Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Һәр дүртенче кеше спортны үз иткән

28.10: Һәр дүртенче кеше спортны үз иткән

Һәр дүртенче кеше спортны үз иткәнБу күрсәткечне тагын да яхшырту юллары бармы?
Күптән түгел Чабаксарда “Русия – спорт державасы” V Халыкара спорт форумы оештырылды. Аның кысасында үткән елда ил төбәкләрендә физкультура-спорт эшен иң яхшы оештыру смотр-конкурсына да йомгак ясалды. Жюри игътибарына “Физик культура һәм киңкүләм спорт”, “Балалар һәм үсмерләр спорты”, “Югары күрсәткечләр спорты”, “Адаптив физик культура һәм спорт”, “Матди-техник база” һәм “Физик культураны һәм спортны финанслау” юнәлешләрендәге күрсәткечләр тәкъдим ителгән. Башкортстан, смотр-конкурста җиңеп чыгып, күчмә кубокка лаек булды. Шушы уңайдан “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе үтте. Югары казанышка ирешсәк тә, республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта тармак үсешен артка сөйрәүче мәсьәләләргә тукталды.


Шөгыльләнүчеләр саны артырмы?

Көнбатыш Европада, АКШта, Австра-лиядә һәм Кытайда спорт белән шөгыльләнү күркәм гадәткә әверелгән. Русиядә бу максатка ирешү өчен күп эшләргә кирәк әле. Былтыр Башкортстан халкының 25,4 проценты спорт белән даими шөгыльләнгән. Бу 2012 елдагы күрсәткечтән ике процентка артыграк. Шул ук вакытта, дәүләт программасы билгеләгән күрсәткечтән ике процентка кимрәк, шуңа ил төбәкләре арасында 43нче урынны билибез.
— 2015 елда төбәктә спорт белән даи­ми шөгыльләнүчеләр халык санының 30 процентын тәшкил итәргә тиеш, — диде Андрей Иванюта. — Бу максатка ничек ирешергә? Республикада ике ел рәттән “Балаңны спортка алып кил!” проекты гамәлгә ашырылды. Нәтиҗәдә, язмышларын спорт белән бәйләүчеләр саны сизелерлек артты. ГТО нормативлары кертелде. Билгеле, бу максатка спорт белән актив шөгыльләнүчеләр генә ирешә ала. Уфада ир-атларның баскетбол клубы оештырылды, футбол үсеше яңа дәрәҗәгә чыкты. Бу вакыйгалар да спортны пропагандаларга ярдәм итәчәк. Мәктәпләрдә “өченче физкультура дәресләре” кертелүенә зур өметләр баглыйбыз. Иң мөһиме — саннар чынбарлыкка тәңгәл килсен. Шуңа күрә безгә тәкъдим ителгән мәгълүматларны кат-кат тикшерәбез. Отчетларда теркәлгән спортчылар гамәлдә булмаса, югары күрсәткечтән ни файда?

Кадрларны саклап калырга кирәк!

Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, бүген төбәктә физик культура һәм спорт өлкәсендә 7800 белгеч хезмәт сала. Ел эчендә 527 белгеч штат кыскартылуга эләккән. Аңлашыла, мондый хәл-шартларда спортны үстерү, пропагандалау авырлаша.
— Физик культураны һәм спортны махсус оешмалар һәм федерацияләр көче белән генә үстерү мөмкин түгел, — диде Андрей Иванович. — Кадрларны саклап калу һәм аларның белемен камилләштерү мөһим.

Корылмалар тулы куәтенә файдаланылмый

Үткән ел нәтиҗәләре шушы фикерне дәлилли. Спорт корылмалары саны буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында алдынгы урыннарның берсен били. Бүген республикада 10 712 спорт корылмасы эшләп килә. Былтыр 11 корылма сафка кертелгән. Шуларның җидесе — физкультура-савык­тыру комплексы. Шул ук вакытта, алар нәтиҗәле файдаланылмый. Спорт объектларыннан файдалану күрсәткече 40 процент тәшкил итә. Яссы корылмалар — 35, спорт заллары 43 процентка гына файдаланыла. Аңлашыла, мондый хәл-шартларда корылмаларны төзүгә тотылган акчалар үзен акламый. Хәлне ничек яхшы якка үзгәртергә мөмкин?
— Балаларны, яшьләрне спортка җәлеп итү тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган, – диде министр. – Бу максатка ирешергә комачаулаучы киртәләр күп. Шуларның мөһимнәренә тукталыйк. Инвалид спортчылар корылмаларга үтү шартларыннан тулысынча канәгать түгел. Аларны каршылап, алып керүчеләр дә бар. Ләкин һәркем тормышта үзаллы хәрәкәт итәргә тели. Бу юнәлешкә игътибарны арттыру мөһим. Яшьләр үзләре яшәгән урында спорт корылмасына йөри алсын өчен дә күп эшләнә. Каядыр бару кыенлыклар тудыра. Гамәлдәге корылмаларның 60 проценттан артыгы үткән гасырның икенче яртысында төзелгән. Нәтиҗәдә, биналар заман таләпләренә туры килми.

“Инвалидлар игътибар үзәгендә булачак!”

— Башкортстан — инвалидлар спорты үсеше буенча ил күләмендәге лидер, — диде Андрей Иванович. — Бу хакта нәти­җәләр дә сөйли. Соңгы елларда оештырылган паралимпия һәм сурдолимпия уеннарында якташларыбыз югары казанышларга иреште. Моңа карамастан, республикада инвалидлар спортка аз җәлеп ителгән. Ел ахырына кадәр мондый төркемгә караучылар арасында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрне җиде процентка җиткерү күздә тотыла. Бу максатка ирешү өчен урыннарда эшне җан­ландыру һәм каршылыксыз мохит тудыру таләп ителә. Өстәмә белем бирү учреж­дение­ләрендә инвалид балалар спорт түгәрәк­ләренә сәламәт балалар белән бергә йөри ала. Һәр балага игътибар тигез бүленергә тиеш.
Министр белән килешергә кирәк. Бездә әлегә спорт корылмаларында, башлыча, сау-сәламәт кешеләр шөгыльләнә. Шул ук вакытта, инвалидлар дөнья күләмендәге бәйгеләрдә югарырак нәтиҗәләр күрсәтә. Аларга тиешле шартлар тудырганда, күрсәткечләрнең тагын да яхшырачагы көн кебек ачык.

Сынатмабыз!

Спорт үсеше турында бик күп күрсәт­кечләрдән чыгып фикер йөртергә мөмкин. Иң мөһимнәренең берсе — югары казанышлар спорты. Ни дисәң дә, түгәрәктә шөгыльләнүче һәр бала кайчан да булса Олимпия уеннарында, халыкара ярышларда ил данын якларга өмет итә. Максатына омтылучылар үз күрсәткечләрен көн саен, ел саен яхшырта. Якташларыбыз спорт дөньясында лаеклы урын билиме?
— Узган елда республикада 1020 спорт­чы әзерләнгән, — диде министр, бу хакта сүз чыккач. — Шулар исәбендә Ру­сиянең халыкара дәрәҗәдәге 15 спорт мастеры, 185 Русиянең спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына 820 кандидат бар. Олимпия һәм башка спорт төрләре буенча Русиянең җыелма командаларына республикадан 409 спортчы кергән. Казанышлар да игътибарга лаек. Былтыр 2124 якташыбыз Бөтенрусия һәм халыкара бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган. Шуларның 220се дөнья чемпионатларында, дөнья һәм Европа кубокларында җиңгән. Меңнән артык якташыбыз ил күләмендәге ярышларда дан казанган.
Сер түгел, өметле спортчыларны башка төбәкләр үзләренә җәлеп итәргә генә тора. Үз төбәгендә ярдәм һәм ихтирам тоючы спортчыларны чит тарафлар кызыксындырмый. Бу юнәлешкә дә игътибар бүленә. Русия һәм Башкортстан җыелма командалары спортчыларына, аларның тренерларына ел дәвамында 300 премия бүленә. Узган елда бу максатка 48 миллион сум юнәлтелде.
Үз позициябезне киләчәктә дә саклап кала алырбызмы? Бүген республикада 128 спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр саны 89 мең кешегә җиткән. Спортчыларны ике меңнән артык тренер әзерли. Тикшерүләр күрсәтүенчә, соңгы елларда спорт мәктәп­ләрендә шөгыльләнүчеләр саны артты. Якташларыбызның халыкара ярышларда җиңү яулавы куанычлы. Шул ук вакытта тө­бәктә теләгән һәркем спорт белән шө­гыльләнә алсын өчен шартларны тагын да яхшырту төп максатларның берсе булып кала. Шул максатларга ирешсәк кенә Башкортстан киләчәктә дә спорт дөньясында тоткан югары урынын саклап кала алачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Уфа” ЦСКАдан отылды
22-04-2017 :: Спорт
“Уфа” ЦСКАдан отылды
Бирешү мөмкин түгел!
18-04-2017 :: Спорт
Бирешү мөмкин түгел!








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»