Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Туган ягы батыр улын онытмый

06.05: Туган ягы батыр улын онытмый

Армреслинг буенча ярышта катнашучы яшь спортчылар мәртәбәле кунаклар белән.Армреслинг буенча ярышта катнашучы яшь спортчылар мәртәбәле кунаклар белән.Илеш районының 2нче Балалар һәм яшүс­мерләр спорт мәктә­бендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы һәм Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан армреслинг һәм йөзү буенча төбәкара ачык турнир үтте.

Илеш районы — илгә ике Советлар Союзы Героен — Муса Гәрәевны һәм Әнвәр Абдуллинны биргән төбәк. Әнвәр Абдулла улы бу мәртәбәле исемгә — бер, ә Муса Гайса улы ике тапкыр лаек булган. Районда илгә танылулы Бөек Ватан сугышы батырларын онытмыйлар, аларның исемнә­рен мәңгеләштерү җәһәтен-нән гаять зур эш алып баралар.
Өч ел элек илешлеләр бик матур башлангычка —Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллинның якты истәлегенә багышланган йөзү буенча ярышка старт бирде. Ул Бөек Җиңү бәй-рәме алдыннан үткәрелә, анда катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел да әлеге турнир зур оешканлык белән үтте. Анда Илеш, Дүртөйле, Татарстанның Актаныш, Мөслим районнарыннан 100дән артык яшь йөзүче катнашты.
Йөзү буенча ярышлар белән беррәттән, армреслинг буенча да бәйге оештырылды. Анысында район үзәгенең 1нче һәм 2нче Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә шөгыль­ләнүче яшь спортчылар көч сынашты.
Чарага, һәр елдагыча, Геройның уллары Марат һәм Наил әфәнделәр кил­гән иде. Башта мәртәбәле кунаклар 2нче Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктә­бенең фойесында урнаштырылган, Әнвәр Абдуллинга багышланган күргәзмәне, шул тематикага төшерелгән рәсемнәрне карады, арытаба армреслинг ярышларына, аннары йөзү буенча бәйгегә старт бирелде.
— Безнең Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе­нең йөзү һәм армреслинг секциясендә шөгыльләнүче балалар район күләмендә генә түгел, республика, тө-бә­кара дәрәҗәдә узган ярыш­ларда да матур гына уңышлар яулый. Бүген дә алар сынатмас, Геройның исемен мәңгеләштерүгә үз өлешләрен кертер, киләчәк-тә әлеге мәртәбәле ярышларда катнашучыларның саны тагын да күбрәк булыр, чарабызга илнең төр­ле төбәкләреннән яшь йөзү­челәр килер, дип ышанып калам, — дип белдерде, чараны ачып, 2нче Балалар-яшүсмерләр спорт мәк­тәбе директоры Рөстәм Сәетов.
Чара барышында Илеш районы хакимияте башлы­гының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Хәйретдинов, район хаки­мия­тенең Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисе Иршат Фәсхиев, район Ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәнәфи Шаһа­бетдинов, Дөмәй урта мәк­тәбе директоры Әхсән Насыйбуллин яшь спортчыларга үзләренең матур те­ләкләрен җиткерделәр. Арытаба сүзне Әнвәр Аб­дул­линның улы Марат алды.
— Бүген мин аеруча нык дулкынланам. Бөек Ватан сугышы чорында каһар­манлык күрсәткән әтие­безне онытмаулары, олылавы өчен район хаки­мия­тенә, Дөмәй урта мәктәбе коллективына, йөзү буенча ярышны оештыручыларга, бигрәк тә 2нче Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Сәетовка барыбыз исеменнән дә зур рәхмәтемне белдерәм! —диде Марат Әнвәр улы.
Наил Әнвәр улы да катнашучыларга иң изге теләкләрен җиткерде.
Яшь спортчылар биш сәгать дәвамында көч сынашты. Иң-иңнәргә Мактау кәгазьләре һәм медальләр тапшырылды. Шунысы игътибарга лаек: Геройның уллары эшләтеп алып килгән Кубокның икесе дә 2нче спорт мәктәбендә калды.
Чара күңелдә тик матур тәэссоратлар калдырды. Бе­рен­чедән, балаларның спорт­ны үз итүе сөендерсә, икенчедән, районда биредә туып-үскән геройларның исемен мәңгеләштерү җә­һә­теннән зур эш алып барылуы күңелне куандырды. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Илеш­леләр дә моны яхшы аң­лый. Шуңа да батыр улла­рының исемнәрен мәңге­ләштерү җәһәтеннән кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Финалга кем чыгар?
Вчера, 17:17 :: Спорт
Финалга кем чыгар?
Воркаутта кем оста?
27-06-2017 :: Спорт
Воркаутта кем оста?
Роналдудан үрнәк ал!
22-06-2017 :: Спорт
Роналдудан үрнәк ал!
Ярыштык һәм җиңдек!
21-06-2017 :: Спорт
Ярыштык һәм җиңдек!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»