Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бирешү мөмкин түгел!

18.04: Бирешү мөмкин түгел!

Җиңүчеләр бүләкләнә.Җиңүчеләр бүләкләнә.— Спорт төре буларак көрәш белән шөгыльләнү үсмерләрнең физик үсешен тәэмин итеп кенә калмый, психик хәлен дә ныгыта. Егетләр куелган максатка ирешергә, авырлыклар алдында бирешмәскә өйрәнә. Бу — бик мөһим сыйфатлар, — ди Стәрлебаш балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илдар Моратов.

2014 елдан Илдар Илдус улының җитди күзәтүе астында 60лап бала тәрбия­ләнә. Алар яшь буенча ике командага бүлен­гән. Иң кече көрәшчеләр — 7 яшьтә.
Тренер үзе дә көрәш белән бала чагыннан шөгыльләнгән. Туып-үскән Түбән Аллагуат авылында түгәрәккә йөргән. Әле дә туган авылында, тагын да Кабакыш, Елембәт авылларында һәм район үзә­гендә көрәшчеләр тәрбия­лиләр.
Стәрлебашта көрәш спортына игътибар елдан-ел арта. Элегрәк районда көрәш буенча елына дүрт ярыш уздырылса, әле Наил Рәҗәпов, Сафа Хәсәнов исемендәге һәм хакимият башлыгы кубогына үткә­релгәннәре өстәлгән.
Игътибар үзен аклый. Февральдә Кырмыскалыда узган республика буенча чемпионатта стәрле­баш­лылар 20 кешедән торган көрәшчеләр командасы белән барган. Алар арасыннан алты кеше чемпион дип табылган, икесе — икенче урын, берсе өченче урын алган. Чемпионнар 18-19 мартта Стәрлета­макта Русия беренчелегенә уздырылган ярышта катнашкан. Алтысы да бүләк­ләнүчеләр исемлегенә кергән. Рафик Шароян (авырлык категориясе 45 килограммга чаклы) белән Азамат Собхангулов (80 килограммга чаклы) беренчелекне яулаган. Айнур Кинҗәбаев (70 килограммга чаклы), Айнур Собхангулов (60 килограммга чаклы) белән Рөстәм Мөхәммәт­шин (80 килограммга чаклы) — икенче, Георгий Шведчиков (85 килограммга чаклы) өченче урын алган. Афәрин, егетләр!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Футбол бар, булачак!
Вчера, 00:00 :: Спорт
Футбол бар, булачак!
Безнекеләр  сынатмады
18-05-2017 :: Спорт
Безнекеләр сынатмады








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»