Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Башкортстан егетләре сынатмады

04.04: Башкортстан егетләре сынатмады

Җиңүчеләрне Павел Мөслимов тәбрикли.Күптән түгел Октябрьский шәһәрендә 2000-01 елларда туган үсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Бәйгедә, якташларыбыздан тыш, Удмуртия, Татарстан республикалары, Түбән Новгород, Ульяновск һәм башка өлкәләрдән 300гә якын спортчы көчен сынады.

Бәйгене ачу тантанасында республи­каның яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Павел Мөслимов, республи­каның Спорт көрәше федерациясе җитәк­чесе Руслан Кулиев һәм Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев та катнаштылар.

Дәрәҗәле бәйгедә Башкортстан данын 61 спортчы яклады. Аларның һәммәсе югары осталык, ихтыяр көче күрсәтте. Көндәшләр дә дәрәҗәле булганлыктан, сигезе генә призлы урын яулады. Арсанали Тонаев белән Адлан Ампирев җиңү пьедес­талының иң югары баскычына күтәрел­де­ләр. Алар республика данын ил берен­челегендә яклаячак. Руслан Садыйков белән Владислав Пантелеев көмеш медальләр яулады. Филимон Березовский, Владислав Карасев, Андрей Иванов һәм Никита Денисов бронза медальләргә лаек булды.

Призлы урын яулый алмаучылар да төшенкелеккә бирелмәде. Туплаган тәҗрибә аларга киләчәктә тагын да яхшырак чыгыш ясарга ярдәм итәчәк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Җиңүләр канат куя
21-07-2017 :: Спорт
Җиңүләр канат куя
“Уфа” җиңү яулады
6-07-2017 :: Спорт
“Уфа” җиңү яулады








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»