Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Биләүдән — пьедесталга!

29.12: Биләүдән — пьедесталга!

Биләүдән — пьедесталга!Авыргазы районында сабыйлар да спорт белән шөгыльләнә.

— Элек үз бинабыз юк иде, — дип искә ала мәктәп җитәкчесе Антон Юлдашев. — Районның Сәмән авылында спорт комплексы, филиаллары башка урында урнашкан иде. Әлеге бина 2005 елда төзелгән. Элекке хакимият башлыгы Марат Ишемгулов ярдәме һәм тырышлыгы белән без шушында күчендек.


Чынлап та, спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы урын сайланган. Бердән, мәктәп бинасы Толбазының үзәк өлешендә Мәдәният сарае белән китапханәнең дәвамы булып тора. Республикада иң зур зал булмаса да, зур ярышлар кабул итәрлек ул. Андый бәйгеләрне кабул итүгә бер генә киртә бар — кунакларны сыендырырлык кунакханә җитешми. Шундый чакларда башкорт гимназиясе ярдәмгә килә.

Әлегә спорт мәктәбендә 318 бала тәрбияләнә. Футбол, волейбол буенча көчле командалар тупланган. Үзәк бинага да киләләр, урыннарда, үз авылларында да шөгыльлә­нәләр. Мәсәлән, Морадым авылында милли көрәш дәресләре уза.

Яуланган соңгы уңыш­ларына килгәндә, 28 ноябрьдә дзюдо буенча республика беренчелегендә ике тәрбияләнүчеләре — беренче, берсе икенче урын алган. Әйткәндәй, алар өчен әле яңа спорт төре бу, икенче ел гына шөгыльләнәләр.

— Без физик яктан көчле, сәламәт балаларны сайларга һәм аларны үстерергә тиеш, — ди үзе дә балачактан спорттан аерылмаган Антон Хәйдәр улы. — Балаларны компьютердан аерырга кирәк, моның өчен тренерлар аларның өйләренә йөри, аңлату эшләре алып бара. Мәктәпләр белән эшлибез, ата-ана җыелыш­ларында катнашабыз, ачык ишекләр көннәре үткәрәбез, спорт төрләре буенча күнегүләр күрсәтәбез. Балалар бушлай шөгыльләнә. Район хакимияте, Марат Үтәгулов, Рамил Әминев, Юлдаш Вәлитов кебек эшкуарлар спорт мәктәбенә даими ярдәм итә. Спорт мәктәбенең ишекләре төнгә чаклы һәркем өчен ачык. Телисең икән — шашка, шахмат уйна, телисең икән — мускулларыңны тәртипкә китер, фигураңны матурла!

Әйткәндәй, былтыр 6 айдан 2 яшькәчә 20 бала арасында спорт бәйгесе оештырылган. Өч категориягә бүленеп, дүрт метрлы дистанциядә мүкәйләп йөгерү буенча ярышканнар. Менә шулай, спортка җәлеп итү, тәрбияләүне авыргазылылар тумыштан диярлек башлый.

Биләүдән — пьедесталга!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Җиңүләр канат куя
21-07-2017 :: Спорт
Җиңүләр канат куя
“Уфа” җиңү яулады
6-07-2017 :: Спорт
“Уфа” җиңү яулады








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»