Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ятим итмә!

04.07: Ятим итмә!

Бөре шәһәрендә Балаларны яклау көнендә оештырылган чарада.Бөре шәһәрендә Балаларны яклау көнендә оештырылган чарада.Бөре балалар йортында тәрбияләнүче һәр сабыйның хыялы – әти-әни белән яшәү, гаиләле булу.

Биредә балалар яшәгәне әллә каян күренеп тора. Якты бүлмәләрнең бизәлеше бер-берсен кабатламый. Ашханә, спорт, тамаша заллары, ял бүлмәләре матур, коридорларны балаларның кул эшләре бизи. Диварлар да көлеп тора, дип уйлар идем, әгәр үземнең балалар йортында булуымны белмәсәм. Ниндидер әйтеп аңлата алмаслык моңсулык бар биредә. Тәрбияләнүчеләр үзләре юк, Бөре шәһәре янындагы лагерьда ял итәләр, ә менә аларның һәркайсының диярлек үзенчәлекле язмышын тойгандай булдым.

Уйларымны сизепме, балалар йортын күрсәтеп йөрүче директор вазыйфаларын башкаручы Эльвира Егорова сүзен дәвам итеп:

— Безнең балаларның бөтен нәрсәсе дә бар, тик гаилә җылысы гына юк, — дип көрсенде.


Гаиләне берни дә алыштырмый
Кызганычка каршы, биредә яшәүче балалар­ның үз гаиләсе алар өчен яклау урыны була алмаган. Иң кадерле кешеләре – әти-әнисе күпчелегенең күңелен җәрәхәтләргә, психикасын какшатырга да өлгергән. Шулай да балаларның гаиләдә буласы бик тә килә.
Узган ел Бөре балалар йортында тәрбияләнүче – 56, быел 6 бала гаиләгә урнаштырылган.
Бу җитди адымга барганчы балалар өч этап үтә. Бала алырга теләүче әти-әниләр дә махсус укытыла. Балалар йортының моңа лицензиясе бар.
Дәүләтебез тарафыннан алып барылган сәясәт нәтиҗәсендә ятимнәр гаиләләргә ешрак урнаштырыла.
— Башкортстандагы 32 балалар йортының бүген 17се генә эшли, — ди Эльвира Егорова. – 90нчы еллар башында бездә йөздән артык бала тәрбияләнгән булса, бүген алар яңа гаиләгә урнаштырылганчы, 1-2 ел яши.
Күпчелек – социаль ятимнәр
Бөре балалар йорты 1963 елда ачылган. Аның карамагындагы бина­ларның бер өлеше ХIХ гасырда төзелгән һәм хәрби казармалар булган.
Балалар Кытайда сәфәрдә.Балалар Кытайда сәфәрдә.Эльвира Муллахан кызы сүзләренә караганда, бүген биредә башлыча республиканың төньяк төбәкләреннән китерелгән 10-18 яшьлек 31 бала яши. Шуларның фәкать берсе генә тома ятим, 30ы исә әти-әнисе исән килеш биредә тәрбияләнә. Андыйларны атау өчен тормышыбызга заманча термин үтеп керде – социаль ятимнәр. Арада инвалид балалар да бар, алар махсус учреждениеләргә урнаштырылган. Балалар йортыннан шәһәрнең 4 мәктәбенә йөреп укый. Бер кыз 11нче сыйныфны тәмамлаган, бер малай 11нчегә күчкән. Күпчелек 9нчы сыйныфтан соң якын-тирәдәге һөнәрчелек училищеларына укырга урнаша. Үсмерләрне олы тормышка һөнәр биреп озаталар биредә.
Каршы ала, озатып кала
Балаларны исә психолог каршылый. Килү белән эмоциональ халәтен бил­геләп, аларның һәркай­сына индивидуаль үсеш картасын булдыра һәм тәрбиячегә киңәш-юнәлеш бирә. Бу балага адаптация-ияләшү чорын җиңел­рәк кичерергә ярдәм итә.
“Республикага дан җырлыйм!” конкурсының урындагы  этабы җиңүчесе Лев Шумилов.“Республикага дан җырлыйм!” конкурсының урындагы этабы җиңүчесе Лев Шумилов.Социаль педагоглар ата-аналар хокукыннан мәхрүм итүне яисә аны кайтаруны, алардан алимент түләтүне юллый, балаларның хокукларын яклый. Иң мөһим хокукларның берсе – торакка, әлбәттә. Дәүләт учреждениесенә озатканда, яшәү шартлары тикшерелеп, бала үзенең торагына беркетелә. Ә яшәү урыны булмыйча кабул ителгәннәрне 14 яшьтән соң үзе китерелгән төбәктә чиратка кую турында балалар йорты кайгырта. Шушы учреждениедә 20 елдан артык хезмәт салучы Эльвира Егорова балалар йортыннан чыгучыларны торак белән тәэмин итү программасының бүген яхшы эшләвен ассызыклый.
Хезмәт тә, дәва да
Балаларны эшкә, көнкүреш мәшәкатьләренә өйрәтү ысуллары белән кызыксынам. Коллективта хезмәт салучы 47 кешенең 22се – педагоглар, шуларның 10ысы – тәрбиячеләр. Һәркайсы диярлек биредә озак еллар эшләгән хезмәткәрләр, төп вазыйфаларыннан тыш, тәрбияче дә. Эше, үзен тотышы, сөйләшүе һәм башка бик күп сыйфатлары белән тәрбия­лиләр. Биналарны хез­мәтләндерүче Хатыйп Гыйльманов балаларның аяк киемнәрен дә ремонтлый, мәсәлән.
Йорт һәм кул эшләре, рәсем, тегү, аш-су, компьютер түгәрәкләре эшли. Балалар күлмәкләр тегә, компьютер осталары да бар, видеотасмалар, презентацияләр ясый. Биредә яшәүче балалар­ның күпчелеге психик үсештә калыша, ә кул белән нидер тотып эшләү аларның күп сәләтләрен үстерүдә ярдәм итә. Тик оптимальләштерү нигезен­дә түгәрәкләр саны кимү, бигрәк тә малайлар өчен агач эшләре остаханәсен элеккечә эшләтә алмауга борчылуын белдерә Эльвира Муллахан кызы.
Кызлар-егетләр исә актив, укуда, эштә, спортта, башка юнәлешләрдә дә яшьтәшләреннән һич калышмый. Узган ел балалар йортлары арасындагы Русия бәйгесендә гран-при яулап, бер төркем тәрбияләнүчеләр Кара диңгез буенда ял итеп кайткан.
“Мәрхәмәт” мәрхәмәт күрсәтә
Соңгы елларда Бөре балалар йорты “Мәрхәмәт” хәйрия белем бирү фонды белән тыгыз бәйләнештә, аның ярдәмен тоеп яши. Республикада социаль туризм үсешен исәпкә алып, узган елның маенда оешма биредәге балаларның Кытайга сәфәрен финанслаган. Төрле конкурсларда катнашып, бүләкле урыннар яулаган, укуда, спортта, башка юнәлешләрдә уңышларга ирешкән, тәртибе яхшы балалар сәяхәткә бару бәхетенә ирешкән. Октябрь аенда исә фонд балаларның Санкт-Петербургка сәфә­рен оештыруда ярдәм иткән.
Бала түгел, әти-әни бәла
Биредә тәрбия­ләнү­челәрнең барысының да диярлек әти-әнисе ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Шулай да кайвакыт балалары барлыгын искә төшереп, хәтта кайгыртучанлык күрсәтеп алучылар да бар икән.
Бервакыт җәйге лагерьдан өч бертуган югала. Эзлиләр. Баксаң, әтиләре алып киткән икән. Балаларын туйганчы ашатырга, киендерергә телә­гән имеш.
Бер баланың әтисе иреккә чыккан. Закон буенча, эшкә урнашып, үзен тәртипкә китергәнче, тагын ике ай баласын биредә тота ала әле. Тик ул аны кечкенә торакка алып кайтканчы, үзен ата-ана хокукыннан мәхрүм итүләре файдалырак дип исәпли. Шулай иткәндә баласы тиешле квадрат метрларны алачак.
Бер ата гомер буе эчә, төрмәдә була, кешелеклеге калмый. Балалар йортыннан олы тормыш юлына озатылган һәм өенә яшәр­гә кайткан баласын да танымый һәм ул әбисенә китәргә мәҗбүр була.
Җан җылысы кыйммәтрәк
Берничә ел элек шундый хәлнең шаһиты булырга туры килгән иде. Бер гаилә балалар йортында тәрбияләнүчеләр йөргән өчен генә кызларын өйләренә якын мәктәпкә укырга бирмәде.
— Бу балалар чыннан да башкалардан аерылып торамы? – дип сорыйм Эльвира Муллахан кызыннан.
Кызганычка каршы, балаларда, без күзалла­ганча, элекке бердәмлек юк, хәзер һәркем үзе өчен икән.
— Ә менә гаделлек тойгысы көчле аларда, һичшиксез үзләренең хаклылыгын исбатларга тырышачаклар, — диде ул.
Әйе, дәүләтебез бу балаларга барлык шартларны да тудырган. Ирек­сездән аларны кайбер гаиләләрдәгедән яхшырак тәэмин ителгән дип тә уйлап куйдым. Ә күзләрендә моңсулык... Җан җылысы, гаилә җылысы боларның барысыннан да кыйм­мәтрәк шул. Бу хакыйкатьне шуларны югалткач кына аңламасак иде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Балаларга ярдәм күрсәтик!
Сегодня, 11:36 :: Социаль өлкә
Балаларга ярдәм күрсәтик!
Кәбестә арзан бездә!
20-07-2017 :: Социаль өлкә
Кәбестә арзан бездә!
Русиядә  халык кими
20-07-2017 :: Социаль өлкә
Русиядә халык кими
Туй балдагы - гомерлек
18-07-2017 :: Социаль өлкә
Туй балдагы - гомерлек








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»