Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Башкортстан – халыкара волейбол үзәге

08.06: Башкортстан – халыкара волейбол үзәге

Башкортстан –  халыкара волейбол үзәгеБашкортстан илнең волейбол югары дәрәҗәдә үсешкән төбәкләренең берсе санала. Төбәкнең “Башкортстан нефтьчесе”, арытаба аның нигезендә оештырылган “Урал” ир-атлар волейбол клубы 20 елдан артык Русия суперлигасында уңышлы чыгыш ясый. Уфада халыкара дәрәҗәдәге волейбол бәйгеләре дә оештырыла. 2011 елда башкалада “Дөнья лигасы” үткән иде. 8-10 июньдә волейбол буенча “Милләтләр лигасы - 2018” халыкара ярышының Русия этабы оештырылачак. Илнең җыелма командасы “Уфа-Арена” боз сараенда Бразилия, Кытай һәм Иран командалары белән көч сынашачак.

Әйткәндәй, “Милләтләр лигасы” 25 майдан 8 июльгә кадәр үтә. Анда 16 команда чыгыш ясый. 25 майдан 24 июньгә кадәр бәйгенең беренче этабында һәр команда бер-берсе белән берәр кат уйный. Иң күп очко җыйган 6 команда финалга үтә. Финал уеннары 4-8 июльдә Франциядә Вильнев д,Аске шәһәрендә “Пьер-Моруа” стадионында оештырылачак. Әлегә Русия командасы турнир таблицасында дүртенче урында. Беренче-өченче урыннарда – Польша, Бразилия һәм АКШ җыелма командалары.
Ярышлар “Уфа-Арена”да үтәчәк. Русия җыелма командасы 8 июньдә – Бразилия, 9 июньдә – Кытай һәм 10 июньдә Иран командалары белән очрашачак. Безнекеләргә уңышка ирешергә көч бирергә килгән спорт сөючеләр дә ярдәм итәчәк. Уфалылар, башкортстанлылар волейболны үз иткәнгә, аншлаг көтелә.
Халыкара дәрәҗәдәге спорт бәйгесенең Башкортстанда үтүе зур әһәмияткә ия. Беренчедән, төбәктә волейбол белән кызыксынучылар, сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар арта. Икенчедән, бәйге төбәк бюджетын тулыландыруга да хезмәт итә. Чөнки ярышта катнашучылар, аларны хезмәтләндерүчеләр Уфа кунакханәләрендә яши, корылмаларны арендалый, рестораннарда туклана, сувенир продукциясе сатып ала. Иң мөһиме – ярыш Башкортстанны, Уфаны дөньяга таныта. Чөнки уеннар дөньяның йөзләгән илендә туры эфирда күрсәтеләчәк.

Айдар ЗӘКИЕВ.





Басып чыгарырга



Безнекеләр җиңде!
20-06-2018 :: Спорт
Безнекеләр җиңде!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»