Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Балалар өчен– пенсиягә өстәмә!

29.07: Балалар өчен– пенсиягә өстәмә!

Балалар өчен–  пенсиягә өстәмә!Соңгы көннәрдә редакциягә пенсияләрен яңадан исәпләү, һәр бала өчен акча өстәлү турында сүзләрнең дөреслеген сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Чыннан да, бер-ике айда Русиянең бөтен төбәкләрендә дә шундый ыгы-зыгы кубуы билгеле. Әйтик, бу кайтканда безнең кодагый әбиебез мине “пенсиям арта, үстергән өч баламның һәрберсе өчен 200әр сум акча түли башлаячаклар икән”, дип каршы алды. Тиздән кызы барысының документларын җыеп, Пенсия фондына илтеп бирәчәк һәм пенсия 600 сумга артып киләчәк, имеш. Ай-һай, хөкүмәтебез мондый адымга барыр микән, дип шикләнгән идем. Чыннан да, бу арту артында бик күп “скиләр” ята икән. Һәм “бала үстергән өчен” бөтен кешенең дә пенсиясе артмаячак.

Билгеле булуынча, 2015 елның 1 гыйнварыннан “Страховка пенсия­ләре турында” Закон көченә керде. Аның буенча, страховка стажы страховка взнослары исәпләнгән һәм түләнгән вакыт һәм страховкага кертелмәгән башка социаль әһә­миятле чорлардан формалаша. Ул чорга, атап әйткәндә, атаның яки ананың һәр баланы яшь ярымга кадәр карау (ләкин барысын бергә алты елдан да артык түгел) вакыты, ягъни декрет ялы керә.
Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлекчәсеннән белдерүләренчә, пенсия алучылар эшләгән вакытны, бала (балалар) карау чоры белән алыштырып, пен­сияләрен яңадан исәпләтә ала. Бер ел өчен түбәндәге баллар билгеләнгән:
1,8 балл — әти-әнинең берсенең тәүге баланы 1,5 яшькә кадәр карау вакыты;
3,6 балл — әти-әнинең берсенең икенче баланы 1,5 яшькә кадәр карау вакыты;
5,4 балл — әти-әнинең берсенең өченче яки дүртенче баланы 1,5 яшькә кадәр карау вакыты.
Ягъни пенсионер декрет ялында эшләгән икән, хаклы ялга чыкканда пенсиясе күбрәк булсын өчен нинди чорны стажга кертү яхшырак буласын сайлап алырга мөмкин.
Шуны белеп тору зарур, яңадан исәпләү балалары булган бөтен хатын-кызларның да пенсиясе арта дигән сүз түгел. Кайбер мәгъ­лүматлар буенча, пенсия яшенә кадәр хаклы ялга чыгучылар (ягъни льготалы пенсиягә чыгучылар) стажларын балларга әйләндерү нәтиҗәсендә вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын югалтырга мөмкин. Яңадан исәпләү бала карау чоры белем алу белән туры килгән һәм элек пенсия исәпләнгәндә стажга кертелмәгән хатын-кызлар өчен файдалы булачак. Хезмәт хакы зур булмаганда пенсияне яңадан исәпләү аны арттыра ала.
Ләкин шуны истә тотарга кирәк, алыштырылган эш чоры гомум хезмәт стажыннан, шул исәптән “льготалы” стаждан төшереп калдырылачак. Бу стаж коэффициентны киметүгә китерәчәк. Моннан тыш, әгәр дә балалар 1991 елның 1 гыйнварына кадәр туган икән, валоризация (“совет” стажының һәр елы пенсия капиталын 1 процентка арттыра) вакытында исәпкә алынган стаж кимиячәк. Димәк, балаларның саны гына түгел, аларны карауның нинди чорга туры килүе дә мөһим. Әгәр дә шушы чорның хезмәт хакы исәпкә алынган булса, ул да юкка чыгарыла. Кыскасы, яңадан исәпләү нәтиҗәләренә төрле күрсәткечләр йогынты ясый.
Сезгә эш вакытын страховкага кермәгән чорга алыштырып, пенсияне яңадан исәпләтү файдалы булачакмы, юкмы икәнен Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп кенә белергә мөмкин. Һәр очрак аерым карала. Кемнеңдер пенсиясенә — 3 сум, кемнекенәдер 200 сум акча өстәлергә мөмкин. Хәтта кемнекедер кимүе дә ихтимал. Ләкин куркырга кирәкми, яңадан исәпләү пенсионер өчен файдалы булмаса, пенсия күләме элеккечә калачак.
Яңадан исәпләү пенсионерның гаризасы буенча, ул бирелгән айның киләсесеннән гамәлгә ашырыла. Гариза тапшыру вакыты чикләнмәгән. Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать иткәндә шәхесне раслаучы документтан тыш, баланың туу турында таныклыгы һәм аның 1,5 яшькә җитүен раслаган документ таләп ителә. Әгәр дә туу турында таныклыкта паспорт бирелү турында мөһер булса, өстәмә документ таләп ителми.
Барлык сораулар буенча Пенсия фондының район һәм шәһәрләрдәге идарәләрендә консультация алырга мөмкин. Пенсия күләмен яңадан исәпләү гаризасы белән Пенсия фонды идарәсенә генә түгел, күпфункцияле үзәккә, электрон төрдә Бердәм дәүләт хезмәтләре порталына мөрәҗәгать итә аласыз.





Басып чыгарырга



Йөрәк җылысын – мохтаҗларга
8-06-2018 :: Социаль өлкә
Йөрәк җылысын – мохтаҗларга
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»