Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Юрган”ыңа карап... салым түлә!

28.06: “Юрган”ыңа карап... салым түлә!

“Юрган”ыңа карап...  салым түлә!Бу яңалык пенсия реформасында да уңай нәтиҗәләр белән билгеләнер иде.

Русиядә өлкән яшьтә­ге­ләрне пенсия белән тәэмин итүнең төп күрсәткече булып алмаштыру коэффициенты тора. Бу уртача хезмәт хакының нисбәте. Бөтендөнья халыкара хезмәт оешмасы бу күрсәткеч барлык илләрдә дә 40 проценттан да ким булмаска тиеш дип саный. Күпчелек алга киткән ил­ләрдә ул коэффициент 50-70 процент тәшкил итә. Әйтик, Германия­дә — 70, Япониядә — 60, Кыргызстанда — 51,5, АКШта — 50, Белорус­сия­дә — 48,3, Казахстанда — 34,7. Ә Русия Федерациясендә пенсио­нер­­лар элекке эш хакының уртача нибары 30 процентын гына кулга ала.


Дмитрий Медведев җитәкчелек иткән Русия Хөкүмәте һәм икътисадчылар Пенсия фондын акча белән тулылан­дыруның елдан-ел авырлаша баруын әйтәләр. Бу авыр мәсьәләне хәл итү өчен пенсионерларга бирел­гән кайбер гарантияләрне чикләү, хәтта бетерү кирәклеге турында даими сүз бара. Пенсия яшен күтәрү (ир­ләр өчен 65кә, хатын-кызлар өчен 63кә кадәр), эшләүче пенсионерларга пенсия түләмәү һәм башка тәкъдим­нәр дә яңгырый.

Бу ысуллар Пенсия фондын күпкә тулыландырачак дип өмет итәргә урын юк. Әйтик, пенсиягә чыккан ветераннар үз эшен дәвам иткәндә тиешле пенсиясен алмаса, күпчелек тәҗрибәле белгечләр эш урыннарын калдырачак. Ә яшь кадрларны алар дәрәҗәсенә җиткерү өчен байтак кына акча һәм вакыт кирәк булачак. Шулай ук пенсия яшен күтәрү дә уңай нәтиҗә бирмәячәк. Чөнки 60 яшьтән узган хезмәткәрләр арасында инвалидлар саны артачак. Әлеге законнар буенча инвалидларга аерым акча түләү каралган. Шуңа күрә Пенсия фондын тулыландыруның башка юлларын эзләргә кирәк. Картлык көнендә тиешле яшәү шартлары булдыру өчен эшләп йөргән кешеләр хез­мәт хакын пенсиянең тупланма өлешенә җибәрә килделәр. Ләкин Хөкүмәт бу акчаны Пенсия фондында барлыкка кил­гән дефицитны ябарга тотынды. Реформаторлар, олигархлар, уңышлы менеджерлар уйлаганча, Пенсия фондында акча җитмәү пенсио­нерларның озак һәм мул яшәү нәтиҗәсе түгел, ә җыелган акчаны дөрес куллана белмәүдән, иң мөһиме — социаль взносларны җыю систе­масының камил булмавыннан килә.

Илдә физик берәмлек­ләр­дән салым җыюны “яссы шкала” буенча 13 процент күлә­мендә куллана башладылар. Ягъни салым күләме хезмәт­кәрләрнең эш хакы күләменә бәй­ләнмәгән. Мондый ысул дөньяның бер илендә дә кулланылмый. Бюджетны, шул исәптән Пенсия фондын тулы­ландыруның башка илләрдә сыналган юлы — физик берәм­лекләргә салым салуны прогрессив шкала буенча алып бару. Бу ысул узган гасырның 30нчы елларында Америка Кушма Штатларында башланган Бөек депрессиядән чыгарга зур ярдәм булды. Прогрессив шкаланы 70 процентка кадәр АКШ Президенты Ф. Рузвельт куллана башлады һәм ул 1986 елга кадәр дәвам итте. Хәзерге көндә бу күрсәткеч 40 процент тәшкил итә. Ф. Рузвельт салым процентын эзлекле рәвештә күтәреп, байлар, монопо­лист­лар, олигархлар өчен салымны 79 процентка җиткергән.

Салым җыюның прогрессив шкаласын куллануның уңай якларын күрсәтү өчен икътисад фәннәре докторы, профессор Никита Кричев­скийның тәкъдимен китерәм. Әгәр хезмәткәрнең эш хакы минималь күләмдә булса (ягъни 10 мең сумга кадәр — салым бөтенләй алынмый, эш хакы 30 мең сумга кадәр булса — 10 процент, 100 мең сумга кадәр — 15 процент. 1 милли­он сумга ка­дәр эш хакына 35кә җитәргә мөмкин.

Дәүләт думасында КПРФ фракциясе депутатлары физик берәмлек­ләрдән салым җыю­ны прогрессив шкала нигезендә алып бару турындагы закон проектын тәкъдим итте. Ләкин бу проект үтмәде. 2016 елның апрелендә Дәүләт думасы депутатлары алдында чыгыш ясап, Русия Хөкүмәте җитәкчесе Д. Медведев киләсе 2-3 ел эчендә даими процентлы салым җыю тәртибе үзгәр­мәячәге турында әйтте. Моны ул күп урыннарда эш хакы конвертлар белән түләнәчәк һәм Пенсия фондына акча кермәя­чәк дип аңлатты. Теләк булганда, салым түләүдән качып йөргән байларны, хәлле кеше­ләрне ачыклау авыр түгел. Чөн­ки эчке эшләр, дәүләт имин­­леген саклау органнары, суд, прокуратура вәкилләре, исәп-хисап комиссияләре, суд приставлары, салым җыю органнары бар, алар бу өлкәдә тәртип урнаштырырга бурычлы. Салым аз түләгән эшкуарлар, монополистлар, олигархлар елдан-ел байлыгын арттыра, акчаларын чит ил банкларына кү­черә, кыйммәт­ле яхталар, чит ил спорт клублары, йортлар, хәтта утраулар сатып алуга юнәл­тә. Ә 10-20 мең сум алып эшлә­гән кеше­ләргә 13 процент күлә­мендә салым тү­ләү — алар­ны көпә-көндез талауга тиң. Башка илләрдә­гечә физик берәмлек­ләрдән салым җыю­ны прогрессив шкала нигезен­дә алып баруны һичшиксез кулланырга кирәк. Үтә дә зур байлыкка, ми­рас­ка салым түләү, аракы-шәраб продук­ция­сенә дәүләт монополиясе урнаштыру, коррупциягә, ил байлыгын читкә чыгаруга каршы кискен көрәш алып бару һәм башка чаралар казнаны, Пенсия фондын тулыландыруга ярдәм итәчәк.

Зәки Кадиков,
Башкортстанның атказанган
авыл хуҗалыгы хезмәткәре.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Чүп йөзә, комаклар йөгерешә...
23-05-2017 :: Социаль өлкә
Чүп йөзә, комаклар йөгерешә...
Изгелек кылыйк!
16-05-2017 :: Социаль өлкә
Изгелек кылыйк!
"Хрущевка"ларга тимәгез!
15-05-2017 :: Социаль өлкә
"Хрущевка"ларга тимәгез!
Беренче бала өчен – 300 мең!
14-05-2017 :: Социаль өлкә
Беренче бала өчен – 300 мең!
Сез бәхетле гаиләме?
10-05-2017 :: Социаль өлкә
Сез бәхетле гаиләме?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»