Кызыл таң » Социаль өлкә » 21-04-2017: Күпбалалы гаиләләр ярдәм ала

Күпбалалы гаиләләр ярдәм ала

Күпбалалы гаиләләр ярдәм алаБашкортстанда гаилә институтын үстерүгә җитди игътибар бүленә. Шуңа күрә төбәктә өч, дүрт һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләүче гаиләләр шактый. Әлбәттә, ишле балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Премьер-министр Рөстәм Мәрданов чыгышында Хөкүмәтнең бу юнәлештәге былтыргы эшчәнлегенә дә тукталды.

Чыгышта яңгыраган мәгълүматлардан күренүенчә, былтыр республикада ишле бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм, 6,2 процентка артып, 1,5 миллиард сум тәшкил иткән. Гомумән, шундый 26 мең гаилә республика бюджетыннан торак-коммуналь хуҗалык чыгымнарын каплау өчен 290 миллион сумга якын субсидия алган. Барлыгы 42 миллион сумга 1090 социаль контракт төзелгән. Шул ук вакыт эчендә социаль юнәлешле, коммерциягә карамаган 59 оешмага 460 миллион сум субсидия бирелгән. Бу акчалар исәбенә мохтаҗларга яшәгән йортларында социаль ярдәм күрсәтелгән.

Кире күчергәБасып чыгарырга