Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Яңа фатир — яңа тормыш!

29.01: Яңа фатир — яңа тормыш!

Социаль фатир алучыларның шатлыклары чиксезСоциаль фатир алучыларның шатлыклары чиксезИлеш районында янә унике ятим тораклы булды.

Соңгы елларда Илеш районында ятим балаларны социаль фатир белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Элегрәк елына 1-2 генә бала тәэмин ителгән булса, 2012 елда бу сан — 5, 2013 тә — 4, ә былтыр 12гә җиткән.


— “Ятим һәм ата-ана каравыннан калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантияләр турында” федераль һәм республика законнары нигезендә бүленгән финанс чыганаклары исәбенә узган елда район үзәгендә ятим балалар өчен ике катлы күпфатирлы йорт төзелә башлады. Рәис Шәмсиев җитәк­челек иткән “Сантехник” җәмгыяте төзегән ул йорт Яңа ел алдыннан файдаланылуга тап­шырылды. Әлеге йорт социаль фатирга чиратта торучылар исемлеген 12 кешегә кыскартырга мөмкинлек бирде, — диде яңа фатир ачкычы тапшыру тантанасында район хакимияте башлы­гының икътисад мәсьә­ләләре буенча урынбасары Вадим Фәтхелбаянов.
Район хакимиятенең юридик бүлеге мөдире Гөлназ Сибгатуллина — килешү шартлары (социаль фатир алучылар белән район хакимияте арасында биш елга килешү төзелгән), опека һәм попечительлек буенча сектор мөдире Газимә Бәширова — тәрбия мәсьәлә­ләре,“Водолей” җәмгыяте җитәкчесе Радик Халәпов коммуналь түләүләр буенча чыгыш ясадылар, яшьләрне шушы куанычлы вакыйга белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Район хакимиятенең утырышлар залында узган тантанадан соң, чарада катнашучылар ятимнәр яшәячәк күпфатирлы йортка юлланды.

Илвир Шәфыйков һәм Гөлшат Хаҗиева   өч айлык  уллары Рамазан белән.Менә Яңа Аю авылында туып-үскән Гөлшат Хаҗиеваның бер бүлмәле фатиры. Егерме яшьлек Гөлшат Актаныш авылында ашнакчы һөнәрен үзләштерергә дә, Йонны авылы егете Илвиргә кияүгә чыгарга да, улына гомер бирергә дә өлгергән. Әлегә яшьләр кеше фатирында торып яшәгән булган.
— Тораклы булуыма һаман ышанып бетә алмыйм. Безне, ятимнәрне, тораклы иткәннәре өчен район хакимиятенә, төзүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм,— ди Гөлшат.
Азамат Хәлилов та фатирлы булуына шатланып бетә алмый. Ул инде яңа торагына үзе эшләгән “Универсал” кибетеннән суыткыч алып кайтып куйган.

2013 елда республикада 704 ятим балага фатир бирелгән. Былтыр 589 кеше тораклы бул­ган. 2015 елның 1 гыйнварына Башкорт­станда 18 яше тулган 2723 ятим бала торакка чират тора.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Чүп йөзә, комаклар йөгерешә...
23-05-2017 :: Социаль өлкә
Чүп йөзә, комаклар йөгерешә...
Изгелек кылыйк!
16-05-2017 :: Социаль өлкә
Изгелек кылыйк!
"Хрущевка"ларга тимәгез!
15-05-2017 :: Социаль өлкә
"Хрущевка"ларга тимәгез!
Беренче бала өчен – 300 мең!
14-05-2017 :: Социаль өлкә
Беренче бала өчен – 300 мең!
Сез бәхетле гаиләме?
10-05-2017 :: Социаль өлкә
Сез бәхетле гаиләме?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»