Кызыл таң » Социаль өлкә » 17-07-2017: Халык пошаманга төшкән…

Халык пошаманга төшкән…

Халык пошаманга төшкән…Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге оештырган тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, кешеләрдәге курку төрләре саны быелгы җәйдә, гыйнвардагы белән чагыштырганда, ун пунктка арткан һәм 27гә җиткән.

Халыкта куркулар артуның төп сәбәбе – хаклар күтәрелү. Иң беренче урыннарда хәрби конфликтлардан да курку тора. Мәсәлән, сәламәтлек белән проблемалар һәм тиешле медицина ярдәме алырга мөмкинлек табудан кешеләр хаклар һәм конфликтларга караганда азрак курка. Хезмәт хакы түбәнәю һәм эшне югалту куркулар исемлегенең уртасында тора, ә иң соңгы урында гаилә эчендәге аңлашылмаучанлыклар икән...

Кире күчергәБасып чыгарырга