Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Яшь хоккейчылар матбугат вәкилләре белән очрашты

20.06: Яшь хоккейчылар матбугат вәкилләре белән очрашты

Яшь хоккейчылар матбугат вәкилләре белән очраштыРусия Президенты Владимир Путинның Кытайга сәфәре кысаларында бу илгә барып яшьтәшләре белән хоккей матчы үткәргән Туймазы “Девон” командасы уенчылары һәм тренерлары матбуган вәкилләре белән аралашты.

Очрашуга район гәзите, БСТ каналы, урындагы радиостанция һәм телекомпания журналистлары, яшь хәбәрчеләр мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, блогерлар, район җәмәгатьчелеге вәкилләре, ата-аналар килгән иде.

Кытайга команда Русия Хоккей федерациясе чакыруы буенча барды. “Девон”ның уенын Русия һәм Кытайның дәүләт башлыклары карады.
Владимир Путин яшь хоккейчылар белән сөйләште.

“Девон” командасының 12 яшьлек һөҗүмчесе Никита Кузнецов Владимир Путинга үзенең өч яшьтән тимераякка басуын әйткәч, Президент елмаеп, шаярып: “Булмас, алдыйсыңдыр!” - дип, малайның башыннан сыйпады һәм кочаклап алды.
Тележурналистлар төшергән бу сюжет бөтен илне әйләнеп чыкты.

Кытайда “Девон” Русиянең барлык спорт берләшмәсен тәкъдим итте.

Матбугат конференциясендә катнашучыларның сораулары күп иде. Ни өчен халыкара дәрәҗәдә илебез данын яклау кечкенә шәһәрдәге командага ышанып тапшырылган? Районда хоккейны үстерү буенча планнар нинди? Кытайлылар белән матчта голларны кемнәр керткән?

Балалар ике ил башлыклары белән очрашудагы дулкынландыргыч тәэссоратлары белән бүлеште. Күнекмәләрнең ничек үтүе, кайда экскурсияләрдә булулары турында сөйләде.

Яшь хоккейчылар матбугат вәкилләре белән очрашты


Журналистларның сорауларына, шулай ук, район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов, тренерлар Ринат Әхмәдиев белән Леонид Сухоручкин, 2нче балалар спорт мәктәбе директоры Тимур Галләмов та җавап бирделәр.

Ике ел элек кенә әле Туймазы командасы турында беркем дә белми иде, шушы кыска вакыт эчендә зур эш башкарылган, иң яхшы белгечләр җәлеп ителгән, үсмерләр хоккей лигасы булдырылган.

Тренерларның да, уенчыларның да планнары зурдан – якын арада Швеция, Германия һәм башка илләр белән турнирда катнашу.

Тимур Галләмов Кытай хоккейчыларының Туймазыга килергә ниятләве турында әйтте.

Фото http://www.tuvest.ru сайтыннан алынды.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»