Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Хоккей дөньясы зур югалту кичерде

19.03: Хоккей дөньясы зур югалту кичерде

Хоккей дөньясы зур югалту кичерде18 мартта Тулада ветераннар матчында хоккей буенча атказанган тренер, күп тапкырлар СССР чемпионы, киң билгеле спорт комментаторы Сергей Гыймаевның гомере өзелде. Аңа нибары 62 яшь иде.

Сергей Наил улы 1955 елның 1 гыйнварында Брест өлкәсенең Пружаны шәһәрендә туса, хоккей серләренә Башкортстанның “Салават Юлаев” клубында төшенә башланган. Аның әтисе, хәрби очучы Наил Гыймаев – Туймазы районының Кәкребаш авылы егете. Шуңа күрә эчкерсез күңелле, спортта объектив карашлы Сергей Наил улы безнең күңелләргә аеруча якын иде.
Әтисе демобилизацияләнгәч, Сергей Гыймаев озак еллар Уфада яши. Югарыда әйтеп үтүебезчә, “Салават Юлаев” клубына күнекмәләргә йөри. Төрле елларда СКА (Куйбышев), ЦСКА (Мәскәү), СКА (Ленинград) командалары данын яклый.
Остаз буларак та зур казанышларга ирешә. 14 ел дәвамында ЦСКА (Мәскәү) клубының тренеры һәм спорт мәктәбе җитәкчесе була. Русиянең шайбалы хоккей буенча үсмерләр җыелма командасын тәрбияли. Ул әзерләгән спортчылар төрле халыкара ярышларда зур җиңүләргә ирешә.
2000 елдан Сергей Наил улын “Россия-1”, “Россия-2”, “Спорт-1”, “Матч ТВ”, “КХЛ ТВ” телевидение каналларының комментаторы буларак беләбез. Тапшырулар вакытында Уфаны, Башкортстанны, бездәге хоккей үсешен, “Салават Юлаев”ны гел җылы сүзләр белән искә алуын да әйтеп үтми мөмкин түгел. Аның вафатын без дә авыр кичерәбез. Ни генә дисәң дә, хоккей дөньясы зур югалту кичерде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уфалылар булдыра!
11-03-2017 :: Спорт
Уфалылар булдыра!








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»