Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Яшь-җилкенчәк җилдәй җитез, өлкәннәр дә калышмый!

29.09: Яшь-җилкенчәк җилдәй җитез, өлкәннәр дә калышмый!

Яшь-җилкенчәк җилдәй җитез, өлкәннәр дә калышмый!Басмабыз призына оештырылган бәйге, һәр елдагыча, сентябрьнең соңгы шимбәсендә Дүртөйле шәһәрендә үтте.

Бөтенрусия күләмендә узган чарада Башкортстаны­бызның төрле почмакларында гомер итүче спортчылар, шулай ук, башка республика вәкилләре катнашты.

Дүртөйле шәһәренең үзәк мәйданында иртән үк бәйрәм рухы хөкем сөрә иде: динамиклардан тирә-якка күңелле җыр-моң агыла, кулларына төрле төсле әләмнәр, шарлар тоткан көярмәннәр дә, бәйге алдыннан соңгы күнекмә рәвешендә мәйдан буйлап йөгерүче спортчылар да эчке бер дулкынлану белән стартка кадәр калган вакытны минутлап саный.


Ниһаять, көткән мизгел җитте. Бәйгечеләрне “Кызыл таң” нәшриятының директоры-баш мөхәррире Фаил Фәтхет­динов һәм Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин кайнар сәлам­ләделәр. Җиңел атлетиканы, димәк, сәламәт яшәү рәвешен алга сөргәннәре өчен спортчыларга ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде, матур теләкләр җиткерелде.

Старт сызыгына берьюлы 200гә якын кеше басты. Мәктәп укучылары 5 һәм 10 километрга йөгерсә, 32 кеше ярыммарафонда, ягъни 21 километр арада, ә 25 спортчы тулы марафонда, ягъни 42 километрда көч сынашырга теләк белдерде.

...Спорт бәйрәме өчен табигать үзенең иң матур, чагу көннәрен махсус саклап торган диярсең: зәңгәр күктә кояш балкый, урам буйлап алтын яфраклар куышып уйный, чәчләрне җылы җил тарый. Йөгерешчеләрне юл читендә аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре тоткан мәктәп укучылары сәламләп кала.

Яшь-җилкенчәк җилдәй җитез, өлкәннәр дә калышмый!— Ярышларда Пермь өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Нефтекама шәһәре, Бакалы, Әлшәй һәм, әлбәттә, Дүрт­өйле районы йөгереш­челәре командалары күпсанлы булуы белән аерылып тора, — дип уртаклашты Дүртөйле район­ының физкультура, спорт һәм туризм буенча комитеты рәисе Альберт Гыйлемҗанов. — 42 километр 195 метр арага (марафон дистанциясе нәкъ шундый озынлыкта) йөгерү­челәр арасында иң өлкән спортчы — Аркадий Вострецов. Аңа 79 яшь, Нефтекама шәһәреннән. Ярыммарафончылар арасында Уфа шәһә­реннән килгән 73 яшьлек Анатолий Крюковны аксакал дияргә була. Ул башкалабызда эшләүче Марафончылар клубы рәисе урынбасары вазыйфасын да башкара.

Гүзәл затлар арасында марафон дистанциясен “алырга” җөрьәт иткән Нина Самойловага да, ярыммарафонда чыгыш ясаучы Ижевск шәһәре кунагы Ираида Лоскутовага да 67 яшь тулган. Ә менә иң яшь йөгерешчеләр Бакалы районы­ның Иске Маты авылыннан килгән: Вадим Морзалев һәм Анастасия Панковага 16 яшь. Алар икесе дә мөмкинлекләрен ярыммарафонда сынап карарга булган.

...Менә финиш сызыгын 5 километрга йөгергән мәктәптә укучы кыз балалар кисеп үтте. Җиңүче исемен Дүртөйле шәһәренең 2нче лицеенда белем алучы Альбина Вәлиева яулады, икенче урынны шәһәрнең 5нче мәктәбеннән Лиана Князева, өченче урынны Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясеннән Алина Сәетова алдылар.

— Спорт белән шөгыльләнү укуга зыян китерергә мөмкин дип уйлаучылар төптән ялгыша, — диде күзләре җиңү сөенеченнән балкыган кызлар. — Спорт, безнеңчә, куелган максатларга ирешергә, авырлыкларны сынмый-бөгелми күтәрә белергә өйрәтә.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Роналдудан үрнәк ал!
Сегодня, 14:29 :: Спорт
Роналдудан үрнәк ал!
Ярыштык һәм җиңдек!
Вчера, 10:27 :: Спорт
Ярыштык һәм җиңдек!
Иң җитезләр билгеләнде
Вчера, 10:21 :: Спорт
Иң җитезләр билгеләнде
Тәрәзәңнән тартып ал!
Вчера, 09:49 :: Спорт
Тәрәзәңнән тартып ал!
Тугыз яшьлек чемпион
19-06-2017 :: Спорт
Тугыз яшьлек чемпион








Новости русской версии сайта


Яңа номер

72 (25076)

от 22 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»