Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Табыштыра, кавыштыра “Кызыл таң” марафоны!

27.09: Табыштыра, кавыштыра “Кызыл таң” марафоны!

Табыштыра, кавыштыра  “Кызыл таң” марафоны!Быел Бөтенрусия бәйгесе Дүртөйле районында 27нче тапкыр узды.

Инде ике атна диярлек яуган яңгырлардан соң, нәкъ менә “Кызыл таң” гәзите марафоны үтәсе иртәдә, көзге күкне балкытып, кояш чыгуы кунакчыл Дүртөйле җиренә килгән йөгерешчеләрнең болай да яхшы кәефен тагын да күтәреп җибәрде, спорт бәйрәменә ямь өстәде.


Марафончыларны Дүрт­өйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин ихлас сәламләде.

— Хөрмәтле спорт сөюче дуслар! Сез сәламәт тормыш рәвешен пропа­гандалыйсыз, үз үрнәгегездә яшь буын вәкилләрен тәрбиялисез, шуның өчен зур ихтирамга лаексыз, — диде. — Ә спорт бәй­рәме, һәрвакыттагыча, матур үтәр, сезгә якты тәэссоратлар, яңа җиңүләр бүләк итәр дип ышанабыз.

Баш мөхәррир Фаил Фәтхетдинов та бәйгечеләргә уңышлар теләде, быел Дүрт­өйле шәһәрендә “Кызыл таң” гәзите призына 27нче тапкыр оештырылган марафон елъязмасы киләчәктә дә өзелмәс дигән ышаныч белдерде.

Марафон флагын бәйгенең былтыргы чемпионы Удмуртия Респуб­ликасының Глазов шәһәреннән килгән Алексей Веретенников күтәрде. 33 яшьлек егет — һөнәре буенча янгын сүндерүче. Былтыр ул 42 километр араны 2 сәгать 42 минут эчендә йөгереп үткән иде.

— Быел да пьедесталга күтәрелү максатын куйдым, — дип уртаклашты Алексей. — Күнекмәләрне көн саен үткәрергә тырышам. Эштән кайткач, 35әр кило­метрга кадәр йөгерәм.

Стартка басучылар са­фында таныш йөзләр бихисап, марафонга беренче тапкыр килүчеләр дә күп.

— Дүртөйле районында моңа кадәр булганыбыз юк иде, — ди Светлана Щербина. — Без, дүрт йөгерешче, Омск шәһә­реннән килдек. “Кызыл таң” гәзите призына оештырылган марафон хакында Интернет челтәреннән белдек. Тиз арада рюкзакларыбызны җыеп, юлга чыктык, 22 сәгать поездда, аннан автобуста килдек. Гүзәл Агыйдел буенда палатка корып, учак ягып, ял да ит­тек, әллә ничә кәрзин гөмбә җыеп өлгердек. Биредә табигать сокланып туймаслык. Шундый матур җирдә яшәгәнгә, күрәсең, бу якның кешеләре дә ачык йөзле, юмарт күңелле.

Омск спортчылары әйтүен­чә, аларның туган шәһәр­ләрендә җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр өчен ике зур клуб — “Яшьлек” һәм “Оптимист” эшли, аларга яшьләр генә түгел, хаклы ялдагы кешеләр дә күпләп йөри. Светлана ханым үзе дә пенсионер статусына ия булгач кына йөгерү белән ныклап шөгыль­ләнә башлаган.

— Спорт бик күп авырулардан котылырга ярдәм итә, — ди ул. — Йөгереп үткән чакрымнар белән бергә начар кәеф тә артта кала.

Ижевск шәһәре спортчылары тулы бер автобус — 24 кеше килгән. “Италмас” (“чәчәк” дигәнне аңлата) клубы флагы астында чыгыш ясаучылар арасында иң өлкәне Валерий Шкляев. Аңа 75 яшь тулган. Үз гомерендә ул 200дән артык(!) марафонда катнашкан, яулаган җиңүләре дә санап бетергесез. Аның командасы илнең төрле почмакларында үткәрелүче бәйгеләрдә һәрчак актив катнаша. “Кызыл таң” марафонына да алар ел саен күмәкләп килә.

Гәзитебез призына оеш­тырылучы бәйгедә Калтасы районы вәкиле Онар Валикаев та беренче тапкыр гына катнашмый. Физик мөмкинлекләре чикле спортчы ярыммарафон, ягъни 21 километрны үтә.

— Спорт белән шөгыльләнү хәлемне күпкә җиңеләйтә, — ди 38 яшьлек Онар. — Ә “Кызыл таң” марафонына мин икеләтә рәхмәтле: моннан өч ел элек бу бәйгедә булачак тормыш юлдашымны очраттым. Дианам белән очраштырган язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Авырумын дип, өметсезлеккә бирелеп, өйдә бикләнеп утырган булсам, без беркайчан да табышмаган булыр идек. Ходайга шөкер, хатыным сау-сәламәт, әйткәндәй, ул миннән 14 яшькә яшьрәк, безнең кечкенә кызыбыз үсеп килә.

...Ниһаять, старт бирелде, бәйгечеләр дәррәү кузгалып китте. Юл буенда спорт­чыларны төрле төсле шарлар, чәчәкләр тоткан балалар сәламләп калды.

Бәйге шартлары буенча, Дүртөйле районы мәктәп­ләрендә укучы кызлар — 5, малайлар 10 километрда көч сынашты, ярыммарафонда — 18, ә марафонда 22 яше тулган спортчылар узышты. Бәйгедә катнашучылар 220 кешедән артты, 21 километр 100 метрга — 53, ә 42 километр 195 метр арага 39 спортчы йөгерде.

Табыштыра, кавыштыра  “Кызыл таң” марафоны!Ярышларга килүчеләрнең иң өлкәне — Уфа шәһәреннән 81 яшьлек Виктор Куликов, ә иң яше Нефтекамадан 19 яшьлек Илүзә Балагетдинова булды. Алар ярыммарафонда катнашты, ә тулы марафонга йөгерүчеләр арасында иң яшь спортчы 23 яшьлек Геннадий Кугубаев иде. Ул да Нефтекама шәһәреннән.

...Менә финишка 5 километрда көч сынашучы кызлар якынлашты. Беренче булып финиш сызыгын 14 яшьлек Гөлнара Сәлимгәрәева кисеп үтте. Ул — Дүртөйле шәһә­ренең 4нче мәктәбе укучысы. Икенче урынны Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназия­сеннән 17 яшьлек Энҗе Шәехова яулады. Икенче лицейдан Милана Әхмәтшина өченче урынга лаек булды.

Егетләр дә 10 километр араны озак көттерми урап килде. Алар арасында җиңүче исемен Александр Аптулаев (Иванай мәктәбе) яулады.

— Полиция классында белем алам, һәрьяклап та камил­леккә омтылам, — диде Александр.
Икенче урында — Алмаз Шәрифуллин, өченчедә — Динар Закиров. Егетләр икесе дә Дүртөйленең 2нче лицеенда укып йөри.

Ярыммарафонда Яңавыл егете Владислав Шараев беркемгә дә ал бирмәде. 21 километр араны ул 1 сәгать 17 минутта узды. Икенче урында — Уфадан Роберт Исмә­гыйлев. Аның вакыты — 1 сәгать 22 минут 50 секунд. Өченче күрсәткеч — Уфадан Ришат Усеевта — 1 сәгать 25 минут 37 секунд.

Гүзәл затлардан ярыммарафонда Ижевск шәһәреннән Елена Мерзлякова җиңеп чыкты (1 сәгать 36 минут 19 секунд). Уфа сылуы Наталья Каметова — икенче урында (1 сәгать 40 минут 15 секунд), өченче урында — Илүзә Балагетдинова (1 сәгать 52 минут 20 секунд).

Марафон нәтиҗәләре буенча чемпион титулын Нефтекама шәһәреннән 52 яшьлек Валерий Гәрәйшин яулады. Ул 42 километрны 2 сәгать 43 минут 54 секундта узды. Валерий Васильевич былтыр “Кызыл таң” призына үткәрелгән марафонда өченче урын яулаган иде. Икенче урында — 23 яшьлек Геннадий Кугубаев. Аның күрсәткече — 2 сәгать 43 минут 56 секунд. Биредә шуны да әйтик: Валерий Гәрәйшин — Генаның остазы. Өченче урынны былтыргы чемпион Алексей Веретенников (2 сәгать 47 минут 45 секунд) алды.

Хатын-кыз йөгерешче­ләр­нең бары тик бишесе генә 42 километрга чыгарга җөрьәт итте. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: беренче урын — Пермь өлкәсе Чайковский шәһәреннән 40 яшьлек Анастасия Пухаревада. Ул марафон дистанциясен 3 сәгать 29 минут 50 секундта үтте. Икенче урын — аның якташы 30 яшьлек Гөлнара Колеговада (3 сәгать 49 минут 43 секунд), өченче күрсәткеч — 59 яшен тутырган Любовь Фесикта (4 сәгать 8 минут 43 секунд).

Тантаналы шартларда җиңүчеләргә “Кызыл таң” гәзитенең һәм Дүртөйле районы хакимиятенең кыйммәтле бүләкләре тапшырылды. Бәй­рәмдә катнашучылар күмәк­ләшеп истәлеккә фотога төште, киләсе ел марафонында очрашканга кадәр хәбәрләшеп торырга сүз куешып таралышты.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Футбол бар, булачак!
27-05-2017 :: Спорт
Футбол бар, булачак!
Безнекеләр  сынатмады
18-05-2017 :: Спорт
Безнекеләр сынатмады








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»