Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җылылык, яктылык сибүче учак

08.07: Җылылык, яктылык сибүче учак

Җылылык,  яктылык сибүче учакБүген – Бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

Күпмилләтле җәмгыятьтә тынычлык һәм татулык милләтләрнең бер-берсенең мәдәнияте һәм тарихына ихтирамлы булуына бәйләнгән. Без­нең тормыш төрле халык­ларның берләшүеннән барлыкка килгәнен онытырга ярамый, күптөрле мәдәният, халыклар­ның гореф-гадәтлә­рен саклау — безнең бурыч. Ә тынычлыкта, килешеп яшәүнең нигезе — ул ватанпәрвәрлек, туган җир­гә, илгә, гаиләңә яхшы мөнәсә­бәт, гореф-гадәтләргә тугры булу.


Гореф-гадәтләр — ул бабаларыбыз мирас итеп калдырган милли байлык, халыкның тормыш океаны төбендәге күп гасырлар буена җыелган кыйммәтле энҗе-мәрҗән­нәр. Гаилә — кешелек мөнәсәбәт-ләренең иң борынгы институты, ул күп гасырлар яши.
Гаилә — ул безнең җәмгыятьнең инкарь ителми торган кыйммәте, ул — дөньяда иң мөһиме. Әгәр сез­­нең гаиләгез юк икән, бернәр­сәгез дә юк дип исәпләгез. Гаилә — ул сезнең тормыштагы иң ышанычлы төеннәр. (Джонни Депп)
Гаилә һәр халыкта югары бәя-ләнгән һәм бәяләнәчәк тә. Фәкать гаиләдә генә бала рухи, әхлакый, мәдәни яктан үсә, ә әлеге принцип­лар ярдәмендә җәмгыять үзе дә саклана. Гаилә туган көн гарәпчә “рагаиб” дип атала, димәк — “хыял, теләк, бүләк”.
Безнең иҗтимагый оешма проект­ларының берсе — җәмгыять­тә, этномәдәни традицияләре һәм телне, милли рух, гаилә мөнә­сә­бәтләренең какшамаслыгын бил­геләүче буларак, гаилә турында юга­ры фикер тудыручы “Гаилә учагы”.
Проектта яшьләргә, аеруча авыл яшьләренә гражданлык тәрбиясе бирү мәсьәләләре чагыла. Үз халкының көнкүреше һәм яшәеше белән танышу балаларда шәхес тәрбияләү нигезе булып тора. Язу барлыкка килгәнче, барлык гыйлем буыннан-буынга сүз ярдәмендә күчкән, балаларга ата-аналар гына үз тормыш тәҗрибәсен күчерә алган. Ә балалар, үз чиратында, аны арттырып, үз балаларына тапшырган. Тормыш шулай алга барган. Әлеге проект халыкның рухи кыйммәтләрен буыннан-буынга тапшыру һәм моның өчен уңайлы шартлар булдыру, бигрәк тә, балаларны гаилә институтына, ата-анага хөрмәт рухында тәрбияләүгә багышлана. Анда социаль ятимлекне бетерү һәм булдырмауга аерым игътибар бирелә.
Проектның мөһим өлеше күпба­лалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә багышланган. Чөнки Русия гаилә­ләрендә күпбалалык табигый хәл булган.
Проект туганнарча һәм күрше­ләрчә мөнәсәбәтләрне булдыру һәм саклау, туганнарга ярдәмләшү, туган кебек булган күрше хакын хаклауны күз уңында тота. Бүгенге шартларда мондый элемтәләрне саклау аеруча мөһим.
Төрле этносларның катнашып яшәве нәтиҗәсендә, республикада гасырлар буена бер-береңне аңлау һәм ихтирам итү традицияләре яши, катнаш никахлар барлыкка килә. Бездә “Күпбуынлы гаилә”, “Күпмилләтле гаилә” “Яшь гаилә” номинацияләре буенча конкурс уза. “Күпбалалы гаилә” номинациясе аерым урын били.
Билгеле булуынча, 1998 елдан Башкортстанда күпбалалы гаилә-ләр югары бүләккә лаек була. “Ана даны” медале тәрбиягә җитди караган, сәламәт тормыш рәвеше алып баручы, балаларның сәламәт­леге, белем алуы, физик, рухи, әх-ла­кый тәрбия алуы турында тиешле кайгыртучанлык күрсәтүче, биш һәм аннан да күбрәк балалы аналарга тапшырыла. Әлегә мондый бүләкне биш һәм аннан да күбрәк бала баккан 7 359 ана алды.
Гаилә бәйрәмнәре кысаларында “Кунак ашы”, “Әбиләр чуагы”, “Каз өмәсе”, “Ут күршеләр” бәйрәмнәре оештырабыз.
Бу проектны тормышка ашыруда җәмәгать оешмалары, ата-аналар, мәктәп укучылары ярдәм итә.
Гаилә бәйрәмен иң беренче-ләрдән булып Борай районы оештырды. Безнең оешма бу бәйрәмне майда — Бөтендөнья гаилә көне һәм июльдә Бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаен­нан үткәрә. Безнең проектны Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты да хуплады. Бөтенрусия Гаи­лә, мәхәббәт һәм тугрылык көне республика тормышында тагын бер матур вакыйга булыр дип ышанам.
Римма ҮТӘШЕВА,
Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе,
Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе урынбасары.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кәбестә арзан бездә!
20-07-2017 :: Социаль өлкә
Кәбестә арзан бездә!
Русиядә  халык кими
20-07-2017 :: Социаль өлкә
Русиядә халык кими
Туй балдагы - гомерлек
18-07-2017 :: Социаль өлкә
Туй балдагы - гомерлек
Җәйге ял күңелле үтә!
17-07-2017 :: Социаль өлкә
Җәйге ял күңелле үтә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»