Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Үзәктә – халыкны социаль яклау мәсьәләләре

04.04: Үзәктә – халыкны социаль яклау мәсьәләләре

Үзәктә – халыкны социаль яклау мәсьәләләреРусия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе утырышы үтте. Анда Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова катнаштылар. Утырышта министрлыкның узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре тикшерелде. Төп доклад белән әлеге ведомство министры Максим Топилин чыгыш ясады.

Утырышта, шулай ук, Башкортстанның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре каралды. Салават Сәгыйтов үз чыгышында узган ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади күрсәткечләрнең тотрыклануын билгеләде. Социаль әһәмияттәге барлык чыгымнар тулы күләмдә финансланган.

– Агымдагы елда мәшгульлек өлкәсендәге сәясәткә 1,7 миллиард сум каралган. Шул ук вакытта хезмәт базарындагы киеренкелек әлегә сакланып кала. Шуңа күрә республика Хөкүмәте 100-120 миллион сум күләмендә өстәмә акча бүләчәк. Алар, беренче чиратта, инвалидларны эшкә урнаштыруга, белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларны стажировкага җибәрүгә, квалификация күтәрү һәм һөнәри белем бирүгә, вакытлыча эш белән тәэмин итүгә юнәлтеләчәк, – диде вице-премьер. – 2015-16 елларда Башкортстанда “Хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча өстәмә чаралар программасы” гамәлгә ашырылды. Ул республика предприятиеләрендә күпләп эштән кыскартуны булдырмау буенча өстәмә инструмент буларак файдаланылды, эш белән тәэмин итүчеләргә предприятиеләрнең квалификацияле хезмәткәрләрен саклап калырга, кадрларның һөнәри мобильлеген тәэмин итүгә, аларның белемен камилләштерүгә ярдәм итте.

Салават Сәгыйтов хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерүгә дә аерым игътибар бүлде, халык арасында мәшгульлек хезмәтенең абруен күтәрү кирәклеген билгеләде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Компенсацияне кемнәр  алачак?
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Компенсацияне кемнәр алачак?
Күпбалалы гаиләләр ярдәм ала
21-04-2017 :: Социаль өлкә
Күпбалалы гаиләләр ярдәм ала
Социаль юнәлеш - мөһим мәсьәлә
20-04-2017 :: Социаль өлкә
Социаль юнәлеш - мөһим мәсьәлә
Карлар белән бергә... юллар эри
17-04-2017 :: Социаль өлкә
Карлар белән бергә... юллар эри
Социаль пенсия арта
23-03-2017 :: Социаль өлкә
Социаль пенсия арта








Новости русской версии сайта


sendmail

Яңа номер

48 (25052)

от 25 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»