Кызыл таң » Социаль өлкә » 20-04-2017: Социаль юнәлеш - мөһим мәсьәлә

Социаль юнәлеш - мөһим мәсьәлә

Социаль юнәлеш - мөһим мәсьәлә2016 ел санкцияләр, азык-төлеккә хаклар арту, халыкның реаль керем кимү белән дә истә калды. Күпчелек билен кысып буарга мәҗбүр булды. Башкортстан Хөкүмәте мондый чорда халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшыртуга күп көч салган.

– Ел җиңел килмәсә дә, икътисадның тотрыклы үсеше һәм социаль тотрыклылыкка ирешү өчен комплекслы план буенча нәтиҗәле эш алып барылды. Аның кысасында федераль программалар буенча бурычлар үтәлде, мохтаҗ гражданнарга өстәмә ярдәм күрсәтелде, төп икътисади тармакларга игътибар бүленде һәм бюджетның инвестиция чыгымнары арттырылды. Гомумән, былтыр бу чараларга 29 миллиард сум юнәлтелде. Шуның 20 миллиард сумы – республика, тугызы федераль бюджетлардан бүленде. Иң күп чыгымнар (алты миллиард сум) муниципаль берәмлекләргә бүленде. Республика адреслы инвестиция программасын арттыруга – 3,9, бюджет өлкәсендә хезмәт хакларын күтәрүгә 3,7 миллиард сум тотынылды, – диде бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов.

Кире күчергәБасып чыгарырга