Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Зур җиңүләр бәләкәйләреннән башлана!

29.04: Зур җиңүләр бәләкәйләреннән башлана!

Келәмдә – яшь көрәшчеләр!Келәмдә – яшь көрәшчеләр!Илеш районының Йонны төп мәктәбендә шәхси эшкуар Рузил Мәгъдәнов
башлангычы белән милли көрәш буенча өченче ачык турнир үтте.

Милли көрәш буенча ярышлар республикада да, районда да еш оештырыла. Шундый чараларның берсе Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Илеш районының Йонны төп мәктәбендә узды. Шул авылда туып-үскән шәхси эшкуар Рузил Мәгъдәнов башлангычы белән оештырылган өченче төбәкара ачык турнирда Татарстанның — Актаныш, республиканың Кушнаренко, Дүртөйле, Шаран, Борай, Бакалы, Илеш районнары мәктәпләреннән 100дән артык укучы катнашты


— Әлеге турнирны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаен­нан 2015 елда беренче тапкыр үткәрдек. Анда, нигездә, районыбыз мәктәпләренең милли көрәш секциялә­рендә шөгыль­ләнүче яшь спортчылар катнашкан иде. Узган елда географияне киңәйтергә — күрше район­нарның яшь көрәш­челәрен дә чакырырга булдык. Нәтиҗәдә, чакыруыбызны кабул итеп, Татар­станның — Актаныш, республиканың Шаран, Бакалы, Чакмагыш районнарыннан килделәр. Быел исә алар белән бергә Дүртөйле­дән, Кушнаренко, Борайдан килгән яшь көрәш­челәр дә көч сынашачак. Киләсе елга катнашучылар саны тагын да артыр, дип ышанып калам, — диде чара башланыр алдыннан Рузил Мәгъдәнов.

Бәйгедә катнашучы Илеш җыелма командасы  мәртәбәле кунаклар белән.Бәйгедә катнашучы Илеш җыелма командасы мәртәбәле кунаклар белән.


Ярышны ачу тантанасына мәртәбәле бик күп кунаклар, шул исәптән, Паралимпия уеннары чемпионы, биатлон буенча спорт мастеры, якташыбыз, Чишмә районы егете Азат Карачурин, аның тренеры Владимир Малинский, район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәйрет­динов, Йонны авылында туып-үскән сугыш һәм хезмәт ветераны Хәнәфи Шаһа­бетдинов, Илеш һәм Бакалы районнары имам-ахуны Рөстәм Әбушахмин килде һәм чыгыш ясады.
— Укучылар! Мин дә сезнең кебек үк балачактан спорт белән шөгыльләндем. Спортта зур уңышларга ирештем. Сезгә әйтер сүзем шул: зур җиңүләр бәләкәй­ләреннән башлана. Шушы хакта бер генә минутка да исегездән чыгармасагыз, спорт белән һәрвакыт дус булсагыз иде, — диде Азат Динар улы, залдагы яшь спортчыларга мөрәҗәгать итеп.
Аның тренеры Владимир Малинский да, уку­чысының сүзләрен куәтләп, җылы теләкләрен җиткерде.
Рөстәм Әбушахмин, чарага фатыйхасын биреп, шушы күркәм чараны оештырганы һәм гамәлгә ашырганы өчен Рузил Мәгъ­дәновка рәхмәт белдерде, ә мәктәп директоры Фәридә Миңнегуловага исә Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Арытаба Мәскәү белән турыдан-туры бәйләнеш оештырылып, “МатчТВ” телеканалы комментаторы Дмитрий Губерниев иң беренче чиратта Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм шул елларда тылдагы бөтен авырлыкны үз иңнәренә алган фида­карьләрне якынлашып килүче Җиңү бәй­рәме белән котлады. Аннары ул кечкенә авылда оештырылган шу­шы бәйге­нең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады, аңа башлангыч биргән малтабарларга, мәктәп җитәк­челегенә һәм урындагы власть әһеллә­ренә рәхмәт белдерде, яшь спортчыларга изге теләклә­рен юллады, спорт белән дус булырга чакырды. Шул ук вакытта киң билгеле комментатор көрәшнең татарда һәм башкортта милли спорт төре булуын, аны үстерүгә зур игътибар бирелүен, безнең егетләрнең төрле турнирларда көчле рухлы булулары белән аерылып торуын билгеләде.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәнәфи Шаһабет­диновның да яшь спортчыларга әйтер сүзләре бар иде. Ул, укучыларны бәй­гедә катнашулары белән котлап, уңышлар теләде һәм бәйгене ахырына кадәр карап, катнашучыларга көч биреп утырды.
Бәйге булгач, әлбәттә, җиңү­челәрсез булмый. Илеш районыннан Илназ Хуҗин ( 32 килограммга кадәр авырлык категория­сендә), Актаныштан Илдар Нургалиев (35 кг кадәр), Салават Гыйлемов (40 кг кадәр), Зинур Әвсахов (45 кг кадәр), Илназ Шәмсиев (50 кг кадәр), Илеш районыннан Линар Ямалиев (55 кг кадәр), Актаныштан Рәлиф Корбангалиев (60 кг кадәр) һәм Илнур Сафиуллин (65 кг кадәр ), Илеш районыннан Булат Нәби­уллин 65 килограммнан авыррак булганнар арасында җиңү яуладылар. Ярышта катнашучыларны район үзәген­дәге 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ринат Шәяхмәтов җитәкче­леген­дәге хөкем­дарлар бәяләде. Барлык призерларга Мактау кәгазь­ләре, медальләр һәм Рузил Мәгъдәнов әзерләгән акчалата премияләр тапшырылды. Шунысын да аерып әйтергә кирәк: Рузил Риф улы мәктәп ашханә­сендә яшь спортчылар һәм аларның тренерлары өчен бушлай туклану да оештырды.
— Елдан-ел популярлаша баручы милли көрәш яшь спортчыларны физик яктан чыныктырып кына калмый, аларда Бөек Ватан сугышында каһарманлык күрсәткән карт­әтиләребез үрнәгендә батыр рух та тәрбияли. Шушы мөһим мәсьәләне тирәнтен аңлап, әлеге чараны оештырганы өчен игелекле күңелле авылдашыбыз, районның иң булдыклы эшкуарла­рының берсе Рузил Мәгъ­дәновка мәктәбебез коллективы, ата-аналар һәм укучылар исе­меннән ихлас рәхмәт сүзләре белдерәбез. Турнирга — матур киләчәк, Рузил Риф улының үзенә исә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә уңыш­лар телибез, — диде, чарага йомгак ясап, Йонны төп мәктәбе директоры Фәридә Миңне­гулова.
Бу көнне мәртәбәле кунаклар милли көрәш буенча ачык турнирда гына катнашып калмады, Йонны төп мәктәбе укучылары белән очрашып, алар алдында да чыгыш ясады, Бөек Ватан сугышында башларын салган йоннылылар истәле­генә һәйкәлгә чәчәкләр салды. Чарага талантлы яшь җырчы Айдар Рәкыйпов та чакырулы иде. Ул моңлы җыр­лары белән чараны тагын да ямьләндереп җибәр­де.
Милли көрәш буенча төбәкара ачык турнир узган шимбәдә оештырылса, бу атнада Йонны мәктәбендә тагын бер күркәм чара — республика һәм район кү­ләмендә узган бәй­геләрдә-фестивальләрдә һәм многоборье буенча спорт ярышында җиңүче укучыларны бүләкләү тантанасы да үтте. Анысы да игелекле күңелле эшкуар Рузил Мәгъ­дәнов башлангычы белән оештырылды. Агымдагы уку елында республика һәм район күләмендә узган бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган укучылар — 9нчы сыйныфтан Идел Фәтхетдинов, Розалина Фәррахова, Владик Нигъ­мәтуллин, Камил Кашапов, Элина Фатыйхова, 7нче сыйныфтан Радим Харисов, 4нчедән Ленар Батырханов, Сөмбел Маннанова, 2нчедән Гөлназ Садретдинова Рузил Мәгъ­дәнов кулыннан мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләкләр алды. Многоборье буенча үткәрелгән спорт ярышында җиңүчеләргә дә шундый ук бүләкләр тапшырылды.
— Йонны төп мәк­тә­бендә укучы сәләтле балаларны бүләкләү уе кү­ңелдә күптән йөри иде инде. Ниһаять, бу уем да чынга ашты. Минем уемча, һәр балада сәләт бар, бары тик шуны вакытында күреп алып, арытаба үстерә белергә генә кирәк. Әлеге чараларны мин әнә шул максаттан чыгып оештырам. Мин тапшырган кечкенә призлар укучыларны яңа­дан-яңа җи­ңүләргә дәртлән­дерер, Йонны төп мәктә­бенең даны киләчәктә тирә-якка таралыр дип ышанам, — дип белдерде Рузил Риф улы, үзенең бу изге гамә­ленең әһәмиятен бил­геләп.
Бирсен Ходай! Һәр татар авылында Рузил Мәгъдәнов кебек игелекле күңелле эшкуарлар яшәсен, төрле-төрле бәйгеләр үткәрелсен. Мәгълүм булуынча, иганә­челек, хәйрия эше татар байлары арасында элек-электән мактаулы гамәл­ләрдән саналган. Авылларыбызга әлеге матур традиция акрынлап әйләнеп кайта, анда яшәүче эшкуарлар берсеннән-берсе күр­кәмрәк һәм тәрбияви яктан әһә­миятлерәк чаралар үткәрә икән, димәк, безнең мил­ләтебез дә яшәячәк, авылларыбыз бетмәячәк. Бездән теләк шул: бу бәйгеләр дәвамлы булсын, аларны районыбызда һәм башка тө­бәкләрдә яшәүче эшкуарлар да күтәреп алсын иде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Роналдудан үрнәк ал!
22-06-2017 :: Спорт
Роналдудан үрнәк ал!
Ярыштык һәм җиңдек!
21-06-2017 :: Спорт
Ярыштык һәм җиңдек!
Тәрәзәңнән тартып ал!
21-06-2017 :: Спорт
Тәрәзәңнән тартып ал!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»