Рөстәм Миңне­хановны да борчыган бу мәсьәлә. Узган елда ул Татарстан парламентына ни­кахларны саклап калу җәһәтеннән аерылышу процессына үзгәрешләр кертү, ягъни, аны катлауландыру тәкъдиме белән чыкты.

Татарстан Дәүләт советы депутатлары аның буенча закон проекты әзерләп, Русия парламентына тәкъдим итте. Ул нәрсәне үз эченә ала соң? Мә­сәлән, хәзерге вакытта ир-ат, хатыны йөкле булган очракта, бер ел дәва­мында аерылышу турында гариза бирә алмый. Яңа закон проектында исә бу вакытны өч елга кадәр озайту тәкъдим ителә. Шулай ук, гаиләне таркату ир яки хатын­ның гына теләге икән, суд бу эшне билгеле бер вакытка кичектерә ала. Гаиләдә балигъ булмаган балалар бар икән, әлеге вакыт ярты елга кадәр сузыла (бүген ул өч ай тәшкил итә). Та­гын бер яңалык моңа кадәр аерылышу процессында ир яки хатынның аерым катнаша алуы белән бәйле. Закон проекты бу эштә ике якның да катнашуын таләп итә. Бу судка гаиләнең таркалу сәбәпләрен яхшырак аңларга, һәр якны да тыңлап, тиешле карар кабул итәргә ярдәм итәчәк.

Аеры­лышуның иң авыр ягы, минем­чә, балаларга төшә. Игътибар итсәк, әтисез, я әнисез баланың күз карашы ук гаиләдә үскәннәрнекеннән нык аерыла. Аларның күзләреннән сүз белән әйтеп аңлатып булмаслык моңсулык, кимсенү сирпелә. Балаларның күзен­дәге нурны сүндермим дисәң, бердән­бер юл — сабыр итү. Халык бит юкка гына “Сабыр төбе — сары алтын” димәгән.

Шушы мәкаләне әзерләгәндә: “Аерылышулар саны нигә арта дип уйлый­сыз?” дигән сорау белән берничә кешегә мөрәҗәгать иттем. Җаваплар түбәндәгечә булды:

Илшат хәзрәт Шәрипов:
— Аллаһы Тәгаләнең иң яратмаган нәрсәсе — аерылышу. Ир яки хатын шул хакта хәбәрдар булмаганга күрә, аерылышулар саны елдан-ел артадыр, дип уйлыйм.

Зәринә Фәхриева, сатучы:
— Хәзер яшьләр гаилә коруга бик җиңел карый. Ошаса — яшәрбез, ошамаса аерылышырбыз, дип уйлыйлар. Шундый никах ныклы булаламы?

Сиринә Садирева, укытучы:
— Мин — аерылган хатын. Иремнең вәхшилекләренә түзә алмаганга шундый карарга килдем. Дөрес эшләгәнмендер, дип уйлыйм.

Данил Шакиров, эретеп ябыштыручы:
— Безнең гаилә таркалу алдында. Хатыным социаль челтәрләр аша үзенә яңа “мәхәббәт” тапканчы бер дигән яшәп ята идек.

Хәсинә Заманова, пенсионер:
— Минем уемча, аерылышуларны киметү җәһәтеннән безгә элекке матур традицияне — димчелекне кире кайтарырга, җиде буын нәселен белгән кешегә генә кыз бирергә яки улны өйләндерергә кирәк. Ни өчен шулаймы? Ана — кызны, ата улны белмәгән заманда яшибез. Бигрәк тә шәһәр җирендә кызларның көпә-көндез тәмәке тартып, аракы эчеп йөрүе җанны әрнетә. Аларның киләчәктә бала табасын уйласаң, йөрәкләр өзелеп төшәрдәй була. Әлеге вакытта районда “Яучы” дигән таныштыру агентлыгы оештыру нияте белән йөрим. Монысын да юкка гына эшлә­мим. Бердәнбер улым егет корына кереп килә. Мин аның инсафлы кызга өйләнүен, акыллы-сәламәт балалар үстерүен һәм гомер көзенә кергәндә дә яшьлегендә сөеп сайлаган пары белән яшәвен телим.

Шул ук вакытта
Ирландиядә аерылышулар 1997 елның 27 февраленнән генә рөхсәт ителә башлый. Моның өчен илнең конституциясе үзгәртелә, референдум үткәрелә һәм аерым закон чыгарыла.

Ирландиядә аерылышу — бик катлаулы процедура. Суд аерсын өчен ир белән хатынга законлы никахта үткән биш елның дүртесен аерым яшәгәннәрен исбатлау кирәк. Әгәр дә шушы вакыт эчендә ир белән хатын бер түбә астында гомер иткән икән, һәркайсы үзенең аерым хуҗалык алып баруын исбатларга тиеш. Әгәр судьяга аларның бер үк өстәл артына утырып ашавы мәгълүм булса, ул бу эшне карап та тормый — ир белән хатынны шунда ук бүлмәсеннән куып чыгара. Хыянәт, төрмәдә утыру, бер-береңне күрәлмау да аерылышу өчен сәбәп була алмый. Бары тик гаиләдә көч кулланылганда яисә ике якның берсе күрә­ләтә хыянәт иткәндә генә судья аерылышу турындагы гаризаны канәгатьләндерә ала.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу илдә аерылышу про­цес­сы өч айдан артыграк вакытны ала һәм ул ир бе­лән хатынга бик кыйммәткә төшә. Аерылышучыларның һәркайсы ким дигәндә бер мең евро акча түли. Әгәр ике арада тарткалаш булып, адвокатлар җә­леп ителә икән, бу сумма 5000 еврога кадәр күтәрелә.

Шуңардымы, соңгы елларда Ирландиядә гражданлык килешүе, ягъни, гражданлык никахы буенча яшәүчеләр саны артканнан-арта бара.
Венера МӘҖИТОВА.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Балаларга ярдәм күрсәтик!
Сегодня, 11:36 :: Социаль өлкә
Балаларга ярдәм күрсәтик!
Кәбестә арзан бездә!
20-07-2017 :: Социаль өлкә
Кәбестә арзан бездә!
Русиядә  халык кими
20-07-2017 :: Социаль өлкә
Русиядә халык кими
Туй балдагы - гомерлек
18-07-2017 :: Социаль өлкә
Туй балдагы - гомерлек








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»