Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Краснокамалылар – “спартак”чылар!

18.04: Краснокамалылар – “спартак”чылар!

Краснокамалылар –  “спартак”чылар!“Спартак” җәмгыяте районда яшь буынга физик тәрбия бирүдә зур көч сала.

Районда “Спартак” хәрәкәте 2008-09 елларда, ул вакыттагы мәгариф бүлеге җитәкчесе Алексей Горбачев, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Дамир Ибраһимов, Русиянең атказанган укытучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Зикаф Исламов тәкъдиме белән башланып китте. Бүген без Краснокама районы “Спартак” җәмгыяте рәисе Алексей Горбачевтан әлеге эшләр турында сөйләвен үтендек.


– Иң беренче адым булып районның барлык 21 мәктәбендә дә мәктәп спорт клублары төзелде һәм алар “Спартак” җәмгыятенә керде. Соңрак районда “Спартак” спорт үзәге оештырылды. Һәр мәктәп, һәр клуб “Спартак”ның символикасы – флаглары, табличкалары белән тәэмин ителде. Райондагы һәр чара әлеге флаглардан башлана. 2010 елда Русия “Спартак” физкультура-спорт җәмгыятенең Краснокама районында “Спартак” спорт үзәге төзү турында карары чыкты. Аның рәисе итеп мин, урынбасары итеп Дамир Ибраһимов тәгаенләнде. Шулай ук “Спартак”ның атрибутларын куллануга рөхсәт бирелде. Спорт үзәгенә районның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, мәктәпләрдәге спорт клублары – барлыгы өч меңнән артык укучы керде.
Райондагы һәр чара башында Русия һәм Башкортстан гимннары уйнатылгач, илебезнең һәм республиканың, районның флаглары белән бергә “Спартак” җәмгыятенең дә флагы күтәрелә. Районда шулай ук “Спартак” җәмгыяте турында җырлар җыентыгы да чыкты, анда, гомумән, спорт турындагы җырлар җыелган, мәктәпләрдә үткән чараларда алар һәрвакыт яңгырап тора.
Алты ел эчендә районда “Спартак” хәрәкәте турында саллы гына мәгълүмат, медиатека җыелган. Нинди генә мәктәпкә барып керсәң дә, анда “Спартак” символикасы кулланылган спорт стендлары, алдынгы спортчыларның фотоларын күрергә була. Спорт лозунглары әллә каян сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырып тора, алар барысы да “Спартак” стиле белән эшләнелгән.
Балаларны спортка җәлеп итү максатыннан районда 2008 елдан алып ел саен кышкы спорт төрләре буенча чемпионат үтә, анда укучылар чаңгы, кышкы футбол, шорт-трек буенча ярыша. Шулай ук даими рәвештә мини-футбол, футбол, волейбол, баскетбол, көрәш, җиңел атлетика, күңелле стартлар, шашка, шахмат, йөзү буенча да ярышлар үтә. Ярышлар тәүдә мәктәптә, аннан зоналарда, арытаба тоташ районда үтә. Иң яхшы команда республика ярышларында катнаша.
Әлбәттә, спортчыларны бүләкләүгә дә зур игътибар бирелә. Грамоталарга, бүләкләргә “Спартак”ның символикасы төшерелә, аның билгесе булган кепка, футболка, башлык, шарф, сумкалар тапшырыла, махсус спорт костюмнары тектерелә, район һәм республика ярыш­ларында безнең район спортчылары “Спартак” хәрәкәтен популярлаштырып, шушы формаларда чыгыш ясый.
2014 елда мәктәп спартакиадасында республикада безнең район беренче тапкыр 3нче урынга чыкты. Бу уңайдан без алдынгы спортчыларга һәм тренерларга “Спартак” билгесе төшкән балдаклар, сәгатьләр эшләттек һәм бүләк иттек.
Районда даими рәвештә иң яхшы спорт мәйданына конкурс үтә, шулай ук физкультура укытучылары арасында да ярышлар оештырыла. Балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында “Сәламәтлек көне” үткәрелә. ГТО нормативлары кертелгәч, балалар бакчаларында өстәмә дәресләр, күнекмәләр үткәрә башладык, яшь буынны бакчадан ук спортка, физкультурага җәлеп итәргә кирәк.
2015 елдан алып, иң яхшы спортчыларга “Спартак” клубының әгъзасы булу турында таныклык тапшырабыз. Бу да укучыларга зур этәргеч булып тора. Гомумән, бу эшләрнең барысы да районда спортка күбрәк укучыларны җәлеп итү, илебезнең спорт тарихын белү, үткән җиңүләр белән горурлану, Туган илгә сөю тәрбияләү максатыннан эшләнелә. “Спартак” тергезелгәннән бирле үсеш күзәтелә: спорт җиңүләребез сизелеп артты, безнең укучылар республика, ил данын яклап чыгыш ясый, укучыларга үзләренең зур һәм данлыклы спорт җәмгыятенең бер өлеше булу бик ошый.
2008 елга кадәр безнең район укучылар спартакиадасында 33нче урын алган булган, ә 2014 елда инде без 3нче урынга чыктык һәм уңышны “тотып торабыз”.
Мәктәп укучылары Авыл спорт уеннарында катнашучыларга алмашчылар булып үсеп килә, алар арытаба да район данын яклаячаклар. Күрүебезчә, спортны бары тик үстерергә генә, балаларны җәлеп итә белергә, дөрес юл күрсәтергә генә кирәк. Безнең бу башлангычларда район хакимияте һәрвакыт зур игътибар һәм ярдәм күрсәтте, шулай ук республика “Спартак” җәмгыяте рәисе Марат Әхмәлетдинов та ярдәм итеп торды. Спортны яраткан иганәчеләр дә таптык, алар да читтә калмады. Шулай итеп бергәләп районда “Спартак” җәмгыятен күтәрдек. Бу тәҗрибәне һәр район, һәр шәһәр куллана ала.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Футбол бар, булачак!
Вчера, 00:00 :: Спорт
Футбол бар, булачак!
Безнекеләр  сынатмады
18-05-2017 :: Спорт
Безнекеләр сынатмады








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»